Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ак халатлы фәрештәләр

Оргыды авылыннан медицина өлкәсендә эшләүчеләрнең саны 30га якын. Шушы көннәрдә алар hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Кеше сәламәтлеге сагында торучы, гомерләрне саклап калучы табибларны бәйрәм көнне аеруча игътибарга күмәсе килә. Минем язмам ак халатлы фәрештәләргә багышланган.

Минем ике сеңелкәш тә – Маһия белән Гөлфая 30 елдан артык медицина өлкәсендә эшләделәр. Гөлфая әле бүген дә шәфкать туташы булып зур хезмәт куя.
Авылдашларым Вәсимә Шакирҗанова hәм аның бертуган апасы Нәсимә Мөхәммәтшина да медицина өлкәсенең намуслы хезмәткәрләре.
КамАЗ төзелгән чорларда Вәсимә Яр Чаллы шәһәренең 2нче дәваханәсендә терапия бүлегендә хезмәт юлын башлап җибәрде. Бүгенге көндә ул эндокринология бүлегенең алыштыргысыз хезмәткәре. Биредә ул 40 ел лаеклы хезмәт итте. Эшләү дәверендә дистәләгән, йөзләгән авыруларны шикәр чиреннән дәвалады.
– Вәсимә ачык йөзле, киң күңелле кеше. Ул дару белән генә түгел, ә ягымлы караш, җылы сүз белән дә дәвалый. Без аңа чиксез рәхмәтлебез, – дип җылы сүзләр белән сөйли аның турында авылдашларым да.
– Тәҗрибәле табиб яшь белгечләргә дә зур киңәшче. Аларга hәрвакыт ярдәм итеп, аларда медицина хезмәтенә карата уңай фикер тәрбияли.
Тынгысыз табибның эше югары дәрәҗә җитәкчеләр тарафыннан да бәяләнде. Эшләү дәверендә Вәсимәгә мактау грамоталары, дипломнар бирелде. 
Вәсимәнең апасы Нәсимә дә аннан бер дә калышмады. Ул да күп еллар буена Чаллы шәһәрендә ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасында травматология бүлегендә эшләде. Хәзерге вакытта Нәсимә лаеклы ялда.
Вәсимә белән Нәсимә үз гаиләләре белән Оргыды авылының күркәм йоласында – кече авыл бәйрәмендә дә актив катнашалар. Матур традициягә әверелгән чарада авыл халкы җыелып, төрле уеннар үткәреп, бик матур итеп ял итә. 
Менә шундый авыл җанлы, олы йөрәкле кешеләр минем авылдашларым Вәсимә белән Нәсимә. Медицина хезмәткәрләренең hөнәри бәйрәмнәре уңаеннан аларны авыл халкы исеменнән ихлас котлыйм. Алдагы көннәрендә исән-сау булып, сәламәтлек сагында эшләүләрен дәвам итсеннәр дигән теләктә мин.

Мәүлетҗан ХИСАМИЕВ.
Оргыды авылы.

Фото Мәүлетҗан Хисамиевтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев