Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Абруйлы авылдашым

Тукай районы Иске Гәрдәле авылында туып-үскән Муллаҗан Шәймәрдән улы Шәймәрдәновка шушы көннәрдә 90 яшь тулды. 

Муллаҗан абый 40 елдан артык «Гигант» совхозында намуслы хезмәт куя. Техниканы бик яхшы белгәнгә, тиешенчә карап торганга күрә 15 еллап бер үк тракторда эшли. Акыллы, тырыш, эшчән кеше буларак тирә-яктагыларның хөрмәтен яулаган райондашыбыз ул. Әле бүгенге көндә дә үз тракторында авылдашларына ярдәм итә – бәрәңге бакчаларын сөрә. Авыл зиратындагы тәртип сагында да тора. Тормыш иптәше Рәисә апа белән бер ул, бер кыз үстерәләр – алар инде үзләре җәмгыятьтә абруй казанган кешеләр. Хәләл җефете вафатыннан соң инде озак еллар хуҗалыкны берүзе алып бара.
 Аны юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, Әҗмәкәй авыл җирлеге советы депутаты Гүзәлия Попова килде.

Гомәр Хәйруллин.
Иске Гәрдәле авылы.

/ Фото Гөлнара Хөсәеновадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев