Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

67 ел бер-берсенең йөрәк җылысын тоеп яшиләр

Тирәбездә яшәгән мактаулы, хөрмәтле, бар яктан да үрнәк алырлык кешеләр белән аралашуы - бер ләззәт. «Татарстан» совхозы поселогыннан Гөлҗиһан Җамалетдинова нәкъ шундыйлардан. Мин аны күптәннән беләм. Якташларының, туганнарының ихтирамын тоеп яшәүче ана, әби ул.

Гөлҗиһан әби тумышы белән Иске Абдул авылыннан. 7 сыйныф белемне шунда ала. Мәктәптән соң, 12 яшендә, әтисенә ияреп, колхоз эшенә кереп китә. Хезмәтнең тәмен дә, михнәтен дә шулай яшьтән үк татый башлый шул ул чор балалары. Җитмәсә, Бөек Ватан сугышы дәһшәте дә башлана. Гөлҗиһан әбинең әтисе Хөсәен гражданнар сугышында да батырлыклар күрсәткән була, Ватан сугышы елларында исә аны бик авыр эшкә - урман кисәргә җибәрәләр. Авылда калган барчасы - хатын-кызы, карт-корысы, бала-чагасы ат урынына җигелеп эшкә чума. Шул исәптән 14-15 яшьлек Гөлҗиһан әби дә. Ул колхоз басуларында ашлык чәчүдә дә, урып-җыюда да, болыннарда печән чабуда да катнаша. Фермада сыерлар, сарыклар карау да эләгә. Чөгендер басуларын әйткән дә юк! Гектарлаган җирдә сирәкләү, үстерү, аны җыеп алуда өлкәннәрдән калышмый эшли.

- Ул елларны һич онытмыйм, балалыктан тиз чыктык, - дип искә төшерә Гөлҗиһан әби. - Кәли урманнарында урман кискәннәр дә бүгенгедәй хәтердә. Язгы-көзге пычрак дип тормадык, колхоз өчен агач аудардык.

Сугыштан соң Гөлҗиһан әби, хезмәт хакы югары дип, Кнәз авылына - крахмал-спирт заводына килеп урнаша. Шушында эшләнгән спиртны ул Казан һәм Урал ягындагы башка шәһәрләргә алып барып тапшыра торган булган. Шушы җаваплы эшне Гөлҗиһан апага ышанып бирәләр. Бу елларны бик сагынып искә ала ул. Лаеклы ялга чыкканчы биредә эшли. Хезмәт дәверендә бик күп мактау грамоталарына, дипломнар, бүләкләргә лаек була. Хәләл җефете Мизхәт абый да шушы заводта эшли.

Мизхәт абый белән Гөлҗиһан апа 1950 елда танышалар. Дүрт ел армия сафларында Әрмәнстан-Төркия арасында чик сакчысы хезмәтеннән кайткан чагы була аның. Заводка механик булып урнаша һәм лаеклы ялга чаклы шунда эшли.

Аларның икесенең яшь аралары бары ай ярым гына. Гөлҗиһан апага 10 декабрьдә 90 яшь тулса, Мизхәт абый киләсе елның 2 февралендә 90ны тутыра. Икесе дә бүгенге көндә дә өй арасында җир җимертеп эшләп яталар. Каралты-куралары һәрчак ялт итеп, бакчалары яшелчә-җимешләргә, чәчәкләргә тулып тора. Бергә өч бала - Вәсимә, Гөлүсә, Рафаэльләрен тәрбияләп үстерделәр. Һәрберсенең инде үз тормышы, үз балалары бар. Гөлҗиһан апа белән Мизхәт абый җиде оныкка бик кадерле әби-бабай да әле алар. Бергә тормыш корып җибәргәннәренә дә инде менә 67 ел булган. Картым, карчыгым, дип һаман да бер-берсенең йөрәк җылысын тоеп яшиләр алар. Авылдашларының, якыннарының сокланырлык кешеләре булып тагын бик озак яшәүләрен телим аларга. Балачактан ук тормыш ачысын күреп үскән буынның кадер-хөрмәттә булуы бик сөендерә.

Мәүлетҗан Хисамиев.
Оргыды авылы.

Александр Морозов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев