Яшьли сөйгән ярым ятка калды
Сәрия белән без 40 елдан соң кабат очраштык. Ул инде яшьлектәге чибәр кыз түгел, чәчләренә чал кергән, йөзе агарып, җыерчыклар баскан, дөнья мәшәкатеннән басылып калган олы яшьтәге бер ханым иде.
...Мин аның белән узган гасырның 80нче елларында таныштым. КамАЗ төзелгән чорлар... Язның соңгы ае иде. Матур гына итеп Җиңү бәйрәмен үткәрдек. Мин Чаллыда тулай торакта яшим, заводта эшлим. Беркөнне Халидә исемле танышым миңа телефоннан шалтырата. Сөйләшүеннән күренә – кәефе күтәренке.
– Мәүлет, – ди бу. – Сөенечкә нәрсә бирәсең? – ди.
Күңелемне корт кимерә башлады: нинди сөенеч әйтер икән?
– Беләсеңме, Сәрия кайтты бит. Бөтенләйгә күченеп. Урал якларыннан, Сарманга. Кайтуга ук сине сорады.
Бу шалтырату минем өчен аяз көнне яшен суккан кебек булды. Сүз азагында Халидә мине үзе янына чакырды, очрашып сөйләшергә кирәк, диде.
Сәрия минем олы мәхәббәтем, армиядән кайткач танышкан беренче кызым иде. Ул да, минем кебек, Чаллыга төзелешкә килгән яшьләрнең берсе иде.
Ул вакытта барыбыз да тулай торакта яшәдек. Яңа шәһәрнең «Гренада» паркында ул елларда татар яшьләре арасында «пяточок»лар оештырыла, анда төрле кичәләр үткәрелә иде. Авылдан килгән яшьләр өчен бу «пяточок»лар танышу урыны була иде. Алар күпме егетләр-кызларны кавыштырдылар, гаиләләр төзелде, балалар туды.
Сарман районының бер авылыннан килгән Сәрия белән без дә шушы «пяточок» мәйданында очраштык, мәхәббәт җепләрен бергәләп бәйләдек. Минем өчен ул кичне йөзләгән кызлар арасыннан Сәриядән дә чибәре юк кебек иде. Кыз КАМАЗ заводларының берсендә шәфкать туташы булып эшли иде. Ул бирегә Минзәлә медучилищесын тәмамлап килгән.
Аны башка егетләр дә озатмакчы булып, кылларын чиртеп карадылар, ләкин ул берсен дә якын китермәде. Ә мин исә шундый гүзәл кызның үземне сайлавына чиксез горур идем. Сер түгел, Сәрия өчен бик күп егетләр белән йодрыкка йодрык та килергә туры килде, ләкин аны беркемгә дә бирмәдем.
Сәрия белән без ике ел очрашып йөрдек. Кичләрен шәһәр урамнарыннан атлаганда киләчәк тормышыбызны күзалладык, матур гаилә корып, балалар үстерү турында хыялландык. Бер-беребезне көнләшә-көнләшә яраттык.
Хәтерлим, берсендә ул авылларына кайтып китте, ниндидер сәбәп белән вакытында килә алмады. Мәхәббәтем шулкадәр көчле иде, аны көтеп мин ашау-эчүдән калдым, кешеләр белән аралаша алмадым. Шалтыратып та булмый, хәзерге кебек кәрәзле телефоннар да юк. Ниһаять, ул әйләнеп килде. Ул да мине бик сагынуын белдерде. Хәтерлим, ул көнне без кинотеатрга һинд фильмы карарга бардык. Исеме генә кино иде инде, чынлыкта исә арткы утыргычларның берсендә, бер-беребезне югалтудан курыккандай, кулларны кулдан ычкындырмыйча күзгә-күз карап утырдык. Берничә көн аерылып торганнан соң кабат очрашу безнең өчен бер бәйрәм иде.
Шул елны без Сабантуйга өйләнешергә дип сүз куештык. Ул мине туган авылына әти-әнисе белән таныштырырга алып кайтты, алар да мине, мин дә аларны бик ошаттык. Үз чиратымда мин дә Сәрияне туганнар белән таныштырдым. Кыскасы, ике яктан да туйга хәзерлек башланды. Кәләш һәм кияү ягыннан шаһитләрне дә, тамаданы да билгеләдек.
Ләкин, ләкин... Безнең олылап әзерләнгән туй мәҗлесе булмый калды. Сәрия белән минем эчкерсез мәхәббәттән көнләшүчеләр дә булган икән шул... Исемдә, Сәриянең Румия исемле бер таныш кызы бар иде. Сәриядән көнләшүе йөзенә чыккан иде. Безнең турыда танышларга да нахак сүзләр сөйләгән, икебезнең арада да начар сүзләр йөртте. Һәм, ни әйтәсең, явыз планнары тормышка ашты.
Туйга бер ай кала мине Урал якларына командировкага җибәрделәр. Анда йөреп кайту 20 көнгә сузылды. Мин командировкага китүгә Румия Сәрия белән минем арага бер кызны котыртып кертә. Сәрия белән очрашкач, ул кыз аңа гел булмаган хәлләр турында сөйләп бирә. Янәсе, тиздән ул миннән бала табачак. Үзенең миннән йөкле булуын исбатлар өчен гинекологтан ялган белешмә ала. Бу гайбәтләргә Сәрия ышана, бик авыр кабул итә. Гариза язып, эш урыныннан ук китеп бара. Ялган сүзләр Сәриянең әти-әнисенә дә барып җитә. Ул вакытта Төмән якларыннан Сәриянең апасы Роза чираттагы ялга кайткан була. Ул нефть чыгаруда эшли. Сәрияне үзе белән чакыра, борчылма, эшкә дә урнашырсың, гаилә дә төзерсең, ди.
Ә мин бу хәлләрнең берсен дә белмичә командировкамны дәвам иттем. Кайткач кына Халидә барын да сөйләп бирде, Сәриянең миңа язган хатын тапшырды. Сөйгәнем анда минем бик әшәке булымны, үзен алдаганымны язган иде. Шулай итеп бер мизгелдә барысы да чәлпәрәмә килде, мин ЗАГСка барып гаризаны кире алдым.
Ул көннәрдә мин ашау-эчүдән калдым, шактый ябыктым. Шулай да Сәриядән барыбер хат көттем. Кызганычка, бер хәбәр дә килмәде. Бары тик бер ел узгач кына аннан дус кызы Халидә хат алды. Сәрия Төмән өлкәсенә килеп яхшы гына эшкә урнашуын, Башкортстаннан килгән бер егеткә тормышка чыгуын язган, мине сораган, һаман да мине яратуын әйткән иде. Соңрак җибәргән икенче хатында исә кияүгә чыгуының исем өчен генә булуын, карт кыз булып калмас өчен генә икәнлеген язган иде. Халидә миңа бу сүзләрнең барысын да тапшырып торды. Дөрес, Халидә аңа минем бер гаебем дә юклыкны да аңлаткан, ләкин соң булган – Сәрия гаилә корган булган инде.
Вакыт кешене дәвалый, диләр. Мин дә озакламый башка бер кыз белән таныштым, яратмыйча гына өйләндем. Яратмаган яр белән тормыш көймәсендә бергә йөзү бик авыр икән ул. Гомерем бары Сәрияне уйлап, аны сагынып үтте. Ярата идем, бик ярата идем шул мин аны.
Соңрак Сәриянең ике баласы – улы һәм кызы тууын белдем. Ул Чаллыда яшәүче дусты Халидә белән араларны өзмәде. Хатларында миңа сәламнәрен җиткерә иде. Мине яратып яшәвен дә Халидәдән яшермәде, ул сүзләр миңа да килә торды. Кайтса минем белән очрашып сөйләшәсе килүен дә дус кызы миңа җиткерде.
Еллар шулай бик тиз уза торды. Халидә миңа беркөнне Сәриянең бөтенләйгә Сарман якларына күченеп кайтуын әйтте. Мин Халидәдән Сәриянең телефон номерын сорап алдым. Шалтыраттым, аны Чаллыдагы бер кафега чакырдым. Очрашу көне якынайган саен дулкынлануым арта барды. Ни дисәң дә, күрешмәгәнгә кырык елга якын вакыт узган бит.
Килде, очраштык. Мине күрүгә йөгереп килеп кочаклап алды, күзләреннән яшьләр атылып чыкты. Туктый алмый елады, мин дә яшьләремне тыя алмадым. Бер-беребездән гафу сорадык. Гомер буе яратмаган ир белән тормыш итүен, мине оныта алмый яшәвен әйтте. Бүген ул иреннән аерылган. Балалары инде башлы-күзле булганнар, туган җирләрендә яшиләр икән. Ире бик тәртипле кеше булган. Сәриядән аерылгач, шунда бер татар хатыны белән кавышкан. Ә Сәрияне исә картайган көнендә туган туфрагы үзенә тарткан.
«Яшьли сөйгән ярлар ятка кала» дип җырлыйлар. Безнең дә язмышыбыз шул җырдагыча булды. Язмыш аерды, кабат кушылу, аңлашу, бер-беребезне табу, кире кайтару юлын эзләмәдек, гомер буе бер-беребезне сагынып, яратмаган ярлар белән яшәдек.
Ә кырык елдан соң очрашу... Әлбәттә, ул күңелләрне айкады. Ләкин шул мизгелдә без бергә була алмаячыгыбызны аңладык. Сәрия белән бик матур гына сөйләштек тә, мин кабат аны Сарманга озатып җибәрдем. Хәбәрләшеп, сөйләшеп торырга сүз бирештек.
Мәүлетҗан ХИСАМИЕВ.
Оргыды авылы.
Николай Туганов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев