Якты юл
  • Рус Тат
  • Яшьлекне озынайтыйм дисәң...

    Бер яшьлектә, бер картлыкта, дияр идең, Гөлнур ханым өлкән яшьтәге кешегә охшамаган. Яшь кызлардай зифа буй-сынына һәм җитезлегенә карап аңа һич кенә дә җитмеш бер яшь биреп булмый. Гәүдә ыспайлыгын, физик сәламәтлеген кайгырту белән беррәттән рухи тормышын баету, ачык зиһенгә ия булып олыгаюны максат иткән Гөлнур Фәхразый кызы Шәвәлиева (Ситдыйкова) яхшы ниятен тормышка ашыру өчен сәламәт яшәү рәвеше алып бара. 

    Үз-үзен белә башлаганнан бирле Гөлнур ханымның тормыш-яшәеше мәктәп белән бәйләнгән. Әтисе – утлар-сулар кичеп сугыштан исән-имин кайткан фронтовик Фәхразый ага гомере буе балаларга тарих, әнисе Нәсимә биология фәнен укыткан. Булган шундый заманалар, мөгаллим-мөгаллимә бөтен көчен-егәрен һәм сәләтен мәктәп эшенә багышласын дигән нияттән чыгып булса кирәк, педагогларның шәхси хуҗалыкта зур йорт җиткереп, иркен абзар-кура салып, күпләп мөгезле эре терлек тотуы хупланмаган. Нәсимә апа белән Фәхразый абыйга да төрле авылларда укытырга туры килгән. «Әти 1919 елгы иде. Ул 1939 елда армиягә алынган һәм сугыш беткәч тә – 1949 елга кадәр армиядә хезмәт иткән. Ул 1991 елда вафат булды. Әни 94 яшенә җитеп ахирәткә күчте. Тормышны яратуы, олыгайгач та физик күнегүләр ясавының да тәэсире зур булгандыр. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дип безнең халык белмичә генә әйтмәгән. Бервакыт әни: «Кызым, чөйгә элгән өй ачкычын үрелеп алырга буем җитми, сикерергә туры килә», – ди. – Әни, көн саен турникта әз-әзләп тартыл, чамаңны белеп арттыра барырсың», – дип киңәш бирдем. Тормыш мәшәкате өй тулы, инде мин ул хакта оныткан идем. Ярты ел чамасы вакыт узгач әни: «Кызым, ачкычны үрелеп кенә алам», – димәсенме?! Ә бит ул вакытта әни сигез дистәсен тутырган карчык иде. Әти белән әни өч кыз бала тәрбияләп үстерделәр. Әтиемнең беребезне тарих укытучысы итәсе килгән иде. Мин Казан педагогия институтының спорт факультетына укырга кердем. Тәпи атлап киткәннән башлап алтмыш бер яшемә кадәр тормышым мәктәп, белем бирү учреждениесе белән бәйләнгән. Без парта арасында үстек, өч яшемнән укытучылар өстәлгә бастырып мине «әвәлиләр» – гимнастика ясаталар иде. Күрәсең, гәүдәм сыгылмалы булгандыр. Менә шуннан башланды спорт белән шөгыльләнүем һәм ул гомерем буе мине озата бара. Файдасын күрәм», – ди Гөлнур ханым. Урта мәктәптә бергә укыган классташы – Алабуга педагогия университеты доценты Мансур Гыйльмуллин Гөлнур ханымның «Якты юл» газетасының Инстаграм челтәрендә физик күнегүләр ясаган видеоматериалны карагач: «Син һаман да мәктәп елларындагыча. Анда куелган саннарның язылу тәртибен алыштыру – 71не 17 дип язу дөрес булыр», – дип классташының һаман да яшьләрчә булуына сокланып язган. Сере нидә икән?
    «Дөрес яшәү рәвеше алып баруда, чамасын белеп туклануда. Олы яшьтәге кешенең намазда кыям, рокугъ, сәҗдәне җиренә җиткереп башкаруын күреп сөенәм. Намаз – кешенең 365 буынын хәрәкәткә китерә торган иң файдалы физик күнегү булу белән беррәттән, акыл-зиһен өчен дә яхшы «гимнастика». Коръәннән аятьләр ятлау хәтерне яхшырта, зиһенне ача һәм ныгыта. Намаз хәрәкәтләре кеше сәламәтлеге өчен гаять файдалы. Кан кислородка байый, шул сәбәпле баш мие актив эшли башлый. Аллаһ Тәгалә бәндәгә бер сәбәпсез генә фарыз гыйбадәтләрне йөкләмәгән! Олыгайгач та яшьләрчә җитез, нык һәм егәрле булып калыйм дисәң, даими рәвештә физик күнегүләр ясарга кирәк. Буыннарны язу, мускулларны тонуста тоту сәламәтлек өчен бик файдалы. Казанда мәчеттә гыйлем алучы төркемдәшләремә физик күнегүләр методикасын ясап бирдем – булдыра алганын рәхәтләнеп башкарсыннар, бераздан катлаулысын да эшли алачаклар. Иң мөһиме – ният. Ул – стимул. Өлкәннәрнең күпчелеге буыннар сызлаудан җәфалана. Физик күнегү бик файдалы. Көн саен 10 минут дәвамында гади генә 5 күнегү яса, аннары көчеңнән килгәнчә арттыра бар. «Аяк буыннарым сызлавына дәва булачак күнегүне ясыйм!» – дип үҗәтлек белән тотын. Барысы да килеп чыгачак!» – дип җитмештән узган Гөлнур ханым физик күнегүләрне матур җыр башкаргандай, илһамланып эшли. 
    Кырык елга якын Түбән Кама шәһәрендә башта урта мәктәптә, аннары профессиональ-техник училищеда һәм педагогия көллиятендә хезмәт куйган Гөлнур Шәвәлиева (Ситдыйкова) һәр яшүсмернең «сулышын тоеп», алар белән бергә атлый белүче хөрмәтле педагог булып күпләрнең хәтерендә калган. «Дөресен әйтергә кирәк, ГПТУга күпчелеге сигезне бетергән, тәртип ягы да чамалы булган, «өчле капчыгы» дигән дан алган яшүсмерләр килә иде. Мин алар белән ипләп сөйләштем. «Сез – яхшы кешеләр. Әти-әниләрегез шушы шәһәрне төзүгә зур өлеш керткән эшчеләр. Алар – ил тоткасы. Кадерле кешеләрегезне хафага салмагыз. Үз-үзегезне хөрмәт итә белегез... » дип аерым-аерым да, бергә җыеп та, яшүсмерләр телендә сөйләшә идем. Һәрвакыт малайлар белән уртак тел таптым, шуңа күрә укыту-тәрбия бирүдә һәм сыйныф җитәкчесе булганда аңлашылмаучанлыклар булмады», – дип искә ала Гөлнур ханым. Педагогик эшчәнлегендәге тәҗрибә соңрак – оныклары яшүсмерлек чорына кергәч бик тә ярап куя. Тормыш-яшәештә килеп туган четерекле хәлләрне дөрес итеп анализлый белү дә хас аңа. Кызы белән кияве дә Гөлнур ханымга бик рәхмәтле – тормыш дәрьясында су асты «ташлары» очрап кына тора бит ул. Шул чагында төпле, акыллы киңәш бирердәй әни булу – зур бәхет. Ун ел лаеклы ялда – өйдә торса да, Гөлнур ханым үз үрнәге белән кешеләрнең рухын күтәрә – өлкән яшьтәгеләрне физик күнегүләр ясарга өйрәтә. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: