Якты юл
  • Рус Тат
  • Ярты гасыр иңне иңгә куеп

    Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату – олы бәхет. Иштирәк авылында яшәүче Метшиннар һәм Шәйхетдиновлар гаиләләре 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.

    Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята. Алтын һәрвакыт иң кыйммәтле металлардан санала. Ул ниндидер авыр хезмәт белән яуланган мөһим биеклекне гәүдәләндерә. Шуңа күрә дә алтын туй – озак еллар бергә яшәгән парларның бәрәкәтле хезмәт белән яуланган җимеше ул.
    Ирле-хатынлы Метшиннар үзләренең намуслы хезмәтләре, тормышны яратулары белән хөрмәт һәм мактауга лаеклы гап-гади авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре. Алар – бар гомерләрен туган җирләренә багышлаган ватанпәрвәрләр.
    Шәйхулла абый 1942 елда туган, әтисе сугышта вафат булганнан соң, әтиле кешеләргә кызыгып үскән ул. 7 нче классны бетерү белән әнисенә ярдәм булсын дип, фермага эшкә кергән. Асия апа 1951 елның июль аенда, бакчалар гүзәллеккә күмелгән, карлыганнар пешкән чагында шушы якты дөньяга сигезенче бала булып аваз сала. Асия апаның әнисе бик тырыш, ягымлы апа иде. Сугыш бу гаиләне дә читләп үтми, әтисе сугыштан яраланып кайта. Төпчек бала, гаиләдә ярдәм кирәк булганга, әти – әнисе янында авылда кала. Кечкенәдән үк маллар яратып үсә, шуңа да 8 классны тәмамлау белән сыер саварга керә, буыннары да ныгып җитмәгән яшүсмер кыз бөтен тырышлыгын куеп эшли. Ул вакытларда сыерларны кул белән көненә өчәр тапкыр савалар иде. Язмыш булгангадыр инде, шул ук фермада Шәйхулла абыйның әнисе эшли, ул читтән генә Асия апаны карап, күзәтеп йөри дә малаена алырга дип димче җибәрә.1968 елның декабрь аенда яшьләр кавышалар. 26 декабрьдә – никах, 31 декабрьдә туй көне булган.
    Туган авылларында җиң сызганып эшкә керешә яшьләр. Бер-бер артлы уллары һәм 2 кызлары дөньяга килә. Тормышлары җайланып, әкрен генә үз юлы белән тәгәри.
    Бергәләп 3 балага гомер биргән Метшиннар бүген оныклар сөя. «Дәү әни», «дәү әти» дип өзелеп торучы 5 оныклары да, 2 оныкчыклары – аларның бәхет-шатлыклары. Эштә дә алар мактау тактасыннар төшмәделәр, бүгенге көндә дә чын авылча бакча карап, маллар тотып дөнья көтәләр . 
    Шәйхетдиновлар гаиләсенә килгәндә, алар безгә Кыргызстан ягыннан күчеп килгән. Килгән кешеләр булса да, авыл халкын алар үзләренә яхшы гамәлләре белән җәлеп итәләр. Фәрит абый авыл хуҗалыгын күтәрүче булса, Рауза апа – 40 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган хөрмәтле зат. Алар гаиләсенә килеп керсәң, бер чашка чәй эчермичә җибәрмиләр дә. Ә инде кергән очракта, әле берәр бәйрәм дә булса, Фәрит абый әзерләгән көнчыгыш халыкларына хас ризык белән сыйланып чыгасың. Әлеге парны кавыштыручы сәбәп комсомол оешмасы була. Рауза апага отчет биргән Фәрит абый, күрәсең, отчет кына бирмәгән, бу кызга үзенең йөрәген дә бүләк иткән. 1968 елның апрель аенда гөрләп үткән туй әле кичә генә булган кебек. Ә иңнәрдә инде күпме еллар. 25 ел бианай, биатай белән яшәүләре дә инде артта калган. Тамырлары белән Татарстаннан булган Шәйхетдиновларны язмыш безнең якларга тартып алып кайта. Һәр гамәле белән яхшылык кылган гаиләне Иштирәктә әзер квартира, эш көтеп ала. Тук булсыннар дип, аларга хәтта сыер да бирәләр. Гаиләдә өч бала үсә, инде бүгенге көндә 4 онык куандыра. Бүгенге көндә бу ике гаилә дә Иштирәктә тормыш итүен дәвам итәләр.
    Илле ел ул илле көн түгел. Аның һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән. Биш дистә елдан артык вакыт үтсә дә, бу гаиләләр бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча матур итеп гомер кичерәләр.
    Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән бу гаиләләрнең алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерсеннәр иде. Җәннәт рәхәте, оҗмах хозурлыгы насыйп итсен сезгә АллаһыТәгалә!
    Метшиннар һәм Шәйхетдиновлар гаиләсе – гаилә бердәмлеген, сөю-сәгадәт белән аклаган, бер-берсенә булган мәхәббәт белән якыннарын да җылыткан парлы тормышның күркәм өлгесе. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.
    – Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, – ди бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык итеп узган бәхетле парлар.

    Гөлсинә Жиляева,
    Иштирәк авылы мәдәният йорты директоры.

    Фотоны Гөлсинә Жиляева бирде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: