Якты юл
  • Рус Тат
  • Яхшы яктан танылган

    Авыл җирендә гомер итүче кешедә уңганлык сыйфаты булу – иң мөһим таләпләрнең берсе. Гәрчә, кул хезмәте инде еракта калды, дияргә яратсак та, җир кешесенең эше кимемәде. Хәзер авыл хуҗалыгында хезмәт куючы механизаторлар акыллы техника белән идарә итә алучы квалификацияле белгеч булырга тиеш. Шуңа да саллы хуҗалыкларда һәм агрокомплексларда эшкә яшьләрне җәлеп итүнең төрле ысулларын кулланалар.

    Бәткедә, мәсәлән, авыл хуҗалыгы тармагында тырыш хезмәт куючы гаиләләргә фатир яки торак йорт бирелә. Ушлы, тырыш кеше мондый форсатны кулдан ычкындырамы инде?! 
    Нәзир Хөснетдинов 2011 елда туган ягы Аксубай районыннан бәхет эзләп Чаллыга килә. Яшь кешене шәһәр җәлеп итсә дә, беркем дә ак калада яшәр өчен урын – фатир әзерләп куймаган. Эшләп тапкан акчаңның күпчелеге фатир өчен түләүгә китә. Акчаны көрәп алырлык эшне каян табасың? Эшкә урнашып та, гаиләң белән гомер буе кеше фатирында түләп яши алмыйсың. Ипотекага фатир алып, муеннан бурычка батып, бетле тун кебек яшәүне өнәми Нәзир. Күңеленә яткан эш булса, авырлыгына түзә торган токымнан – әнисе сыман эш яратучан. Акчалы эше, яшәр урыны булса, авыл җирендә төпләнеп яшәргә бик риза. Икеләнеп тормый егет – әнисе белән Бәткегә килә. Анда эштән курыкмаган ана белән улны колач җәеп каршы алалар. Әнисе Резедә ханым сыер савучы булып, Нәзир механизатор булып эшли башлый. Нәзир биш ел «Беларусь-1221» тракторында язын, җәен, көзен басу-кырларны иңли. Егет үзен бары тик яхшы яктан гына таныта. Төп эшчәнлеге авыл хуҗалыгы булган «Тукай яшелчәсе» ҖЧҖ директоры Ришат Хатыйпов: «Нәзирнең эшне җиренә җиткереп башкаруын, хезмәт яратуын, техникага җаваплы каравын күреп сөенеп йөри идем. Егетнең күңеле үссен, эшкә дәрте тагын да артсын дип, 2016 елны куәтле техникага – «МаcDоn»га утырттык. Кыйммәтле һәм акыллы техника белән идарә итү өчен белем һәм тәҗрибә кирәк. Бүген Нәзир Хөснетдиновның эш күрсәткечләре үсә бара, димәк, һөнәри осталыгы да арта», – дип сөйли директор. 
    «Тукай яшелчәсе» ҖЧҖнең баш икътисадчысы Ришат Кәшәфетдинов: «Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларның эше гектарлар, тонналар белән исәпләнә. Нәзир Хөснетдинов язын 444 гектар чәчүлек җирне тырмалады, 90 гектар мәйданны культивацияләде. Май аенда 813 гектар мәйданга бөртеклеләр чәчте. Июньдә «MacDon»ы белән 1560 гектар бөртекле ашлыкны егып чыкты. Техник культураларны чабуда – терлек азыгы әзерләү чорында Нәзир алдынгылар рәтендә булды. Көзен 380 гектар җирдә уҗым чәчте. Егетнең эш күрсәткечләре югары», – ди. 
    Нәзир балачагыннан ихатада кул арасына кереп, эштә чыныгып үскәнлектән, терлек асрауның никадәр авыр хезмәт икәнлеген белә. Мал азыгы әзерләү, печән өсте – бик җаваплы чор. Эшне ихластан башкара ул. Аяз көннәрнең кадерен белеп, вакытның бер минутын да сарыф итми. «Быел көз бик матур – кояшлы көннәре белән сөендерә. Шул форсаттан файдаланып, маллар яратып ашый торган витаминлы терлек азыгы – суданка чабуны төгәлләдек. Көзге кыр эшләре тәмам. Хәзер машина-торактор паркында «MacDon»ымны, «Беларусь» тракторымны чистартам, ремонт белән шөгыльләнәм. Аннан үземә ял алачакмын. Әнием һәм тормыш иптәшем белән иркен, бөтен уңайлыклары булган йортта яшибез. Өйдән чыгуга җиргә басуы гына да ни тора! Үз йортың белән яшәүнең өстенлекләре күп – балалар кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп үсәчәк. Быел гаиләбез ишәячәк, Аллаһ боерса. Беренче балабызны көтәбез», – дип сөенече белән дә уртаклашты Нәзир. 
    Яшь механизатор тормыш-яшәешен бары авылда күрә. «Хезмәт яратсаң кайда да яхшы итеп яшәргә була. Сәламәт кешегә авыр физик эштән курыкмаска кирәк», – ди ул. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: