Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Укучы рәхмәте – иң олы бүләк 

Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе ике ел рәттән районда гомуми рейтинг буенча тугызьеллык мәктәпләр арасында I урын алды. Биредә 46 балага 12 педагог белем һәм тәрбия бирә. Укытучыларның икесе югары, унысы беренче категориягә ия. 1980 елдан бирле мәктәп директоры булып хезмәт куючы тәҗрибәле педагог Миргасим Галимҗан улы Галимҗанов: «Иң зур байлыгыбыз – сәламәт, тәрбияле укучыларыбыз һәм дус-тату коллектив. Без – бердәм. Бер-беребезгә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Бу – җитәкче өчен зур бәхет. Үзебез сайлаган язмышыбызга рәхмәтле булып, тырышып эшлибез. Хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез белән котлап, ихластан рәхмәтемне дә әйтәм», – ди. 

Минзәлә районы Тупач сигезьеллык мәктәбендә биология фәне буенча республика олимпиадасында I урын алган яшүсмернең киләчәккә һөнәре билгеләнә – Миргасим мөгаллим булачак! 
Туган авылын – Тупачны чыгып борчак басуына кергән яшүсмер каерылып туган авылына әйләнеп карый да: «Кайда калды балачаклар, кесә тулы борчаклар... Хуш үсмерчагым», – ди. Борчак басуын үткәч, җәяүләп Минзәләгә – педагогия училищесына килеп җитә. Ә анда... бер урынга тугыз кеше! Тупач сигезьеллык мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган Миргасим Минзәлә педагогия училищесына керү имтиханнарын бишлегә тапшыра. 
«Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамладым. Курсташларымны хөрмәт белән искә алам. Минзәлә педагогия училищесында укыган елларны аеруча сагынам. Анда алган гыйлем һәм тәрбия гомерем буена җитәрлек булды. Укытучы кешенең матур итеп җырлавы, уен коралында уйный белүе, биюе бик кирәкле һөнәрләрдән санала. Авылдагы бәйрәм чаралары укытучылардан башка үтми бит. Педучилищеда музыка коралында уйнарга өйрәттеләр – коридорларда алма төшәр урын юк, егетләр гармун тарта, кызлар мандолина чиртә. Шау-гөр килеп бәйрәмнәр, кичәләр уздыру дисеңме, иҗат әһелләре: язучылар, шагыйрьләр һәм артистлар белән очрашулар дисеңме, концерт-спектакльләр кую булсынмы – барысында да актив катнашканга мәктәптә эшли башлагач та җиңел булды. Курсташларым белән бер телем икмәкне бишкә бүлеп каба идек. Безнең группада стипендиясез калган кеше булмады. Старостабыз Григорий Колчерин (районда РОНО башлыгы булып озак еллар эшләде, бакыйлыкка күчте инде) белән киңәшләшәбез дә, стипендияне төп-төгәл итеп бүләбез. Кайгыртучанлык сыйфаты тәрбиячегә, укытучыга бик тә кирәк. Коллегаларыма: «Педагог балага белем бирү белән чикләнергә тиеш түгел. Киләчәк буынның укымышлылыгы, тәрбия дәрәҗәсе, тормышка әзерлеге укытучыдан да тора. Балага шәхес итеп карый белү мөһим. Начар билге куйганчы баланың йөзенә бак – күзенә кара. Бәлки гаиләдә берәр күңелсезлек булгандыр, бәлки ул нәрсәгәдер борчылып йоклый алмагандыр... Тормыш әзер рецептлар, язылган кагыйдәләр буенча гына бармый. Бала күңелен аңларга тырышыгыз», – дип кабатларга яратам. – Кырык ел мәктәп директоры булсам да, ярты гасырдан артык педагогик эш стажым булса да, ата-аналар җыелышына яхшылап әзерләнеп, дулкынланып керәм», – ди. 
Миргасим Галимҗанов 1992 елда ул «Халык мәгарифе отличнигы» исеменә лаек була. 2003 елда ТРның «Мәгарифтәге казанышлары өчен», ә 2012 елда «Россия Федерациясенең гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» исеме бирелгән. 
– Без киләчәккә, перспективага эшлибез. Укытучының эше еллар үткәч күренә. Җитәкчелек тарафыннан хезмәтеңне күрә белсәләр илһамланып эшлисең. Бу – хак. Ә иң зур бәяне укучылар бирә. Элеккеге укучыларым авылга кайткан саен мәктәпкә кереп хәл-әхвәлемне сораша. «Абый, ни хәлләрегез бар? Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә!» – дип әйткәч түбәм күккә тия, – ди хөрмәтле мөгаллим. 
Сәмәкәй авылының ихтирамга лаек өлкәннәре: «Безнең Миргасим кешелекле. Аллаһ Тәгалә аны акыл-зиһен, күркәм холык белән бүләкләгән. Гаиләдә яхшы тәрбия алып үскәнлеген авылыбызга килүгә үк чамалап алдык. Кырык ел буе мәктәп директоры булган чорда безнең балалар, оныклар шушы мәктәпне тәмамлады. Сәмәкәй авыл җирлегендә төпләнеп калган балаларыбызның оныклары хәзер шушында укый. Терәүләрдә генә торган иске агач бинадан якты, иркен, уңайлыклары булган мәктәпле итүче дә Миргасим Галимҗанов булды. Ул вакыттагы район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиев ярдәмендә мәктәп төзү эшен башкарып чыкты», – диләр. Башка авыллардан йөреп укучы балаларның ата-аналары да рәхмәтле. Алар: «Районда беренчеләрдән булып мәктәпкә автобус кайтартуга иреште. Хәзер балалар уңайлы автобуста укырга баралар-кайталар», – диләр. 
Миргасим әфәнденең рух ныклыгы, ярдәмчеллек сыйфаты әнисеннәндер, мөгаен. Аның әнисе – Әминә апа, 18 яшендә ике балалы тол иргә кияүгә чыгып, ятимнәргә күңел җылысы биргән. Әминә апа белән Галимҗан абыйның дүрт уллары тугач ике кыз энекәшләрен бик яраталар. «Гомер буе бер-беребезне кайгыртып яшәдек. Апалар әйбәт булдылар, алар инде бакыйлыкка күчте», – ди Миргасим Галимҗан улы. 
Гаилә башлыгы буларак та Миргасим Галимҗанов үрнәкле. Хатыны Зәкия белән бер ул һәм бер кыз үстергәннәр. Тормыш сынаулардан тора – аларга да олы кайгы кичерү язган икән. Егерме яшендә уллары суга батып үлә. Сәмәкәйлеләр: «Акыллы, эшчән егет иде. Авыр туфрагы җиңел булсын балакайның», – дип искә алалар.
«Эштә хезмәт коллективы тырыш булса гына уңышка ирешеп була. Район мәгариф бүлеге һәм хакимият башлыгы Фаил Камаевка да рәхмәтлемен. Алар нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә ярдәм итәләр. Тормыш иптәшем Зәкия бухгалтер булып хезмәт куйды, авыл советында эшләде. Сәгать белән исәпләнми торган эшемне аңлап, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Кыз белән кияү – игелекле балалар. Өч оныгыбыз сөендереп тора», – ди 51 ел буе мәктәп сукмакларыннан атлаучы педагог, җитәкче, хезмәт ветераны, авылның могътәбәр заты Миргасим Галимҗан улы Галимҗанов. 

/ Фото Миргасыйм Галимҗановның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев