Якты юл
  • Рус Тат
  • Туган нигезне кадерләп саклыйлар

    Кайда гына яшәсә дә, кешегә туган ягы кадерле. Минем өчен дә шулай. Авылымны, аның кешеләрен хөрмәт итәм. Район газетасы битләрендә алар турында язмалар чыгарырга яратам. 

    Туган авылым Оргыдыга мин күбрәк ял көннәрендә кайтам. Бергә уйнап үскән авылдашлар белән очрашырга, сөйләшергә нәкъ менә шул вакытта мөмкинлек туа. Тик шунысы күңелне тырный, авыл картая. Безнең күбебезне 1970 елларда Яр Чаллы шәһәре, аның КАМАЗ заводы «суырып алды». Армия хезмәтеннән соң төзелешкә китеп бардык. Ләкин туган нигезенә тугры калган авылдашларыбыз да шактый. Шундыйларның берсе – Гафур абый Гәрәев. 
    Гафур абыйлар Оргыды авылында яшәгәндә безнең сул як күршеләребез иде. Яшь чагыннан ук ул авылда өйләрен, ихатасын яңартып җибәрде. Йорт-җирләре гомергә бик чиста, пөхтә булды. Гафур абый армиядә өч ел хезмәт итеп кайткач, Урал якларына китеп эшләп алды да, аннары яңадан туган авылына әйләнеп кайтты. Ул чакта без Минзәлә районына, «Ленар» колхозына керә идек. Ул гомер буе колхозда эшләде: тракторда басу сөрде, тырмалады, чәчте, игеннәрне җыйды.
    Тормыш әкрен генә дәвам итте. Гафур абый белән эшләгән тракторчыларның, комбайнчыларның күбесе «бакый» дөньяда инде хәзер. Ә Гафур абый, Аллаһка шөкер, тормыш иптәше Сабира апа белән бик матур гомер кичерәләр. Гафур абыйга быел февраль аенда 86 яшь тулды. Алар дүрт бала: өч малай – Ринат, Ришат, Илшат һәм бер кыз – Венераны тәрбияләп үстерделәр. Балалар бүген барысы да Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр. Әти-әниләре янына атна саен кайтып, аларның хәлен белеп, булышып торалар. Гафур абый белән Сабира апаның биш оныклары бар.
    Гәрәевларның хуҗалыклары Оргыды авылына килеп керү белән беренче тора. Бик матур йорт, зәвыклы итеп буялган, әллә кайдан үзенә тартып тора. Гафур абый белән Сабира апа 90ны куып барсалар да, барысына да өлгерәләр: ишегалды тулы чәчәкләр, бакчаларында күпләгән яшелчә һәм җиләк-җимеш. Ихатада кош-кортлар «җырлап» йөри. Сүз дә юк, үрнәк йорт, үрнәк гаилә алар Оргыды авылында. Мин Гафур абый гаиләсенең ничек тормыш иткәнен малай чактан ук күреп үстем. Без алардан һәрвакыт үрнәк алырга тырыша идек.
    Гафур абый белән Сабира ападан кала, Оргыды авылында Гәрәевләр династиясеннән чыккан күп кенә кешеләр бар. Барысы да туган җанлыклы, бер-берсенә ярдәмләшеп, бик матур итеп яшиләр. Гафур абыйның бертуганы Мансур абый бар иде. Кызганыч, ул бүген мәрхүм инде. Ул да тормыш иптәше Газидә апа белән биш бала: ике малай – Мөсәвир, Заһид, өч кыз – Нурия, Вәсилә, Сәрияне үстерделәр. Балалар шулай ук бик игелекле булдылар. Мансур абый үзе сугыш ветераны, шулай ук «Ленар» колхозының мактаулы хезмәткәре булды. Пенсия яшендә дә әле авылның актив кешесе иде, бик күп эшләрдә булышып йөрде. 89 яшендә вафат булды. Төп нигездә бүген уллары Мөсәвир белән Заһид. Алар туган йортларын ремонтлап, ихаталарын яшеллеккә күмделәр. Бакчаларында алма-чия, карлыган үстерәләр, бәрәңге, чөгендер утырталар. Йорт яннары чип-чиста, бер чүп үләне дә күрмәссең. Мөсәвир белән Заһидның туганнары Нурия дә авылы өчен янып торучы кеше. Авылда үз өе бар. Йорт-җире шулай ук ялт иткән, бик чиста, бик матур. Ә сеңелләре Вәсилә белән Сәрия үз тормышлары белән чит-ят җирләрдә гомер итәләр. Ләкин алар да үз авылларын ташламыйлар, еш кайтып йөриләр. Авылыбызда дүрт ел рәттән уздырылган Кече авыл бәйрәменә дә бик ашкынып кайталар алар. 
    Язма башымда авыл картая дигән идем. Чыннан да, бик борчый безне бу мәсьәлә. Менә шушындый матур йортлар белән беррәттән урамнарыбызда ташландык ихаталар да бар. Шушы актив авылдашларыбыз җыелганда туган җиребезне юкка чыгармау, үстерү турында еш сөйләшәбез. Булсын иде авылда күбрәк Гәрәевләр династииясе сыман бердәм булып, авылны яратып яши торган кешеләр, кайтып үз йортларын-нигезләрен яңартучылар. Шул чагында бай тарихлы Оргыдыбыз икенче сулыш алыр, тагын да баеп китәр иде. 

    Мәүлетҗан ХИСАМИЕВ. 

    Фото Мәүлетҗан Хисамиевтан алынды. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: