Якты юл
  • Рус Тат
  • Тормыш матур, матур итеп яши белсәң!

    Бүгенге авылда иң матур ихата нинди булыра тиеш? Заманча да, шул ук вакытта, халкыбызга хас милли төсмерләрне күздә тотып бизәлгән дә булсын. Өй янында төзек каралты-кура, пөхтә ихата һәм чәчәкләргә күмелгән бакча... Кыскасы, бакчасарай! Боерганда, һичшиксез, шундый хуҗалык булырга тиеш дип фаразладык. 

    Шундый матур уйлар белән Боерганга кереп киләбез. Ни күрим! Милли орнаментлар белән бизәлгән тәрәзә йөзлекләре. Инде менә, көлеп торган тәрәзәләр, чәчәкләргә күмелгән ихата! Ишегалды тулы аклы-чуарлы тавык халкы. Шунда ук ак һәм кара-соры песиләр дә шәйләнә. Борынгы байларның өе хәтле мунча. Менә бу, ичмасам, халкыбызның уңганлыгын-булганлыгын сөйләүче тормыш! Кемнәр яши микән монда? Капка келәдә түгел. Ачык капкадан керүгә ягымлы ханым каршы ала. Таныш йөз чалымлана. Чәк-чәк шоуда катнашкан ханымга охшатам. Чынлап та, Фәймә бит бу, чәк-чәк пешерү остасы. Бу – Фәймә белән Рәсим Маннановларның хуҗалыгы булып чыкты. 

    Эш таныштырды да, яраттырды да

    Ачык йөзле хуҗабикә чәй өстәле янына чакырды, үзе пешергән чәк-чәк белән сыйлады. Сүз үзеннән-үзе чәк-чәк пешерү осталыгына, балачак хатирәләренә килеп тоташты. «Кызым, булдыргансың, чип-чиста итеп тазартып куйгансың бит тавык түшкәсен!» Фоат абый унбер яшьлек кызы Фәймәнең аркасыннан сөеп куйды. «Әни кебек итеп чәк-чәк тә пешерә белсә идем. Их!» – дип хыялланды үсмер кыз. Әйе, әнисенең чәк-чәкләре, бәлеш-пәрәмәчләре, кабарып пешкән коймаклары бигрәк тәмле була иде. Ни кызганыч, әнисе кайтмас җирләргә китте шул. Инде хәзер үзенә ашарга пешерергә, оек-бияләй бәйләргә, тормышны тәртипләп алып барырга кирәк. Ә өйрәнәсе эшләр бик тә күп... 
    Ул еллар күптән артта калды. Баксаң, ярты гасырга якын гомер узган икән. Әтиләре, Фоат абый, зур хуҗалыкның терәге генә түгел, балалары өчен әни дә була белде. Дүрт сабыйны ялгыз канат белән үстерде ул. Үги әни күрмичә, әтиләренең көчле дә, ышанычлы да канаты астында үсеп, канат ныгыттылар һәм һәркайсы тормышта үз юлын тапты. 
    Тормыш атлы түти Фәймәне эшкә дә, кешеләр белән матур итеп аралашу тәртипләренә дә өйрәтә. Урта мәктәпне тәмамлаган Фәймә Яр Чаллыга килә һәм автомобиль заводында эшли башлый. Күңеле – алкын, йөрәге – ялкын кызның. Кеше белән тиз һәм җайлы гына итеп аралаша белүе, уңганлыгы эшнең җаена бик тиз төшенергә ярдәм итә. Яшьтән тормыш алып барырга өйрәнгән кызның кулы эшкә ятып тора. Сөйкемле, сабыр кызның асыл сыйфатларын Боерган егете Рәсим тиз сизеп ала. Күрше кызы икән лә ул – Минзәлә районының Түбән Тәкермән авылында туып-үскән. 
    Фәймәгә егетне мактап кына сөйлиләр. Мактарлыгы да бар шул. Рәсим дә, нәкъ Фәймә кебек үк, балачактан хуҗалыктагы барлык эшләрне башкарып бил ныгыткан, холкын чарлаган. Гомумән, хезмәте белән көн күрүче тырыш гаиләдән ул. Әтисе, Әгъзәмнур ага да бит төп нигездә үз куллары белән йорт җиткергән. Ә төп булышчысы – төпчек улы Рәсим! Ул, җәйләрен кояш белән бергә уянып, эш башлый. Шул җәйне әтисе белән икәү өй җиткереп керәләр. 
    Ата-анага итәгатьле булу, туганнарны санлау, кешеләрне ярату, хезмәт сөю, ихласлык... Рәсимгә дә, Фәймәгә дә хас шушы сыйфатлар. Бал корты чәчәкне хуш исеннән эзләп тапкан шикелле, егет белән кыз бер-берсенең матурлыгын күңел күзләре белән сизәләр, бер-берсенә тартылалар һәм озакламый өйләнешәләр. 

    Гел янәшә барыр идем мин...

    Рәсим белән Фәймә гел янәшә булалар. Ирле-хатынлы Маннановлар озак елллар КамАЗда эшлиләр – илебезне зур йөк автомобильләре белән тәэмин итүгә үз өлешләрен кертәләр. «Заводта эшләгән утыз ел сизелмичә узып киткән. Безгә, яшь гаиләгә, дүрт бүлмәле фатирның бер бүлмәсен биргәч, сөенүләребез нык истә калган. Күршеләр белән тату яшәдек. Аннары ул фатир үзебезгә калды», – дип искә ала Фәймә. Түм-түгәрәк, бәхетле гаилә. Дүрт бүлмәле фатирда ике кызлары үсә, ялларда Боерганга да, Түбән Тәкермәнгә дә кайтып йөриләр. Тора-бара үзләренә бакча кишәрлеге алып, аны гөлбакча ясыйлар. – Рәсимнең кулы бар эшкә дә ятты. Агач-такта булсынмы, тимер-томыр булсынмы – барлык эш материалына җан өрә белде. Ул гомере буе техникага тартылды, комбайн күрсә, дөньясын оныта иде. Утырып эшләмичә җаны тынычланмады. Гомерендә дә отпуск дигәнне белмәде. Җәйге ял аның өчен – кыр корабына утырып, басу-кырлар иңләп, иген уру иде! Җәйнең җәендә җырлый-җырлый иген суктырды ул. «Рәхәтләнеп ял иттем!» – дип кайта иде басудан. 

    Яшьнәп үтте яшьлек еллары

    Шулай гөрләтеп дөнья көткәндә, двигательләр заводында янгын чыгып, бер мәлгә тормыш куласасын туктатмакчы була. Туктатмыйча гына тор әле! Рәсим белән Фәймә җебеп төшкәннәрдән түгел. Аты булса, камыты табыла, диләр. Камыты – «Весенний» да икән. 
    – Кышкы чатлама суыкта ямь-яшел кыярлар өлгерә. Шунда сап-сары кыяр чәчәкләренә беззз-беззз килеп бал кортлары куна... Ул помидорлар, ап-ак гөмбәләр... Искитмәле! Икәүләшеп «Весенний» совхозында эшләдек. Рәсим тракторлар ремонтлады. Аның кулы техникага ята иде. Ни-нәрсәгә тотынса, шуны ялт итеп эшләп куя. Беренче тапкыр күргән техника булсынмы ул, үзе эшләп өйрәнгәнеме – җаен таба, ватылса, төзәтеп тә куя. Чит илдән без күрмәгән-белмәгән яңа техника кергән чорлар иде бит. Шуларның да көен таба белде», – дип, гел ирен яратып искә ала, аны алга куеп сөйли Фәймә.
    – Үзең дә, озак еллар заводта тимер-томыр арасында эшләгәннән соң, яшелчәчелеккә күчкәнсең. Авыр булгандыр, – дим. 
    – Җиңел булмады инде баштарак. Беренче көннәрдә салмаграк атлап йөрим шулай. «Весенний»да йөгерә-йөгерә эшләп өйрәнгән хатын-кызлар: «Ничек эшләр микән Фәймә? Атлап кына йөри бит», – диешәләр икән. Күзәтеп торам, болар гел бал кортлары сыман, тыз да быз. Туктале, мин әйтәм, калышырга ярамый, югыйсә, бүлеп бирелгән кишәрлекне эшкәртеп өлгерә алмыйм бит. Шунда Рәсимем килеп керде дә: «Ий, Фәймәкәем, мин сиңа тартмаларны ташый торган җайланма ясап бирәм!» – дип, үземнең Кулибиным бик уңайлы техника ясап та бирде. Шуннан эш хутка китте. Кызлар белән җырлый-җырлый эшләдек. «Весенний»да бары тик уңган-булган кеше генә эшли алды. Күңелле һәм мәгънәле итеп ял да итә белдек. Бәйрәмнәрдә озын-озын өстәлләр сый-нигъмәтләрдән сыгылып торды. Уен-көлке, җыр-бию. Яңа ел, 8 март бәйрәме, авыл хуҗалыгы эшчәннәре көне... Бәйрәмнәрдән соң, автобусларга төялеп җырлый-җырлый кайтырга чыгабыз, ә директорыбыз Заһир Закирович Сабиров кул болгап, елмаеп озатып кала торган иде. Эшләгән кешенең кадерен белде ул. Уйлап карасаң, ул бит олы дәрәҗәләргә ирешкән җитәкче, галим кеше. Сагынам шул елларны. Яшьнәп үтте яшьлек елларыбыз дисәм, ялгышмам, чөнки дәрт-дәрман белән эшләдек, яшьнәп яшәдек.
    Әнә шулай, кайда, нинди генә эш булмасын, булсынга дип хезмәт куя Маннановлар. Яшәгән, эшләгән урында тәртип булдыру, матурлык тудыру – аларның яшәү рәвеше. 

    Эх, күркәм итеп өй саласы иде!

    «Матур итеп, кешеләр сокланып карап үтәрлек итеп, күркәм өй саласы иде!« Рәсимнең туган авылында өй җиткереп, хуҗалык тотып яшисе килә. –Башта зур итеп мунча җиткердек. Шунда яши-яши – 2012 елда, булачак өйнең нигезен кордык. Бүрәнәнең бер башын – ул, икенче башын мин тотып, өй салырга керештек. Уйланып, авыз эченнән көйләп, план корырга ярата иде Рәсим. Җырлый-җырлый төзеде ул өйне. Ике ел эчендә өй әзер булды. Эчен вагонка белән тышлады. Тәрәзә йөзлекләрен ап-ак юкәдән ясады, карап кына торышлы итеп, милли бизәкләр уйды, – дип, Фәймә иренең кул җылысы сеңеп калган тәрәз йөзлекләрен сыйпап куя. – Бервакыт, шулай Яңа ел алдыннан, балалар кайтуга табын корып, мунчалар өлгертеп мәш киләбез. Шунда Рәсим: «Кызык, син ничек авылга кайтырга уйладың?» – дип сорау бирмәсенме?! «Син кайда – мин шунда!» – дип, ике дә уйламыйча, җавап бирдем. 
    Башта – мунча, аннары йорт җиткереп керәләр Маннановлар. Бакча хәзинәләрен кышкылыкка саклау өчен баз да кирәк бит. Анысын да җиренә җиткереп эшли ир. «Фәймә, кабул итеп ал базны!» – ди ул бер көнне. Баз димәссең дә, эче ак таш белән тышланган, һәр нәрсәнең үз киштәсе бар... Шуннан ул: «Әнисе, эшләр төгәлләнде», – дип әйтә дә эшкә чыгып китә. Шул китүеннән әйләнеп кайтмый ул, юл фаҗигасендә гомере өзелә. «Өч ел була Ахирәткә күчкәненә, күңелемнән көн дә аның белән сөйләшәм» – дип, Фәймә яшь тулы күзләре белән тәрәзәгә бага.
    Ялгыз калган Фәймә чәк-чәк пешерүне һөнәри дәрәҗәгә күтәрә. Атнасына 15-20 килограмм чәк-чәк пешерә. Авылдагы никахлар һәм туйлар, Коръән ашлары, туган көн, юбилейлар Фәймә пешергән, матур итеп бизәгән чәк-чәктән башка узмый. «Чәк-чәк – табын күрке, татар халкының йөзек кашы. Аны матур итеп бизи белергә дә кирәк. «Чәк-чәк шоу»да милли ризыгыбыздан Тукай районының гербын ясаган идем, ошаттылар бит, – ди Фәймә. 
    Булганнан бар да була, дигәннәре хактыр. Кышның озын төннәрендә картиналар иҗат итә ул – бакыйлыкка күчкән иренә булган хисләрен чигешләргә күчерә. Матур да, сагышлы да әлеге чигешләр. Фәймә белән Рәсим иңгә-иң куеп кичкән тормышның үзе төсле.

    Зәрия Вәлиева.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: