Якты юл
  • Рус Тат
  • Табигать баласы

    Аларның йорт алды шәһәрдәге ял паркының бер почмагын хәтерләтә. Калмашлылар арасында аңа сокланып та, гаҗәпләнеп тә үтүчеләр бардыр. Арыган күңелгә дәрт, талчыккан бәдәнгә дәрман өстәп, бер мәлгә булса да тормыш мәшәкатен оныттырырдай бу манзарага битараф калучылар юктыр, мөгаен. Табигый матурлык җанга да, тәнгә дә дәва бит ул. 

    Капкадан керүгә хуш исләрдән сулышлар иркенәеп китә. Җырларда макталган лавандалардан килә икән бу хушлык. «Лаванда дәвалау үзлегенә ия: сулыш юлларын ача, бронхларны чистарта, күңелне дә күтәрә. «Безнең җирлектә аның өч төре генә үсә дисәләр дә, нәзберек сортларын да үстерәм. Җаена төшенсәң, бездә дә экзотик үсемлекләрнең күпчелеген үстерергә була. Кишәрлегебезгә кошларны җәлеп итү өчен су эчәрлек һәм коенып алырлык урыннар әзерләдем. Канатлы дусларыбыз бакчадагы зарарлы бәҗәкләрне чүплиләр. Үрмәле үсемлекләрдә оя ясап, бала чыгарып, рәхәтләнеп яшиләр. Вак кыргый алмалар кара көздә генә өлгерәләр. Чыпчыклар шуны үлеп яраталар, кыш буе рәхәтләнеп сыйланалар. Әби-бабаларыбыз табигать баласы булган: аннан көч-егәр алган, чирләп китсә дәва чарасын да шуннан тапкан. Мин элеккеге мирасны кайтарырга тырышам. Мисал өчен, әбиләребез сабын үләнен кер юуда файдаланганнар. Мыльнянка косметикада алыштыргысыз үсемлек. Ул дару үләне буларак та киң файдаланыла», – ди бакчачы. «Рузилә белән Зөһрә җиргә коры таяк утыртып куйсалар да, гөлчәчәк, куак үсеп чыгачак», – дигәннәр иде калмашлылар. Хак икән. Күңел җылысы, ихласлыкны үсемлекләр дә сизә.
    Бакчада җимеш агачларының ниндиләре генә юк?! Беренче карлар төшкәндә генә өлгерә торган алмагачның ботаклары кып-кызыл алмалардан сыгылып утыра. Рузилә: «Мин – табигать баласы. Агачлар, чәчәкләр белән сөйләшәм. Бу алмагач берничә ел кысыр утырды. Аның янына килеп: «Син нишләп һаман алма бирмисең? Кисәргә туры килә бит!» дидем. Шул елның язында ул шау чәчәккә күмелде, алма бирә башлады. Табигать безнең телне аңлый. Күңелең тулса да, кәефең төшсә дә табигатькә чыксаң дәва», – ди һәвәскәр бакчачы, рәссам, дизайнер, үләннәр белән дәвалау серен белүче ханым. Бу бакчадагы җимеш агачларының байтагы декоратив үсемлекләргә охшаганнар. Җимешләрен күтәрә алмыйча ботаклары сынган, картайган куак-агачларны дәвалап, матур формага кертеп яңа сулыш өрү өчен осталык, булдыклылык, ә иң мөһиме – ярату кирәк. 
    «Машинаның иске тәгәрмәч дискыннан пөхтә генә учак урыны ясадым. Шунда корыган ботакларны яндырабыз, кайвакыт көлдә пешкән бәрәңге белән сыйланабыз. Әти шушында ял итәргә, матур планнар корырга ярата иде. Ялгыз калып, учак каршында утырганда башта яңа фикерләр туа», – ди Рузилә ханым. Хәзер күпчелек кеше үз территориясен профнастил белән әйләндереп ала. Тоташ калай аша һава йөрми. Ә үсемлекләр дөньясына җиле дә кирәк. Рузилә бу мәсьәләне үзенчә хәл иткән – профнастил астын карьердан чыгарылган гади ак ташлар тезеп эшләгән. Бу проекты эстетик яктан да, матди яктан да отышлы булган. Эш сөючәнлеге буыннан-буынга күчкән асыл сыйфат икән. «Әти таштан ике катлы өйне берүзе төзеде. «КАМАЗ» машинасы өчен гараж салды. Зур итеп, ял бүлмәсе белән мунча җиткерде. Җәйге өй – веранда ясады. Ихатадагы биналарның һәр кирпече, измәнең һәр граммы аның кулы аша үткән. Һәр бүрәнә, такта кисәгенә әтинең кул җылысы сеңеп калган. Бакчадагы таш сукмакларны икәү ясадык», – ди Рузилә әтисен сагынып. Зөһрә ханым ирен җирләгән көнне искә ала: «Филаритның җәсәден күтәреп чыгып киткәндә өебез дә «елап» озатып калды – җылылык батареяларыннан су акты. Халык шаккатты. Шул сәбәпле, гомерлек парымны югалту ачысын күз яшьләре белән юып утырырга язмады. Ирем йомшак күңелле – елаганны күтәрә алмый иде. Кайгымны эш-мәшәкать күмеп китте. Юкка гына, иң яхшы дәва – эш, димәгәннәр». 
    Филарит Ситдыйковның гаиләсен яратуы шулкадәр көчле булган, ул хәтта Ахирәткә күчкәч тә якыннары өчен борчылып, бәладән кисәтеп, кызының төшенә керә икән. Рузилә: «Кайберәүләр бәлки ышанмас та, ләкин алда әйтеләчәк сүзләрем хак. Әти төшемә кереп, электрүткәргечләрне алыштырырга кушты. Шунда без электр чыбыкларының нинди хәлдә булуын күреп имәнеп киттек. Мунча идәненә игътибар итүебезне сорады. Яңа идән җәйгәндә шуны аңладык, аны үзвакытында алыштырмаган булсак, сәламәтлегебезгә куркыныч яныйсы булган», – ди.
    Йортның әйләнә-тирәсе, җир кишәрлегенең һәр почмагы ял итү өчен җайлаштырылган. «Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Эш процессында яңа фикерләр туып кына тора – өлгер генә!» – ди иҗатчы ханым. Рузилә Ситдыйкова флора һәм фауна, интерьер һәм ландшафт бизәлеше буенча үз белемен күтәрә, камиллеккә ирешү юлында армый-талмый хезмәт куя. Берничә гаилә бергә яши торган йорт-җир, мунча, ял итү урыннары, җир кишәрлеге – тулы бер ансамбльне тәшкил итә. Монда агач кәүсәсенең кисентеләре дә ниндидер бер ямь биреп торалар. Чәчәкле аланда куяннар «йөгерә», керпеләр нидер «эзли». Тере лалә чәчәгеннән һич аермасы булмаган кашполар, чәчәк вазоннары... Алар барысы да цемент белән комга су катыштырылган измәдән ясалган. Ул төзелеш товарлары сатыла торган складлардан ватылган керамик плитәләрне юнь бәягә сатып алып икенче тормыш бүләк иткән. Табигать йокыга талгач пейзажны ямьләндерү өчен төрле төстәге плитәләрдән мозаика белән бакча декоры ясаган. 
    Үләннәр белән дәвалау серенә төшенү өчен күп эзләнә, күп укый. Бу эшкә ул әтисен аякка бастыру нияте белән тотынган була. «Кара көзләрдә кеше салкын тиеп, грипп белән чирли башлый. Яшелчә, җиләк-җимешнең кызыл төстәгеләре – канны чистарта; сары, әфлисун төсендәгеләре вирусларны, зарарлы бактерияләрне «куркыта», яшел төстәгеләре – иммунитетны күтәрә. Сәламәтлегебезне саклау, аны ныгыту, зарарлы бактерия һәм йогышлы вируслардан котылу өчен Аллаһ Тәгалә барысын да биргән безгә. Бу хакта белергә, сәбәбенә керешергә генә кирәк. Үзебездә үсә торган нигъмәтләр организмыбыз өчен файдалырак. Шуңа күрә, алынып китмәс, тамыр җәймәс дип икеләнеп тормаска, эшкә тотынырга кирәк. Адәм баласы «Миннән булмый» дип куркып торса кешелек алга китмәс иде. Депрессия – замана чире. Күп кеше шуннан интегә. Ә миндә күңел төшенкелеге, пессимизм булмый. Табигать кочагында иҗат иткәнгә. Матурлыкны күрергә, кулыңнан килгәнчә тирә-юньне гүзәлләндерергә тырышырга кирәк. Шул вакытта рух белән тән-бәдән гармониядә яши», – ди Рузалия ханым. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 6 февраль 2021 - 15:50
      Без имени
      Красота-то какая. И статья написано душой, видно журналистка любит людей, умеет ценить труд и благородство. Респект!