Якты юл
  • Рус Тат
  • Сөйләшеп сүзләр бетмәде

    Районда халкының тыйнаклыгы белән билгеле Иске Гәрдәле авылы бар. Ә заманында аның гөрләп торган мәдәният йорты, бай китапханәсе, күрше-тирәдәге җиде авыл балаларын җыйган урта мәктәбе бар иде. Мин үзем дә шул мәктәпне тәмамлаган укучыларның берсе. 

    Бераз гына тарих

    Авылыбызда мәктәп 1967-1968 уку елында ачылды. Беренче директоры Әнисә Гобәйдуллина иде. Биредә Рәүф Кәшипов, Әзһәм Вәлиев, Нурулла Ризатдинов, Хатиф һәм Ландыш Вәҗиевлар, Маһинур Хөснетдинова, Тәкыя Касаева, Таһир Шәйморатов, Петр Музлов кебек тәҗрибәле мөгаллимнәр белем бирде. Мәктәп интернаты эшли иде. Биредә Калмаш һәм Игенче авыллары балалары атна буе яшиләр, ялга гына өйләренә кайтып киләләр иде. 
    Мәктәп бинасы агач бүрә-нәләрдән салынган. Хезмәт мастерское аерым урнашкан, спорт мәйданчыгы тиешле таләпләргә туры китереп җиһазланган. Мәктәпнең хуҗалык эшләре өчен җигүле аты, йөк машинасы булган. 

    Безнең класс

    Тугызынчы сыйныфка без 33 бала килдек. Җидебез беренчедән үк бергә укыган балалар. Бишенчедән А һәм Б параллельләренә Игенче, Калмаш, Яңа Гәрдәле, Яңа Сарайлы укучылары кушылган иде. Ни кызганыч, унынчы сыйныфка без инде 25 укучы гына калдык, класс җитәкчебез – Рафаэль Гайсин, математик. Класстан тыш эшләр, бәйрәмнәр бездән башка узмый. Олимпиадаларга, спорт ярышларына, слет-семинарларга барабыз, театр-концертлар куябыз. Төрле экскурсияләргә дә йөрдек. Казанга, Алабугага, Чаллыга, Красный Ключка барган чаклар хәтердә калган. Башкалабызда Камал театрында «Хуҗа Насретдин» комедиясен караган идек. 
    Үсмер чак бит, матур киемнәр дә киясе килгәндер: Чаллыдан күчмә ателье чакыртып, безгә яңа күлмәк, костюмнар тектергәннәре хәтердә. 
    Чыгарылыш кичәсе үткәрү, болынга барып таң атканны каршылау гомерлек матур истәлек булып күңелдә яши. 
    Мәктәпне 1969 елда 25 укучы тәмамладык. Ул еллардан йөрәкләргә уелып, җыр юллары күңелдә калды:

    «Хуш, мәктәп, үз күрдең,
    Яшәргә көч бирдең,
    Канат куеп безне үстердең...»

    50 елдан соң

    Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, бүгенге көнгә әйләнеп кайтыйк. 2019 елның 22 июне. Иске Гәрдәле авылы. Без укыган мәктәп бинасы инде күптән юк. Яңа таш бина төзелеп, мәктәп Әҗмәкәй авылына күчте, соңрак аның базасында Яңа поселогы мәктәбе оешты. 
    Ә безнең Иске Гәрдәле мәктәбе урынында бүген шаулап агачлар үсә. Араларында безне хәтерләгәннәре дә бардыр әле. Уртада – Гәрдәленең Сабан туе мәйданы. Без классташлар белән нәкъ менә шушы урында очрашу оештырдык та инде.
    Тирә-якка 70-80 еллар җырлары агыла, яшьлегебез моңнары күңелләрне айкый. Комсорг Гөлсәрия үзенең җәмәгате Дмитрий белән табын корып йөри. Өстәл-урындыклар әзер, агач төбендә самавыр кайнап утыра. Яңа Сарайлы кызлары Роза белән Рәзинә, Иске Гәрдәледән Земфира күчтәнәчләрен өстәлгә тезәләр. Гөлфирә Минһаҗева (Гөлфирәләр бездә икәү, монысы Гөлсирә Ларина хәзер) агачларны төрле шарлар белән бизи. Әнә сукмактан икенче Гөлфирәбез – Сабирова килә. Ул арада Калмаш кызы Гөлнур килеп җитә. Бер-бер артлы үз машиналарында Галимҗан, Зөлфәт, Нәсим, Набил килеп туктыйлар. Китә күрешү, сөйләшү, яшь аралаш көлешү... Сагынычлы очрашу мизгелләре...
    – Туктагыз әле, кемнәр юк? Кемнәр юлда?
    – Таһир абый кайда соң? Таһир Бариевич?
    – Үзем алып киләм Бариевичны. Табармын. Адрес та, телефон да кирәк түгел. Аны белмәгән кеше юк, – ди Зөлфәт һәм Яңа поселогы юлына кузгала. 
    Мәктәп еллары фоторәсемнәрен карыйбыз, үзебезне танып, хатирәләрне яңартабыз. 
    – Өстәл әзер, самоварлар кайнады, бәлеш суынмасын! – дип гөрләшеп алабыз.
    Гөлфирә кат-кат Саниягә шалтырата. Ул килә алмый. 
    – Таһир абыйны көтик. Валера Казаннан кайтып килә. Чаллыда бөкедә утыра, көтәбез!
    Ниһаять, җыелып беттек. Таһир абый исемлек буенча «укучыларын» барлый. 14ебез килгән. Берничәбезнең җае булмаган, мәрхүмнәр дә бар инде. 
    Әби, бабайлар димәссең, тәмам балачакка кайтабыз. Күзләрдә очкыннар, аяклар аксамый, йөгереп кенә йөрибез. Фотога төшәбез. Аннары табын артына узабыз, Гөлсәрия кайнар ит бәлеше белән сыйлый. 
    Сүзебез мәрхүм укытучыларны, классташларны искә алудан башланды. Аннары укытучыбыз Таһир Бариевич сүз алды. Ул безнең вожатый да иде, бик күп кызыклы кичәләр уздырдык аның белән. Соңрак ул Яңа поселогы мәктәбе директоры булды, данлыклы җитәкче иде. Ләкин безнең өчен ул туганыбыздай якын кеше – «Таһир абый, «Бариеч» булып калды. 
    Һәр классташ үзенең тормыш юлы, эше. Гаиләсе турында сөйләде. 
    Гөлсәриянең хезмәт юлы мәктәптә пионервожатый буларак башланган, аннары КАМАЗда, тимер юлда эшләгән. Өч бала үстергән, бүген биш оныгы бар. Туган авылында гомер итә, йорт салган. Әле бүген дә сәхнәдән төшми, нәфис сүз остасы. Очрашу оештыруны да Гөлсәрия ире белән бергәләп башлап йөрде. 
    Гөлфирә (Гөлсирә Ларина) Чаллыда яши, төрле җаваплы хезмәтләр башкарган. Пенсия фондында эшләгән, әле һаман да сайлау кампанияләрендә алыштыргысыз белгеч. 
    Икенче Гөлфирәбез белән Земфира да Иске Гәрдәле кызлары. Гомер буе КАМАЗда, Чаллы төзелешләрендә эшләп, зур хөрмәт казанган ветераннар. Гөлфирә искиткеч матур итеп чигү чигә, кулыннан гөлләр тама. Земфира әле хәзер дә эшли. 
    Калмаш кызы Гүзәлия туган авылында гомер итә. Дүрт малаена кадерле әни, тугыз оныгына чибәр әби ул. Оста җырчы буларак та беләләр Гүзәлияне. Очрашуда да безгә матур җырын бүләк итте. 
    Гөлнур Зәй районы Аксар мәктәбендә физика-математика укыткан, газета хәбәрчесе дә. Ике китабы чыккан. Игезәк оныкчыклары да бар икән инде. 
    Роза белән Рәзинә – Яңа Сарайлы кызлары. Роза хезмәт юлын Чаллының кирпеч заводында башлаган. Бүген ике оныгының яраткан әбисе. Рәзинә Түбән Кама химия комбинатында инженер-технолог. 
    Набил, Нәсим, Галимҗан, Зөлфәт – Әҗмәкәй егетләре. Набил гомер буе туган җирендә тракторчы булып эшләгән. Классташларны иң нык сагынып, көтеп алучы ул. Нәсим – һәр сүздән кызык таба белә торган, бик җор телле классташыбыз. Шофер булып эшләгән. Хәзер авылда яңа йорт төзеп, маллар асрап яши. Зөлфәт тә армиядән соң руль артына утырган иде, һаман да шул эшен дәвам итә. Дүрт оныгы белән спорт ярышларыннан кайтып керми, көрәшчеләр үстерә. Галимҗан – исеме җисеменә туры килгән, «башлы» егет. Мәскәү энергетика институтын тәмамлап, гомере буе ТЭЦта хезмәт куя. Улы Айнур – Сабан туйлары батыры. Җәмәгате Җәүһәрия белән бишенче оныкларын сөяләр. 
    Валерий безнең өчен Валера гына булып калса да, дәрәҗәле урында эшләүче полковник. Хәзер дә төз, зифа гәүдәле. Туган авылы Иске Гәрдәлене бик сагынып яши. Бүген балалары, оныклары белән Казанда гомер итә. 
    Мин үзем 33 ел укытучы булып эшләдем. Борды, Калмаш, Чаллы балаларына белем бирдем. Ирем белән бер ул, бер кыз үстердек, ике оныгыбыз бар. 

    Рәхмәт сүзе яши күңелләрдә

    Бик җылы һәм рәхәт очрашу булды бу. Сөйләшеп сүзләр бетмәде, аралашып туя алмадык. Хисләр ташкыны үткән еллар мәшәкатьләрен юып алып китте. Арыганлыклар, сызланулар онытылды, күңелләр күтәрелде, дөнья йөге баскан иңнәр турайды. Бер-беребезнең язмышыннан гыйбрәт алдык. Тормышта ирешкән уңышларыбызда туган мәктәбебезнең роле никадәр зур икәненә тагын бер кат төшендек. Яратып укытканнар безне, төпле белем биргәннәр, тормыш дәрьясында кайнарга өйрәткәннәр. 
    Олы рәхмәт сиңа, туган мәктәбебез. Инде тормыш тәҗрибәсе туплап, акыл җыеп, язмыш сынауларын үтеп, зирәк әби-бабайларга әйләнгән укучыларыңнан зур рәхмәт.

    Рәисә ФӘРХЕТДИНОВА (КӘШИПОВА). 
    Иске Гәрдәле – Яр Чаллы. 

    Фотолар автордан алынды. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (2)
    Осталось символов:
    • 28 август 2019 - 16:45
      Без имени
      Минем самими үсмерчагымның кадерле ядькәрләрен саклаучы классташларыма очрашуга килеп, күңелле мизгелләр бүләк иткәннәре өчен зур рәхмәт. Саулыкта эле якты дөньяда яшәү насыйп булсын барыбызга да. Очрашу-аралашу бик рәхәт булды,
    • 5 август 2019 - 08:42
      Без имени
      Бу язманы дулкынланып укыдым.Анда танышларым,якыннарым булу мине бик сөендерде.Аларның йөзләрен күрү еракка яшьлек елларына кайтарды...Бәхетле булыгыз,озак яшәгез!