Син – минем табышым
Мин аны иң беренче мәртәбә иптәш кызымны озата кайткач күрдем һәм бер күрүдә гашыйк булдым. Әлбәттә, бу турыда иптәш кызыма ләм-мим, бер сүз дә әйтмәдем. Безне дус кызым белән солдат озату кичәсенә чакырдылар. Тәнәфестә ишегалдына чыктык. Музыка куйдылар, иптәш кызымның егете мине парлы биюгә дәште. Ул вакытта иптәш кызым кая...
Мин аны иң беренче мәртәбә иптәш кызымны озата кайткач күрдем һәм бер күрүдә гашыйк булдым. Әлбәттә, бу турыда иптәш кызыма ләм-мим, бер сүз дә әйтмәдем. Безне дус кызым белән солдат озату кичәсенә чакырдылар. Тәнәфестә ишегалдына чыктык. Музыка куйдылар, иптәш кызымның егете мине парлы биюгә дәште. Ул вакытта иптәш кызым кая булгандыр, мин аның карашын егетенең куенында чагында гына шәйләп алдым. Ул миңа «үтерәм» дип, бик тә ачулы итеп карый иде. Әмма мин шул минутта татлы хискә бирелеп, аның турында бөтенләй оныттым, музыка тәмамлануга аңыма килдем, ни дип әйтермен инде дус кызыма, дип курка ук башладым. Без кабат кереп утырдык, әмма дус кызым белән аралар, сүзләр коры иде инде... Кичә тәмамланып, киенеп чыгып барганда, мин иптәш кызымның юклыгын абайладым. Берүзем караңгы тыкрыктан төшеп барам, куркыныч... Шулчак артымнан кемдер килгән кебек тоелды, борылып карасам, ул мин көткән, мин яраткан егет иде! Күктә ялт итеп йолдызлар балкыды, кара болытлар таралды, бу минутта дөньяда ул һәм мин генә кебек идек! Һәм бу минем иң бәхетле көнем булып исемдә калды. Ул 1981 елның 17 апрель көне иде. Бу яз миңа чын сөю бүләк итте! Сез бу урында, ә иптәш кызың белән аралар ни эшләде, диярсез. Бер айлап сөйләшмичә йөргәч, ул икенче егет табып, без дүртәү дус булып, бер капка төбендә йолдызлар санап утыра торган идек. Ул соңыннан безнең туйда минем яктан шаһит булды.
Мин җирдә түгел, күкләрдә очтым! Без бергә язгы таңнарның сызылып атканын каршы ала идек. Аның матур буй-сынын, сөйкемле йөзләрен таңда гына аерылсак та, иртән күзләремне ачуга сагынып уяна торган идем. Ул егет миннән өч яшькә яшьрәк. Аңа - 17, миңа 20 яшь. Тик безне бу аерма бер генә дә борчымады, чөнки безгә бергә чиксез рәхәт иде. Минем бу егет белән йөрүемә әнием дә (ул вакытта әтием мәрхүм иде инде), туганнарым да сәерсенеп карады, әйттеләр дә кебек, акыллы киңәшләр дә бирделәр сыман, әмма аларның бер сүзе дә колагыма кермәде. Мин сөюем хакына аны саклаучы фәрештәгә әйләндем, миңа аннан башка дөнья буп-буш калыр кебек иде. Аның белән бик тә, бик тә бәхетле идем. Шул мәхәббәттән исерүемнән әле һаман да айнымаган.... Бер елдан артык йөргәч, без ике якта да гөрләтеп туй ясап кавыштык! Кавышуыбыз алтын көздә - 4 сентябрьдә булды, мәш килеп бөтен халык бакчада бәрәңге алып ятканда мин ап-ак туй күлмәкләре киеп, кочак тулы гладиолуслар тотып, биек гәүдәле сөйгәнем янында басып тордым. Бу минутларда миннән дә бәхетле кеше бар идеме икән?.. Иң кызыгы: безне ике машина озатып йөри, андый машиналар авылда шул икәү генә булгандыр да инде ул, ак төстәге... Аның икесендә дә минем артымнан йөреп, җавапсыз мәхәббәттә янып, миңа үпкәләгән егетләр. Ә мин, әйтерсең лә, аларны бөтенләй күрмим, хәзер генә уйлыйм, мәхәббәтнең күзе сукыр була диләр, хак инде...
Безнең туебызда дуслар, туганнар, кыз озатырга килгән, килен төшерергә килгән күрше-күләннәр үземә үк: «Әй, нинди шәп егетләрне ташлап, акыл җыймаган яшь егеткә чыгасың бит, ә?» - дип әйтергә дә баздылар, кайсысы жәлләде, кайсысы аптырашлы караш ташлады. Мин берсенә дә үпкәләмәдем, әйтерсең лә, алар миңа комплимент әйтә, елмайдым гына. Ул гомерләрдән инде 36 ел вакыт узды. Без тормыш иптәшем белән әле һаман да бергә, Аллага шөкер! Бүгенгесе көндә минем бәхетемә сокланмаган кеше юктыр, мөгаен. Яшь, акылсыз егетем менә дигән шәп ир булып чыкты! Мин әле дә аны ни өчен шулай нык яратканымны аңлап бетерә алмыйм... Башкаларга бер дә охшамаган шул ул. Ул бик тә горур, башын югалтып миңа беркайчан да ялвармады, ялынмады. Ә мин тиле, аның саен аны үземә әсир итәм, яраттырам дип тырыштым. Өйләнешкәндә алтын таулар вәгъдә итмәсә дә, бүген мин ул салган «алтын сарайда» яшим. Аллага шөкер, бүгенгесе көндә без бик тә бәхетле. Уртак ике сөю җимешебез үсеп җитте, үз гаиләләрен төзеде, үз балаларыбыз кебек якын күргән киленебез, киявебез бар, дүрт оныгыбыз үсеп килә. Ирем балалар кечкенә чакта ук читтән торып техникум тәмамлады. Бүгенгесе көндә шул һөнәре буенча хезмәт итә. Минем кадерлемнең бер генә көн дә иртән үпмичә эшкә чыгып киткәне юк. Ул миңа: «Матурым, бу дөньяда яшәвем белән мин тик сиңа гына бурычлы, син генә мине фәрештә кебек саклап, вакытында ялгышлардан аралый бардың, - ди. - Син ничекләр итеп түздең соң? Мин көне-төне комбайнда басуда эштә, ә сиңа - ике бала, мал-туар, әле бит хөкүмәт эшендә дә эшли идең».
Әйе, сыер савучылар эшкә барганда әле минем утым сүнмәгән була иде шул. Мин ул вакытта керләр юып, чайкап, су түгеп, иртән генә черем итеп ала торган идем. Комбайнчы эштән кайтмыйча, ятулар тагын юк, ул кайтуга су җылытасы, ашатасы, эчертәсе, каршында елмаеп та утырасы бар әле!
Әгәр тормыш юлын кабат башлап булса, мин тагын шул ук сукмакларны үтәр идем дим. Тик инде тормыштагы кайбер ялгышларны кабатламас идем, дип тә уйлыйм, әмма сөйгән ярымны башкага алмаштырмас идем!
«Исерек бер айный ул, ир-ат өстеңнән йөрмәсен икән» дигән сүзне ишеткәнем бар. Әйе, безнең күктә дә кояш балкый! Һәрвакыт миңа, балаларыңа тугры булганың өчен мин сиңа мең рәхмәтле. Син минем өчен бу дөньяда бердәнбер, иң кадерле, зур терәк. Олы сөю беркайчан да үлми, безнең сөюләрне балаларыбыз, оныкларыбыз дәвам итәр! Мин үземнең олы бурычымны үтәдем дип уйлыйм, балаларым әтиле булып үстеләр, хәзер дә әти дип киңәшкә җыелалар, әтиләре алар килүгә атна саен мунчасын ягып каршы ала, кулыннан килгәнчә ярдәм итә, әтиле йортка җитәме соң? Шушы олы бәхет түгелмени, дусларым, дөньяда?! Иртән күзләремне ачуга тормышыбызга шөкер итәм, сабыр булмасам бу көннәрне күрер идемме соң мин, юктыр, безнең әниләр дә сабыр төбе - сары алтын дия торганнар иде бит, алар бездән дә сабыррак иделәр. Сабырлык бик тә кыйммәтле яшәү сыйфаты шул, ул сатылмый да, аны бүләк итеп тә, урлап алып та, яшереп куеп та, үпкәләтеп тә, елатып та булмый. Шуңа да сабырлык дип атала бит ул. Менә шушы сыйфат булса, барлык парлар да матур, тигез яшәрләр, дип уйлыйм.
Менә, дуслар, мәхәббәт тарихыннан башлаган идек, сабырлыкка, акылга барып төртелдек. Мин шуны белдем, яраткан кешеңнең бер генә җитмәс ягы да күренми икән ул. Бүгенге көндә мин шагыйрә, ул - минем илһам чыганагым! Ул мине шагыйрә итте! Иң беренче шигыремне мин аңа багышладым. Бүгенгедәй хәтеремдә: ул Чистайга читтән торып укырга киткән иде, 40 көн ансыз тору миңа үлем белән бер тоелды. Һәм мин төн уртасында торып, аны сагынуымны ак кәгазь битләренә күчердем. Моңа кадәр туган көннәрендә башка кешеләрнең шигырьләрен үзем яздым, дип бүләк иткән мутлыкларым да булды... Аңа атап язылган җырым хәзер радио, телевидениедә яңгырый. Әлфинә Әзһәмова башкаруындагы «Саташкан язларым» дигән җыр ишетсәгез, ул минем сөеклемә багышлап язылган җыр булыр. Бу - безне кавыштырган язларга, саф сөюгә, матур, нурлы киләчәккә, дөньяда ярату барлыкка мәдхия!
Рәзинә Сәетгәрәева.
Фото гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев