Шәфкать иясе Фәнзия
Безнең хатын-кызларыбыз барысын да булдыра! Авыл хуҗалыгында да алсыз-ялсыз хезмәт куя, төзелештә дә, җитештерү тармагында да үз-үзен аямыйча эшли, балаларга белем бирә, дәвалый... Хатын-кыз җитәкчеләребез белән дә горурланабыз. Кыскасы, кайсы тармакны алсаң да, тел-теш тидермәслек итеп хезмәт куялар безнең гүзәл затларыбыз. Кайчагында ирләр күтәрә алмаслык йөкне үз өсләренә алалар. Шуның өстенә, матур итеп гаиләсен алып баралар, балалар үстерәләр... Ә менә Калмия авылында яшәүче Фәнзия Зәйнуллина социаль хезмәткәр булып эшли. Ягъни булышуга мохтаҗ булган өлкәннәргә ярдәм итә.
Аның карамагында бүген сигез кеше. «Малтабар авылында яшәүче бик олы яшьтәге бер әбине карады. Урын өстендә ятучы әбекәйне мунча кертеп, урын-җирен чиста тотып тәрбияләвенә, вафат булгач җиренә җиткереп соңгы юлга озатуына халык бик рәхмәтле. Миһербанлы булганга күрә, Фәнзияне яраталар. Мин катлаулы операцияләр кичердем. Атна саен балалар кайтып йөрсә дә, сәламәтлегем чамалы булгач, Фәнзия ярдәмен бик теләп кабул итәм. Менә тугызынчы ел инде Фәнзия яхшы итеп карый», – дип аңа рәхмәт хисләрен белдерә Гөлнур ханым Фатыйхова.
«Рәйсә апаның көндез кан басымы югары иде. Тагын бер кат хәлен белим әле. Ятып торадыр. Җылы урыныннан кузгатып салкынга чыгару яхшы түгел», – дип, Фәнзия кар көрте өстеннән сикереп кенә Рәйсә апаның ишегалдына төшә. Социаль хезмәткәр итеп түгел, үз кызларыдай якын күреп, сөенеп каршы алалар аны өлкәннәр. Фәнзия өлкәннәрне зарыктырып көттереп тормый – көненә ике дә, кирәк икән, өч тә урый. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш ветераннарына көн саен хезмәт күрсәтә. Гәрчә, хезмәт килешүе буенча, атнасына өч тапкыр үзе карамагындагы өлкәннәрнең хәл-әхвәлләрен белергә; дару, көндәлек кирәк-ярак, ризык алып кайтырга; газга һәм электрга түләргә тиеш булса да, йорт эчендәге һәм ихатадагы эшләрне дә бик теләп башкара. «Изгелекләрең үзеңә, гаиләңә меңе белән әйләнеп кайтсын. Көндез фельдшерны чакыртуың яхшы булды әле. Укол ясагач бераз баш-күз алдым. Шулай да йөрәк кага – төнне ялгызым гына чыгарга куркам», – дип иксез-чиксез рәхмәтләрен укып каршы ала аны Рәйсә Фәрвәева. «Һава торышы, җирнең магнит кыры үзгәрүгә өлкәннәрнең организмы бик сизгер – күбесенең кан басымы уйный. Аеруча кичке якта үзләрен начар хис итәләр. Шуңа күрә үземнең карамакта булган өлкәннәрнең берничә тапкыр хәлен белергә тырашам», – ди Фәнзия.
Менә бу юлы да Рәйсә апаның хәл-әхвәлен сөйләгәч, Илнар хатынына Рәйсә апа янында куна калырга рөхсәтен бирә. «Тиешле эшеңне башкар да, калганы синең эшең түгел», – дип әйтсә дә бер сүз әйтә алмыйсың. Бәхеткә, Илнар Зәйнуллин тормыш иптәше башкара торган эшнең бөтен нечкәлеген белә. Белү генәме? Хатынының эшен җиңеләйтү өчен һәрвакыт кулыннан килгәнчә булыша. Югыйсә, ул да бит эш кешесе – Яр Чаллыга йөреп эшли. Унбиш ел элек Иске Байлардан Калмиягә – төп йортка килен булып төшкән Фәнзияне каенанасы Гаишә ханым үзенең ике кызы белән бердәй тиң күреп ярата. «Фәнзиябез игелекле, кешегә илгәзәк-ле. Калмия халкын үз итте, авылдашларыбыз да бик ярата үзен», – ди ул килене белән горурланып.
«Быел кар мулдан, бәрәкәтен бирсен. «Кар көрисе була» дигән уй башыбызга килми. Үзвакытында яуган кар, яңгыр – ризык бит ул, бөтен җирне сугара. Икенчедән, Фәнзия гаиләсе белән килеп капка, ишегалларын көрәп ялт иттереп куялар. Яшь булса да, олыларга хас зирәклек бар аңарда, юата да белә, яхшы киңәшен дә бирә. Үзе дә, ире дә: «Бу эш безгә кагылмый. Без монысын башкарырга тиеш түгел дип эшләрен бизмәнгә салмыйлар – Фәнзия хезмәт күрсәткән сигез өлкән кешенең күп кенә эшләрен башкаралар. Кызлары Алия белән Язилә әниләре хезмәт күрсәткән өлкәннәрнең бакчасында җир эшен башкаруда (бәрәңге утырту-алуда) ярдәм итәләр», – дип сөйли Гөлнур Фатыйхова.
Фәнзия белән Илнар Зәйнуллиннарның олы кызларына – ундүрт, кечесенә унбер яшь. «Оясында ни күрсә – очканында шул булыр» ди халык. Ә ояда балалар олыларга хөрмәт белән карау, итагатьлелекнең ни икәнен эш-гамәлдә күреп, аңнарына сеңдереп үсәләр. Тәрбиянең иң үтемлесе – үз үрнәгең белән тәрбияләү. Фәнзия ханым үз кызларына гына түгел, авылда яшәүче башка балаларга да матур үрнәк күрсәтә. Милләтнең киләчәге хатын-кыз кулында. Шуңа да иң элек без – әниләр, дәү әниләр, әбиләр тәрбияле, шәфкатьле һәм дә гыйлемле булырга бурычлыбыз. Юкка гына: «Тәрбиядән яраладыр тәрбия» дип әйтмәгән халык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев