Салмадым башымны салларга
Моннан нәкъ егерме ел элек төргәге белән төрле төстәге чигү җепләре алып кайта ул. Бусы, якуттай янып торганы, мәк чәчәгенә әйләнер, монысыннан, шәмәхә төслесеннән, миләүшәләр «үсеп чыгар». Халисә ханым үзе үстергән каз-үрдәк мамыгыннан ясалган ап-ак мендәрләрен күпертеп кабарта да, күңеленнән генә кайда нинди чәчәк чигәчәген барлый. Кичләрен, йорт мәшәкатьләреннән бераз арынганнан соң, ап-ак тукымада берсеннән-берсе матур чәчәкләр, Ык буенда, әрәмәдә үскән бөрлегән-карлыганнар, кура җиләкләре пәйда була.
«Сигез класс тәмамлагач та фермага сыер саварга бардым. Кырык дүрт ел терлекчелектә эшләдем. Авыру кызымны карарга кирәк булгач, пенсиягә бер ел алдан чыктым. Инзиләмә Казанда башына өч операция кичерергә туры килде. Яман шешне җиңәрбез дип өметләнгән идек. Кызыма өченче тапкыр операция ясалу май бәйрәмнәренә туры килде. Ял көннәре күп булу сәбәпле, кызымның башына катлаулы операция ясаган хирург эштә булмады. Үз сменасында эштә булган медицина хезмәткәрләренең яңа гына операция ясалган балама тиешенчә игътибарлары җитмәде – кызым вафат булды. Еллар буе Казан юлында, дәваханәләрдә йөреп үземнең дә сәламәтлегем какшады. Ул елларда Чаллы-Казан юлында һәлакәтләр дә еш булып тора иде бит. Унөч яшьлек гөл кебек кызымны җир куенына салгач үземә урын таба алмадым, җаным үкседе. Бөтен барлыгым белән үзенә бөтереп алырлык берәр шөгыль табарга кирәк иде. Бәгърем телгәләнгән чагында бер юаныч булсын дип тотындым чигүгә», – ди Халисә ханым.
Кышкы салкыннарда, яшеллек дөньясын сагынган чагында, Халисә ханым чиккән картиналарга карыйсың да, җиләкле алан, урман-кырлар, пар аккошлы күлләр күз алдыңа килә – күңел күтәрелеп китә. Төрле зурлыктагы мендәр тышлары, урын-җир әйберләре, кулъяулыклар – һәммәсе гөлбакчаны хәтерләтә.
Халисә апа: «Балаларга, оныкларга җылы оек-бияләй бәйләп сөендерү – дәү әни, әби булу билгесе бит инде. Дәваханәдә ятканда менә шундый пинеткалар, хатын-кызларга өйдә кияр өчен башмаклар бәйләргә өйрәндем», – дип тартма-тартма аллы-гөлле бәйләмнәрен күрсәтә. Гомер буе Боерган мәктәбендә укытучы һәм завуч булып эшләгән Бибинур Хәмәтова: «Урта мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына укырга кергәнче, дус кызым белән бергәләп ике ел фермада сыер саудык. Халисә апалар безне – яшьләрне, эшкә дә, тормыш авырлыкларына чыдам булырга да өйрәттеләр. Ул заманда фермада бары тик чыдам-түзем булганнар гына эшли ала иде. Ык елгасын паром белән кичеп аргы яктагы болынга җәйләүгә чыгып эшләүләр бер яктан романтика булса, икенче яктан чыдамлылыкка имтихан тоту да булды. Язгы-көзге баткакларда сыер утарлары сазга әйләнә иде. Ныклап торып кар ятканчы резин итек киеп эшләдек. Кышларын исә киез итеккә сай галош кидерелгән чүчинкә кия идек. Шундый авыр шартларда эшләүгә карамастан, савымчы апалар җыр сузып җибәрәләр иде. Алар менә шундыйлар иде. Ә бит, уйлап карасаң, тормыш алсу алма түгел. Кемнең күңелендә нинди утлар янганын без ул вакытта абайламаганбыз. Биш бала тәрбияләп үстерү, ирнең җаена тору, хуҗалыкта бихисап мал-туар асрау, йорт-җирне тәртиптә тоту, авыр хезмәт – барысына да өлгергән дә, түзгән дә шул бер кеше – ана, ир хатыны, каенанасына килен, колхозда сыер савучы Халисә апа. Аның бәлешләре, камыр ашлары да телеңне йотарлык», – дип авылдашы белән горурлана Боерган мөгаллимәсе.
Һәр атна саен ял җитүгә иң кадерле кешеләрен – балаларын тәмле сыйлар – камыр ризыклары, бигрәк тә, шулпалы ит бәлешләре белән каршы ала Халисә апа. Кызлары бакчасында үстергән кыяр-помидор, кәбестәдән кышкылыкка тәмле салатлар ясап куюны үз өсләренә алганнар. Боерганда яхшы йорт җиткереп, үз хуҗалыгында мал-туар асрап яшәүче улы белән килененең тату гаилә булып яшәүләренә, барлык оныкларының да игелекле булуларына сөенеп яшиләр Халисә белән Мирзаһит Муллануровлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев