Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Сабырлыклар – сары алтын

Иске Дөреш авылында илле ел бергә тату гомер итүче Әлфия Фәйзери кызы белән Алмас Җиһангир улы Галиевләр шушы көннәрдә алтын туйларын үткәрделәр. Аларны гаилә бәйрәме белән котларга район ЗАГС бүлегеннән һәм авыл җирлегеннән дә килгәннәр иде. 

Ярты гасыр элек Сарман районы Югары Әхмәт авылында Әлфия белән Алмаска Рәхим бабай яшерен генә никах укый (ачыктан-ачык никах укырга ярамый торган замана бу). Иске Дөрешкә килен булып төшкән чакларын искә алып, Әлфия: «Каенанам һәм аның әнисе белән әтисе мине бик җылы кабул иттеләр. Бүгенгедәй күз алдымда тора, алмадай матур каенанам туй табынына аш-су ташый, ә Алмасның әтисе, миңа каената булырга тиешле кеше, икенче хатыны белән түр башында сыйлана. Менә шул вакытта да, әнкәй якты чырай, көләч йөз белән кунакларны сыйлый белде. Бу – минем өчен беренче тормыш сабагы булды. Күркәм сабырлык белән яшәргә кирәклегенә төшендем», – ди.
Әтиле килеш ятим булып үскән Алмасның күңеленә кешеләргә карата ышаныч, гафу итә белү сыйфатларын сала белгән аның әнисе. Хезмәт хакы алган көннәрдә Җиһангир абый, култык астына кәнфит-прәннек кыстырып, урам буйлап үтеп китә, ә Алмас – бәләкәй малай – каршы якта капка төбендә әтисенә карап кала. Җан тартмаса да, кан тарта шул: бу кимсенүләр бала күңеленә сеңеп калса да, ачуташ булып сакланмый, Алмас әтисен туена чакыра. Аннан соң инде алар аралашып яши башлыйлар.
Алмас абыйның әнисе Гайшә ханымда киң күңеллелек, гафу итә белү кебек асыл сыйфатлар булган. Һәм, иң мөһиме, шул садә сыйфатларны улына да сала белгән. Килене Әлфия ханым да каенанасында булган яхшы якларны «йотып» кына барган. Җиһангир абый икенче хатыны белән Алмаслар гаиләсенә еш килгән. «Бәйрәмгә дә, бәрәңге утыртырга һәм алырга да икесе бергә киләләр иде», – ди Әлфия апа.
Зирәк кеше тормышта була торган күңелле һәм күңелсез хәл-вакыйгалардан дәрес алып, дөрес нәтиҗәләр ясарга тырыша. Тормышның ачы тәҗрибәсен бала вакыттан татыган Алмас Җиһангир улы үз гаиләсен ныклы итеп төзүне максат итеп куя. Аның изге нияте тормышка аша. «Хатыным белән гөрләшеп яшәү турында хыяллана идем. Тормыш иптәшемнән уңдым. Бу – олы бәхет. Бала вакыттан ук машина йөртүче булырга теләдем. Ул хыялым да тормышка ашты – илле биш ел буе техникада эшләдем. Сигез классны тәмамлагач, Локман абый янына комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә урнаштым. Ул вакытта СК-3 комбайннары белән урдык игенне. Штурвал тотарга өйрәтүче остазыма рәхмәтлемен. Аннан соң шоферлыкка укыдым. Машина йөртүчеләргә таләпләр зурдан булды. Ике ел эш стажы булмаганнарны пассажирлар ташырга, җитәкчеләр йөртергә дә алмыйлар иде. 1964 елдан руль артына утырдым. Хуҗалык рәисен йөрттем. Ул эшнең алы-ялы, сәгате юк. Хуҗалык рәисе белән уртак тел табып, бик матур эшләдек. 1974 елны Саранскидан үзем яңа самосвал алып кайтып, шунда эшләдем. Бензин да, сөт тә ташыдым, җәйләрен «Колос» комбайнында иген басуларын гиздем. Рәхәтләнеп, күңел биреп эшләдем. Сәламәт кешегә эш бәхет бит ул», – ди Алмас абый.
Әлфия апа да холкы белән дә, эш яратуы белән иренә охшаган. Югары Әхмәт авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмәдә бухгалтерлар курсында укып хисапчы һөнәрен үзләштергән кыз. Иске Дөрешкә килен булып төшкәч кәнсәләрдә чут тартып кына утырмый ул. «Өчәр гектар чөгендер, суган җире эшкәрттек. Балалар үсеп кул арасына керә башлагач, өчесе дә басудан кайтып кермәделәр. Ике кызыбыз белән улыбызның каникуллары басу-кырларда эшләп, бик тиз генә узып китә торган иде», – дип искә ала Әлфия апа ул чакларны. «Бала эшләп үссә ипекәйнең тәмен, намус белән табылган акчаның кадерен белә ул», – диләр Галиевлар беравыздан.
Тормышта үз юлларын тапкан игелекле балаларының кадер-хөрмәтен тоеп яшәүче ил агасы белән ак әби – авыл горурлыгы. Милләт горурлыгы.
Иске Дөреш авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәүзия Габсаматова ярты гасыр бергә бәхетле гомер итүче парны котлап бүләк тапшырды һәм аларга карата күңелендә йөрткән җылы сүзләрне җиткерде. «Гомер буе кешелекле, кунакчыл алар. Әлфия апа дин гыйлеме алды. Аллаһка шөкер, намаз кылып, Коръән укып өйләрен нурландыра. Алмас абый ап-ак «Москвич»та мине килен итеп Иске Дөрешкә алып кайтты. Бүгенгедәй күз алдымда ул матур чаклар. Алар бик ихлас кешеләр. Шуның белән үзләренә тарталар да инде», – ди. 
Галиевларны алтын туйлары белән котларга килгән ЗАГС бүлеге белгече Энҗе Хафизова район хакимияте башлыгының «Рәхмәт хаты»н тапшырды. «Тәмле аш-судан сыгылып торган табында балаларыгыз белән чөкердәшеп чәй эчәрсез», – дип затлы чәй сервизы бүләк итте. Бу гаиләдә күңел байлыгы, рухи байлык бар нәрсәдән өстен куелганы һәр эш-гамәлдә һәм сүзләрдә чагыла. Алмас абый: «Рәхәт итеп эшләдем, сөйгән ярым белән тормыштан тәм табып яшәдем», – ди. Әлфия апа иренең сүзләрен куәтләп: «Сабыр төбе – сары алтын. Аллаһ икебезгә дә шундый матур сыйфатны биргән. Тормышыбыз түгәрәк булганга иксез-чиксез шөкер итәм», – ди. 
Ир-атлар башкара торган эшләрне бабасыннан өйрәнеп үскән Алмас абый. «Хәкимулла бабам бик мәрхәмәтле булды. Әнием дә, әбием Нуриәсма да гайбәт сөйләмәделәр, кеше хәтерен калдырмаска тырышып яшәделәр. Кергән кешене, кем булуына карамастан, хәзинәдә булганы белән кунак итә беләләр иде. Бала бит ул өлкәннәрдән күргәнне кабатлый. Менә шуңа да карчыгым белән балаларга, оныкларга яхшы сыйфатларны гына сеңдерергә тырышабыз», – дип Алмас абый гади генә, әмма үтемле итеп тормыш дәресләре бирә. 
Бу гаиләдә матур гомер итү өчен барысы да бар. Иң мөһиме – ярты гасыр кичкән мәхәббәт, үзара хөрмәт, бер-берсенә ышаныч һәм татулык. Ярты гасырдан артык бер сулыш белән яшәгән Әлфия белән Алмас Галиевлар үргән оя нык. Шушы ояга һәр ял саен балалар, оныклар һәм оныкчыклар җыела – бәхет нурында коенырга.

Фото район ЗАГС бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев