Һәр туар таң – олы бәхет
Районда күркәм гаиләләр күп. Аларны күреп күңел сөенә. Бу көннәрдә без 45 ел пар канатлар булып, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашып гомер кичерүче шундый бер гаилә белән таныштык. Алар – Яңа поселогында яшәүче Люция һәм Таһир Солтановлар.
Башкортстаннан – Яңа поселогына
Әйтерсең, язмыш үзе шулай хәл иткән, Люция белән Таһирны бергә булсыннар дип туганда ук юрап куйган – өйләнешкәнче үк аларның фамилияләрен дә бертөрле иткән. Шуңадыр, килен булып төшкән көннән үк Люция Солтановлар гаиләсе өчен үз кызларына әйләнгән.
Солтановлар яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерәләр. Дөньялары җитеш, тормышлары түгәрәк. Мондый муллыкка ирешкәнче бормалы юлларны шактый кичәргә туры килгән аларга. 38 ел элек, батырчылык итеп, туган нигезләрен калдырып, бәхет эзләп чит якларга чыгып киткәннәр. Кыю да, тәвәккәл дә булганнар. Гомумән, максатка ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Люция ханым белән Таһир әфәндедә бу сыйфатларның барысы да бар.
– Бирегә килгәнебезгә бер мизгелгә дә үкен-мәдек. Килеп кенә урнашкан, беркемне дә белмәгән вакытта беренче булып торак-коммуналь хуҗалык оешмасы башлыгы Сирень Нурисламов ярдәм кулын сузды. Аңа олы рәхмәт, – диләр Солтановлар.
Солтановлар Яңа поселогына Башкортостаннан күченгәннәр. Алар Бишбүләк районы Азнай авылында туып-үскәннәр.
– Бер-беребезне балачактан үк белә идек, Дим буенда бергә уйнап үстек, бер мәктәптә укыдык. Таһир минем апам артыннан да йөреп карады, ләкин апам аңа игътибар итмәде. «Син карамасаң, үзем йөрим аның белән!» – дип әйттем апама, – дип искә ала Люция ханым.
Таһир армиядән кайткач, бер ел дуслашып йөриләр. Шуннан соң өйләнешергә карар итәләр. Яшь гаилә җиде ел Таһирның әти-әнисе йортында яши. Каенанасы белән каенатасы Люцияне бик җылы кабул итәләр. Йортта Таһирның энеләре һәм сеңелләре дә яши. Шунда Солтановларның өч кызлары туа.
Люция белән Таһир колхозга эшкә урнашалар. Таһир – тракторчы, Люция ханым – пешекче. Кызлар үсә төшкәч, Солтановлар авылдан китү турында уйлый башлыйлар. Балаларга укырга да мөмкинлекләр күбрәк булыр дип, Чаллы шәһәренә күчәргә ниятлиләр.
– Башта Чаллыга кунакка килдек, минем сеңелем янына. Ул вакытта кече кызыбызга алты ай иде, – дип сүзгә Таһир абый да кушыла.
Җәй ае була. Солтановлар шәһәрнең матурлыгына сокланып туя алмыйлар, бу аларның күченергә дигән уйларын көчәйтә генә. КАМАЗ заводы төзелә башлаган еллар була бу. Яшьләр шәһәрдә эшкә урнашу, фатир алу нияте белән яналар. Ләкин барысы да алар теләгәнчә генә барып чыкмый шул. Солтановларга шәһәрдә эшкә урнашу һәм фатир алу мөмкинлеге булмый. Алар шәһәр тирәсендә урнашкан авылларда йөреп карыйлар. Шулай итеп, Яңа поселогына килеп урнашалар.
«Гигант» совхозында
Таһир «Гигант» совхозына тракторчы булып, ә Люция штукатур-маляр булып эшкә урнаша. Сайлаган юлларына тугры калып, гомер буе совхозда намуслы хезмәт куялар алар.
Эшләгән кешене күрә беләләр «Гигант»та. Башта Солтановлар бер бүлмәле фатирда яшиләр, аннан соң ике бүлмәлегә күчәләр. Соңрак совхоз үз эшчеләренә йортлар төзеп бирә башлый. Шундый йортларның берсендә инде 33 ел яши бу гаилә. Таһир Солтанов – алдынгы механизатор, уңган комбайнчы, күпләгән бүләкләр иясе.
– Тырыш хезмәте өчен әтигә совхозда беренче-ләрдән булып төсле телевизор бүләк иттеләр. Ул вакытта андый телевизорлар сирәк кешедә генә иде. Өр-яңа мотоциклга да лаек булды әтиебез. Эш кешесен хөрмәтли беләләр безнең совхозда. Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары бик күп. Әти-әни һәрвакыт безнең өчен тырыштылар. Балачагыбыз, үсмер вакытларыбыз бик матур үтте, бер балада да булмаган зур-зур курчакларга кадәр бар иде бездә. Туган көннәргә тартмасы белән туңдырмасын, башка күчтәнәчләрен алып кайтырлар иде. Бик авыр дефицит чорлар иде бит ул. Без әти-әнигә барысы өчен дә бик рәхмәтле, – диләр Солтановларның кызлары.
Балалар
Кызлар өчесе дә укып, югары белем алып, җаваплы вазифаларда эшлиләр. Бүген һәркайсы үз тормышлары белән шушы поселокта яши. Әби-бабайның сөенече булып дүрт онык үсеп килә. Солтановлар өеннән беркайчан да кеше өзелми. Кунакчыл, тәмле телле, ярдәмчел кешеләр Люция апа белән Таһир абый. Хәзер инде алар икесе дә лаеклы ялда. Ләкин бер дә тик тормыйлар. Гомерләре буе терлек тотканнар. Әле дә ике үгезләре бар, кош-кортлары күп. Бакчаларында ниләр генә үстермиләр.
– Аяклар йөргәндә, куллар эшләгәндә, сәламәтлек булганда тырышабыз инде. Бакчабызда да яшелчә һәм җиләк-җимешнең ниндие генә юк, карбыз да, кавын да, виноград та. Икенче елга абрикос үстереп карау ниятебез дә бар, – дип сөйли Люция апа.
Люция ханымның иң яраткан шөгыле исә – чәчәкләр үстерү. Тәрәз төбендә нинди генә гөлләр юк, алар бар да шау чәчәктә. Җәй көне бакча чәчәкләргә күмелә.
Ә Таһир абый тәҗ-рибәле балыкчы икән. Аның үз көймәсе һәм снегоходы бар. Ул аларда оныклары белән йөрергә ярата. Оныклары да нәнәй-картатайларын бик яраталар, хөрмәт итәләр.
45 ел бергә яшәүнең сере нидә дип сораганда, бердәмлектә, бер-береңне аңлауда, хөрмәт итүдә, бер-береңә юл куеп яшәүдә һәм, иң мөһиме, сабырлыкта, диләр Солтановлар. Булганына шөкер итеп, һәр туар көнгә шатланып, кояш чыкканны күрүләрен дә бәхеткә санап яши алар бүген.
Юбилейлар ае
Октябрь ае Солтановлар өчен икеләтә бәйрәм: бергә яшәүләренә 45 ел булса, Люция апага 65 яшь. Без барган көнне аны котларга дуслары, күршеләре кергән иде. Алар да юбилярларга үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.
Фәрия Бикеева, 68 яшь:
– Без Люция белән яшь вакыттан үк бергә булдык, дус яшәдек, бик рәхәт итеп яшьлегебезне үткәрдек. Без икебез дә Башкортстаннан. Язмышлар шулай очраштыра икән, хәзер без аның белән күршеләр, гел очрашып торабыз. Мин аңа исәнлек, саулык, ныклы сәламәтлек телим, балаларының, оныкларының игелеген күреп яшәсен. Алар Таһир белән бик матур, тату, ярдәмчел, игелекле гаилә.
Мәгъфирә Зарипова, 68 яшь:
– Мин 38 ел инде Люциянең ут күршесе. Бу өйгә күчкәннән бирле без гел бергә, туганнар кебек. Һәр иртә ишекләрне ачып чыгабыз да хәл-әхвәлләрне сорашабыз. Ул бик тырыш хатын-кыз, ярдәмчел. Аның чәе кайнаса – ул чакыра, минем чәем кайнаса – мин чакырам, Чын күнелемнән аны юбилее белән тәбрик итәм, исәнлек-саулык телим, балаларының, оныкларының игелеген күреп, аларның шатлыкларына гына сөенеп яшәсен дим.
Гөлчәчәк Ибраһимова, 72 яшь:
– Люцияләр поселокка килгәндә мин авыл советы рәисе идем. Аларны эшкә мин кабул иттем. Ул вакытта без эшкә килергә теләүче кешеләрне иләктән үткәреп алдык. Солтановлар тәртипле һәм җаваплы кешеләр. Мин Люциягә чиксез рәхмәтле, ул мине олы апасы кебек күрә. Уңган, ачык йөзле хуҗабикә дә ул. Бүген дә иртән үк гөбәдиясе пешкән, салаты ясалган. Бу дөньяның барлык рәхәтләрен күреп яшәргә язсын аңа!
/ Фото Айгөл Габдрахмановадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев