Якты юл
  • Рус Тат
  • «Һәр көн үлем көтеп, ачлы-туклы яшәгән кешеләр бит без»

    «Сугыш хәсрәтен күргән әти-әниләребезне, абый-энеләребезне, апа-сеңелләребезне, гомумән, ул авыр елларда тырышып-тырмашып, ачлы-туклы дөнья көткән һәркемне бүгенге тормышка кайтарып карар идем мин. Күрсеннәр иде хәзерге муллыкны. И-и, ничек рәхәт бит хәзер. Тормышның кадерен белегез, балалар, шөкер итеп яшәгез», – ди Новотроицкое авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Фәһимә Борһанова. Ул шушы көннәрдә 95 яшен тутыра.

    95 яшь! Әйтергә генә ансат. Шөкер, әле үз аягында йөреп тора, үз-үзен тәрбияли, үткәннәрен яхшы хәтерли, моңа кадәр биш намазын укыган, көндәлек матбугат белән танышып барган. Соңгы вакытта гына сәламәтлеге бераз какшап киткән, ишетүе начарлана башлаган. 
    Фәһимә Срутдин кызы тумышы белән Чирмешән районы Лашман авылыннан. Сугыш башланганда ул 17 яшьлек үсмер кыз була. «Бөтен авыл елады инде ул көннәрдә. Көн саен 10ар, 15әр ир-атны фронтка алып китәләр. Берәр елдан үлү хәбәрләре килә башлады. Атларны да сугышка алып бетерделәр. Бар эш без хатын-кызлар, бала-чагалар җилкәсенә калды. Әтиебезне сугыш башлангач та фронтка озаткан идек, озак тормый кулы яраланып кайтты. Төзәлгәч, кабат алып киттеләр. Алты бала калдык. Күп тә үтми, әтинең хәбәрсез югалуы турында хат килде. Бик авыр еллар иде инде. Өебез авыша башлагач, әнинең әтисе – бабабыз ике өйне бер-берсенә терәтеп куйды. Шул көзне, 6-7 ел хәбәрсез югалып торганнан соң, инде исән күрүгә өмет өзелгәннән соң, әтиебез кайтып төште. Немецларда әсирлектә булган, шуларга эшләгән», – дип искә ала Фәһимә апа. 
    Ул елларның иң авыр вакытлары булып энесен һәм сеңлесен җирләгән көннәре истә калган Фәһимә апаның. Энесе рахит белән чирләгән, аның ун яшендә гомере өзелгән. Алты яшьлек сеңлесе исә сау-сәламәт, бик үткен бала булган, җырларга яраткан. Берничә көн башым авырта дип йөргән дә, үлеп тә киткән. «Ул чорларда табибларга күрсәтү дә юк иде бит инде», – дип сөйли Фәһимә апа. 
    Сугыш тәмамланып ике-өч ел узгач Фәһимә вербовка белән торф чыгарырга китә. Аннан кайткач, авылында бераз эшләп ала да, апасына ияреп Урта Азия якларына – Казахстанга китеп бара. Шымкент шәһәренә барып урнаша. Анда Гайфулла исемле Татарстан егетенә кияүгә чыга. «Очраштык та, кушылдык та. Мулла бабайга никах укыттык», – дип искә ала Фәһимә апа. Шымкентта игезәкләре Халидә белән Халит туа. Соңрак тагын бер кыз таба, ләкин анысы бик кыска гомерле була – дизентериядән үлеп китә. Тормышлары җиңел булмый. «Бик авырлык белән үстек. Әни кошчылык фабрикасында эшләде. Әтиебез сугышка бармаган, шуңа күрә ветеран балаларына булган пособиеләр дә безгә эләкмәде», – дип сөйли бүген Фәһимә апа белән бергә яшәүче кызы Халидә. Балалары мәктәпне тәмамлагач, Фәһимәгә, ире белән араны өзеп, ике баласы белән кабаттан туган якларына кайтып китәргә туры килә. 
    Фәһимә апа белән кызының Новотроицкоега күчеп килгәненә дә 30 елга якын вакыт узган инде. Улы да еракта түгел – гаиләсе белән Чаллыда гына гомер итә. Новотроицкоега атна саен кайтып торалар. Балалары үзләре дә пенсия яшендә инде.
    «Сугыш елларында һәр көн үлем көтеп, ачлы-туклы яшәгән кешеләр бит без. Кем уйлаган шушы яшькә җитәрмен дип... Ходай биргән гомерне матур гына яшәп бетерергә язсын инде. Бүгенге буын без күргән ачы хәсрәтләрне күрмәсен, илдә тынычлык булсын», – дип тели ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: