Якты юл
  • Рус Тат
  • Оргыды авылының тугры улы

    «Җирдә нигез-тамыр кирәк хәтта җансыз ташка да» дип язган бер шагыйрь. Әйе, туган җир, туган ил, туган туфрак бер генә була һәм аны ярату, кайгырту – һәркемнең изге бурычы. Язмам әнә шундый ватанпәрвәрләрнең берсе – яшәү урыны башка урында булса да, туган авылы, туган нигезе өчен янып йөрүче Оргыды авылы егете Фирдәвес Әхмәтнур улы Вәлиев турында.

    Фирдәвес Оргыды авылының Вәлиевлар нәселеннән. Әткәсе Әхмәтнур ага Оргыды авылында туып-үскән, авылдашлары арасында бик мөхтәрәм кеше иде. Әхмәтнур ага элеккеге «Ленар» колхозында эшләде, бик мактаулы тракторчы-комбайнчы иде. Кара көздән башлап сөрүдә, аннары чәчүдә, урып-җыюда йөргән кеше. Кызганычка каршы, әтисе Әхмәтнур һәм әнисе Рәзинә ханым бакыйлыкка күчкәннәр инде. Бүгенге көндә туган нигездә энеләре яши.
    Фирдәвес үзе урта мәктәпне «Татарстан» совхозы поселогында тәмамлый. Минзәлә шәһәренең техникумында агроном һөнәрен үзләштерә. Укуын тәмамлагач, районның «Весенний» совхозына эшкә урнаша. Биредә ун ел хезмәт куя, хезмәттәшләре арасында олы хөрмәт казана. Шулай ук Фирдәвеснең хезмәт кенәгәсендә «Сосновоборская» агрофирмасындагы биш ел стажы да бар. Ул анда оператор булып эшли. Бу предприятиедән киткәч, Фирдәвес үз эшен ачарга һәм авыл җирлекләрендә халыкка азык-төлек сату белән шөгыльләнергә карар итә. Яхшы күңелле һәм ярдәмчел булгангадыр, Фирдәвеснең эше дә бик яхшы бара. Мөгаен, кешеләрнең рәхмәтләре дә булышадыр аңа.
    Билгеле булганча, соңгы вакытта берничә ел рәттән Оргыды авылында зурлап авыл бәйрәме үткәрелә. Әлеге матур чара авыл халкын гына җыеп калмый, бирегә чит җирлекләрдән дә киләләр. Мондый зур чараны үткәрү шактый зур чыгымнар таләп итә. Әлбәттә инде, андый вакытта иганәчеләргә мөрәҗәгать итәргә кала. Ә Фирдәвес ярдәмен һәр елны үзе тәкъдим итә. Дүртенче ел рәттән инде ул, әлеге бәйрәмнең иганәчесе булып, азык-төлек белән ярдәм күрсәтә. Шулай ук уеннарда катнашучыларга бүләкләр сатып алу өчен акчалата булыша. Моңа өстәп, Фирдәвес бәйрәм узасы аланны да тәртипкә китерә, үләнен чаба. Шулай итеп, үзе читтә булса да, күңеле белән һәрчак туган авылында ул.
    Җыр-моңга да битараф түгел Фирдәвес. Гармунын алып җырлап та җибәрә. Быел да ул авыл бәйрәмендә килгән кунакларга һәм авыл халкына үзенең моңлы көйләрен һәм җырларын бүләк итте.
    Фирдәвес гаиләсендә яраткан ир, кадерле әти һәм сөекле бабай. Алар хатыны белән ике бала тәрбияләп үстерделәр, бүген оныклары өчен сөенеп яшиләр. «Татарстан» совхозы поселогында үз тырышлыклары белән күз явын алырлык йорт төзеделәр һәм хуҗалык булдырдылар. Каралты-кура тулы кош-корт, бакчасында төрле җиләк-җимеш, яшелчә. Кайсы яктан карасаң да, Фирдәвеснең тормышы җитешле.
    Ата-бабасы туып-үскән нигезе һәм туган җире язмышына битараф булмаган, авылы белән бәйле һәрбер мәсьәлә өчен янып-көеп йөргән Фирдәвескә авыл халкы бик рәхмәтле. 

    Мәүлетҗан Хисамиев.
    Оргыды авылы.

    Фото Мәүлетҗан Хисамиев тарафыннан бирелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: