Якты юл
  • Рус Тат
  • Өлкән яшьтәге кеше өчен тәрбиягә алучы гаилә

    17 май көнне Тукай муниципаль районы “Шәфкатъ” халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева һәм “Өлкән яшьтәге кеше өчен тәрбиягә алучы гаилә” пилот проекты буенча өлкән яшьтәге гражданинның ярдәмчесе Гөлфия Исламова Әлмәт шәһәрендә узган зональ семинарда катнашты.

    Әлеге чарада ярдәмчеләргә өлкән яшьтәгеләрне карауны оештыру, беренче медицина ярдәме күрсәту, санатор-курорт юлламалары һәм техник реабилитацияләү чаралары белән тәэмин итү буенча аңлатмалар бирелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: