Ольга Левицкая: «Сабый вакытымда мине концлагерь башлыгы сатып алырга теләгән»
Концлагерьның элеккеге тоткыны, Круглое Поле поселогында яшәүче Ольга Левицкая Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә «Намуслы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген аңа шушы көннәрдә район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров тапшырды.
Ольга Ивановнаның туу турындагы таныклыгында дөньяга килгән урыны «Гомель өлкәсе, Лельчиск районы, Чияне авылы» дип язылса да, беренче авазын Ольга бөтенләй башка җирдә һәм башка мохиттә сала. 1943 елның 21 маенда ул немец концлагеренда дөньяга килә. Биредә нарасый Ольгадан кала, аның әнисе Матрена һәм җиде яшьлек абыйсы Николай да була. Дошманнан качып урманда посып утырган йөкле Матренаны һәм аның улын немецлар табып алган һәм Германия территориясендә урнашкан концлагерьга япкан булалар. Бу вакытта гаилә башлыгы Иван Брест шәһәрендә дошман белән сугыша.
Коточкыч шартларда ике яшен тутырган Ольгага абыйсы Николай һәм әниләре Матрена белән сугыш тәмамланып бер ел үткәч – концлагерь тоткыннарын азат иткәч кенә, ягъни 1946 елда туган җирләренә әйләнеп кайту бәхете насыйп була. Ул вакытта сабый гына булу сәбәпле, Ольга ике ел ярым эчендә нинди авырлыклар кичергәннәрен искә төшерә алмый. Әмма әнисе сөйләгән истәлекләрнең беркайчан да аның хәтереннән чыгасы юк.
– Тоткынга эләккәннәрне төрле эшләрдә йөрткәннәр. Әнинең йөкле икәнен күргәч, немецлар аны ашханәгә билгеләгәннәр. Ә абыема инде бер эш тә кушмаганнар. Ул көне буе лагерь территориясендә йөреп, үз күңелен үзе күрергә тиеш булган. Ашханәдә исә йөкле әнине концлагерь башлыгы – бер ханым игътибарга ала, хәленә керә. Үз гаиләсендә балалары булмау сәбәпле, ул әнигә килешү төзергә тәкъдим итә. Янәсе әлеге ханым әнигә йөклелекнең соңгы айларын кичерергә булыша, ә инде бала тугач, әни мине шул ханымга балалыкка бирергә тиеш була. Ачлык, ялангачлык хөкем сөргән, авыр эштән бушамаган тоткыннарның өлкәннәренә дә бу мәхшәрдән исән чыгу кыен, ә яңа туган балага исән калуга бер өмет тә булмый. Шул уйлар белән әни әлеге ханым белән ризалаша. Тудырыр вакыт җиткәч, бу ханым әнигә бәбәйләргә ярдәм иткән. Әмма әни, мин тугач, ничек кенә авыр буласын аңласа да, үз нарасыен чит хатынга бирә алмаган. Ханым да әнигә карата мәрхәмәтле булган. Мине балалыкка ала алмаса да, көченнән килгән кадәр булышкан – ашамлык, бала чүпрәкләре, арба табып биргән. Шулай гына мин концлагерь шартларында исән калганмын, – дип сөйләде Ольга Ивановна.
Тоткынлыктан азат ителгән гаиләне тагын бер авырлык көтә – гаилә башлыгы, әтиләре Иванның Брест шәһәрендә һәлак булуы турында хәбәр килә. Матренага сугыш җимерекләреннән калган туган авылында ике баланы үзенә генә аякка бастырырга туры килә.
16 яше тулгач Ольга Целиноград өлкәсенә туганнарына барып төпләнә һәм шундагы «Полтавский» совхозына бозау караучы булып эшкә урнаша. 30 еллык хезмәт дәверендә шушы ук совхозның тулай торагында эшче, ашханәдә повар ярдәмчесе булып эшли.
Ире Владимир белән дә Целиноград өлкәсендә таныша һәм кавыша. Алар инде 54 ел бергә тормыш итәләр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Людмила Круглое Поле авылы егете белән гаилә кора. 2001 елда ул үз янына әнисен һәм әтисен дә чакыра.
Биредә күптәннән яшәмәсәләр дә, Левицкийлар Круглое Поле поселогында олы хөрмәт яулый алганнар. Ольга ханым бүген поселокның җәмәгать тормышында да актив катнаша, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә дә зур өлеш кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев