Нурлы гаилә
62 ел бергә яшәү дәверендә гашыйк җаннар агач тамырларыдай берегеп, уралып, ныгып, пар имәнгә әвереләдер. Шулай булмаганда ул гомер эчендәге тормыш сынауларына, җил-давылларына ничекләр түзмәк кирәк. Шушы сорауларга җавап эзләргә дип, авылыбызда тату, матур, үрнәк гомер кичерүче Әминә апа белән Алмас абый Гәрәевларга юл тоттым.
Йорт хуҗасына инде быел 92 яшь тулган, әмма аңа бу яшьне бирмисең. Төскә-биткә матур, һәрвакыт кояштай елмаеп торучы Әминә апа да төс ташламаган. Баксаң, аңа да инде 87 яшь тулган. Театр элгечтән башлана диләр, ә менә йорт ихатасына бәяне тышкы баскычның беренче сайгагына баскач та бирәсең. Гәрәевларның да өйләре ял итеп тора. Йорт эче шундый нурлы, якты, пөхтә, әйтерсең лә, бу йортка бүген генә килен төшкән. Һәр нәрсә үз урынында, сакчыллык, әйбергә кадер-хөрмәт күрмәс күзгә дә чагыла.
Әйе шул, алар бит ачлык-ялангачлыкны үз җилкәләрендә татыган буын, сугыш чоры балалары. Сугыш башланганда Алмас абыйга 13 яшь, ә Әминә апага бары 9 гына яшь була. Шунысы сокландыра, алар бу авыр тормыш турында бер кәлимә сүз дә кузгатмыйлар, бары уен-көлке, үткәндәге матур хатирәләрне искә алып утыралар.
Алмас абый төп Биклән егете.
– Мондый матур, чибәр, уңган кызны каян таптың, Алмас абый? – дим. Ул кабат яшьлегенә кайткандай елмаеп:
– Мине егет чакта командировкага Әлмәт районының Болгар авылына җибәрделәр. Менә шунда очраттым мин Әминә апаңны. Бер күрүдә ошаттым, ел ярымлап йөргәннән соң өйләнештек, – дип, елмаеп, карчыгына карап ала. Минем белән бәхетең булды бит, дигәндәй, күз сирпеп куя. Иркәләнүнең ни икәнен дә белмәгән, сигез балалы гаиләдә үскән Әминә апа гомер буе иренең сүзеннән чыкмый. «Бүгенгесе көндә инде энем Әхәт кенә исән», – ди Әминә апа туганнарын сагынып. Ә Алмас абыйлар гаиләдә алты бала булалар, бүген инде бер туганы да исән түгел.
Мин Алмас абыйны уңган бакчачыга, ә Әминә апаны шул бакчада үскән гөлгә тиңлим. Шушы авыл кешесе булганга, шул урамда туып-үскәнгә, мин аларның ничек матур итеп яшәгәннәрен күреп соклана идем. Авылда бит һәркемнең тормышы уч төбендәге кебек.
Шушы яшьтә дә күңел матурлыгын, йөз сөйкемлеген югалтмыйча, бер-берсенә терәк булып яшиләр алар. Биш балага гомер бирделәр, тәрбияле, тырыш, уңган итеп үстерделәр. Кызганычка, бала кайгысын да күрделәр, ике газизләрен кара җир куенына салдылар. Шөкер, өч кызлары – өч йолдызлары бар. Берсеннән-берсе чибәр, тәрбияле, уңган алар. Әлфия, Зилә, Гөлнара туган йортларына эзне суытмыйлар. Күчтәнәчләр төяп кайталар, йорт эшләрен эшләп китәләр.
Әминә апа белән Алмас абыйның бер-берсенә мөнәсәбәте бүген дә соклангыч. Өстенә җиңелчә күлмәк кигән Әминә апага Алмас абый шунда ук: «Әминә, туңарсың, бар өстеңә киеп чык әле», – ди. Менә бит нидә икән матур итеп, озак, тату яшәүнең сере. Бер-береңне яратып, хөрмәт итеп яшәгән йорт нурлы була икән!
– Озак яшәүнең сере ул, балакаем, аек акылда, – ди Алмас абый. – Кунакка да йөрештек, бер көнне дусларга барсак, икенче көнне үзебездә кунак иттек. Әмма беркайчан да яшел елан белән дуслашмадым. Кеше белән аралашып яшәү дә гомер өстәгәндер, дусларның күп булуы да файдага гына. Аек акыл дигәннән, бер кызык хәл исемә төште, – дип сүзен дәвам итә ул, – Бервакыт Әминәмне сынар өчен лаякыл исерек булып кыландым, капкаларны, ишекләрне каты ябып, көчкә атлап кергәндәй атынгалап килдем дә, өй ишеген ачып керүгә шапылдап аудым. «Бәрәч, Алмас, бу нихәл?.. Әстәгъфирулла, кеше күрсә ни дияр? Әнә, капкадан кемдер керә дә бугай», – ди Әминәм. Ул чит кешенең мине исерек килеш күрүеннән куркып, шул арада үзем дә сикереп тә торып, өйгә кереп киттем. Баксаң, капкадан берәү дә кермәгән. Әминәм юри шулай әйткән. Мин хәйләкәр, ә ул миннән дә остарак булып чыкты. Хатын-кызның зирәклеге дә кирәк шул дөнья көткәндә.
Әминә апа да:
– Алмасны гомеремдә бер тапкыр да исерек күргәнем булмады, тәмәке дә тартмады, аракы да эчмәде. Шуңа да йортыбызда татулык хөкем сөрде. Тормышны үзе тартты, минем өстә балаларны тәрбияләү булды, – ди ул.
Хәләл көчләре белән җыйган малларының бөртеген дә әрәм итмичә, һәр көнгә шөкерана кылып яши бу пар. Беркайчан да аларның сөмсерләре коелмас, яшәүдән туймас, җиңелне эзләмәс, кеше сөйләмәс, үз алдына яшәр дә яшәр алар. Гасыр чиген дә узсыннар иде әле. Алар балаларының, оныкларының куанычы, терәге.
Рәзинә СӘЕТГӘРӘЕВА.
Рөстәм Зәкиев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев