Мәртәбәле ил агасы, уңган-булган игенче
Ташкичү авылында яшәүче сиксән ике яшьлек Рәфкать Камалетдин улы Борһанов «Басу-кырлар – миңа дәва», – ди. 82 яшендә дә язгы чәчүдә тракторга, урып-җыю чорында комбайн штурвалы артына утыруын – җир җимертеп эшләп йөрүенең серен ул шулай аңлата. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип тә өсти.
Алтмыш ел басу-кырларда
Туып-үскән нигезеннән бары тик армия хезмәтен үткәндә генә аерылып торган ул. Шул гомерләрдән бирле туган җирендә, туган халкына хезмәт итә. Комбайн штурвалы артына утыруына 60 ел. Яшь чаклары авыр, кырыс елларга туры килүенә дә карамастан, ул чорларны һич зарланмыйча искә ала:
– «Сталинец-6» – Бөек Ватан сугышыннан соң чыгарылган беренче комбайн. 1962 елда штурвал артына утырдым. Шуннан бирле комбайн, трактор – аерылгысыз юлдашларым. Алар мине ашата да, яшәргә көч тә бирә. Техниканы яратырга, аны дөрес итеп тәрбияләп торырга кирәк. Шул вакытта гына ул сиңа буйсына, – ди ярты гасырдан артык басу-кырларда хезмәт куйган игенче.
Нинди генә авыл хуҗалыгы техникасы булмасын, һәммәсенең дә «йөрәк тибеше»н тыңлый белгәнгә күрә, аның тракторы, комбайны басу уртасында ватылып калмаган. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Рәфкать ага хәзер дә техниканың гөрелтесен тыңлап, дөп-дөрес «диагноз» куя. Һәм ватылган техниканы тиз арада төзәтеп куялар. Яшь, урта буын механизаторлар киңәш сорап еш кына аңа мөрәҗәгать итә. Остаз хезмәттәшләренә һәрвакыт ярдәм кулын суза.
– «Гомерең буе басуда тузан эчеп, җәйге челләдә какланып, көзге ачы җилләрдә киселеп йөрисең. Каян көч аласың?» – дип гаҗәпләнә кайбер замандашлар. Матур сүз өчен дә, җитәкчелеккә ярарга тырышып әйтүем дә түгел – эш яшәтә мине. Аннары килеп, табигатьне ярату: иртәнге саф чыкның кояш нурларында җеп-җем килүен күреп соклану, басу түрендә тургайлар сайравын ишетү, матурлыкны күрә белү сәламәтлеккә яхшы тәэсир итә. Тырыш хезмәтеңне тиешенчә бәялиләр икән, анысы да эшкә дәрт өсти. Быел язгы чәчү чорында басуда җир эшкәрткән чагымда район башлыгы Фаил Камаев мине күреп алды, җылы гына әңгәмә кордык. Район җитәкчесе олы яшьтә җир җимертеп эшләп йөрүемә соклануын белдерде, уңышлар теләде. Бу сөйләшү миндә җылы тәэсир калдырды. Әле алда тагын бер күңелле сюрприз көткән – быелгы Сабантуйда Фаил Камаев миңа Рәхмәт хаты тапшырды. Кешенең ихлас хезмәтен күрә белү – матур сыйфат. Динебездә «Кешенең тире кипкәнче хезмәтенә бәя бирегез» дип әйтелә. Колхоз таралгач агрофирмада эшләдем, Илдар Гыймадиев намуслы хезмәтемне бәяләп, үзем эшли торган тракторны бүләк итеп бирде. Соңгы елларда үз җирлегебездәге КФХда эшлим. Раушан Гайниев, Фирдәвес Бикмөхәммәтов хезмәт хакын да үз вакытында, тиешенчә түлиләр. Алар яшьләргә игътибарлы, өлкәннәргә хөрмәт белән карый беләләр, – дип сөйли уңган игенче.
Алтмыш ел эчендә тырыш механизаторның кыр корабында ничә гектар иген басуларын гизгәнлеген, күпме ашлык урганлыгын санап-исәпләп карасаң?!. Табыннарыбызны сыйлы итүдә биниһая хезмәт куйган Рәфкать ага: «Җиренә җиткереп эшләү каныма сеңгән. Хезмәтнең тәмен белгәнгә эштән туймыйм» дип әлегәчә эшләвенең серен ача.
Аксакал
Рәфкать абый, рәхмәт сиңа! Ил агасының иң еш ишеткән сүзе – рәхмәт. Гаиләсендә булсынмы, эш урынында булсынмы, халык арасында булсынмы – аңа рәхмәт сүзе явып кына тора. Рәфкать ага бу сүзнең әһәмиятен аңлатып: «Рәхмәтләр төрле бәла-казадан, чир-чорлардан саклап йөртә мине, – ди. – Рәхмәт! Бу сүзне ишетүе рәхәт. Әле бит монысы – бу дөньяда, ә Ахирәттә аның савабы иксез-чиксез», – дип мәңгелек тормышын кайгыртуын да искәртә. Авылның имам-хатыйбы халыкның рухын-җанын савыктыру, кешенең кальбендә булган иманын ныгыту һәм үстерү өчен кулыннан килгәнчә тырышлык куя. Тән-бәдәнеңне ризык белән тукландырсак, рухны-җанны мәңгелек кыйммәтләр белән сугару тиешле инсанга.
Техниканы биш бармагы шикелле белгән Рәфкать ага алтын куллы балта остасы да. Үзенә ике тапкыр иркен, матур өй җиткереп кергән ул. Авылдашлары алдында гына түгел, тирә-яктагы район халкы арасында да яхшы балта остасы булуы белән дан алган. Ул салган өй сыйфатлы була. Ул сөргән-тырмалаган, эшкәрткән җирләр – карлыгач канатыдай чем-кара, тарак тешләре сыман тип-тигез була. Ул урган-суккан иген бәрәкәтле була. Алтмыш ел авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы ил агасы хакында өлкәннәр, авылдашлары шулай ди.
Гаилә – олы таяныч
– Гаиләдә ир – хатынына, хатын иренә терәк терәк-таяныч булып яшәгәндә генә үзара татулык-тынычлык була, бәрәкәт арта. Ир кеше гаиләсе өчен тулысынча җаваплы. Ислам дине, хатын-кызга карата ир кеше миһербанлы булырга, яхшы мөгамәлә кылырга тиеш дип өйрәтә. Хәләл җефетем Вәсилә ярты гасырдан артык миңа итагать итеп яши, балалар, оныклар өчен өзелеп тора. Пешергән ризыклары, таба ашлары телеңне йотарлык, йорт-җирне чиста-пөхтә тотып, кош-кортны да яхшы итеп карап-тәрбияләп тора. Тагын да мөһим сыйфатын әйтәсем килә – холкы күркәм аның. Минем сәламәт булуымда, әлегәчә яраткан хезмәтемне башкара алуымда, кыскасы, бөтен уңышларымда Вәсиләнең өлеше иксез-чиксез. Намаз саен Аллаһтан аңа сәламәтлек сорап дога кылам. Өйнең яме – ана белән. Өебезнең нуры ул, – дип тормыш иптәшеннән уңуы хакында сөйли Рәфкать ага.
Вәсилә апаның бакча эшенә дә кулы ятып торганлыгы чәчәк бәйләме шикелле матур булып утырган җир җиләге үсентеләреннән үк күренеп тора. Татар йортының аерылгысыз бизәге – тәрәз саен шау чәчәктә утырган яран гөлләре – Вәсилә апаның нурлы йөзе сыман балкып утыралар.
Вәсилә Гыйльметдин кызы белән Рәфкать Камалетдин улы Борһановлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Илфат әтисе һөнәрен сайлаган, гаиләсе белән Яр Чаллыда яши. Кызлары Халидә шәфкать туташы булып эшли, матур гаилә корып ак калада яши. Фани дөнья – сынау йорты. Вәсилә апа белән Рәфкать абыйга авыр югалту ачысын татырга туры килгән – уллары Раиф, армиядә хезмәт итеп кайткач, яшьли гүр иясе була. Өлкәннәр икесе дә дин юлында. Алар яхшысына шөкер итеп, кайгыга сабыр итеп яши беләләр.
Ил агасында яшьләргә хас егәрлек, эшсөярләргә хас тынгысызлык һәм аксакаллар зирәклеге булганга авылның имам-хатыйбы итеп сайлап куялар Рәфкать аганы. «Чирек гасыр элек Җәлил хәзрәтнең китабын кулыма алдым. Шуннан дини гыйлемгә сусаганлыгымны аңладым. Әз генә буш вакытым булдымы – кулыма дини китап алам. Коръәни Кәримне тәҗвид белән укырга өйрәндем. Дини мәҗлесләргә атна саен чакыралар. Яңа туган балага исем кушу, гаилә корырга теләүче парларга никах уку, Ахирәткә күчкәннәрне соңгы юлга хасиятләп озату эшләрен ихласлык белән башкарырга тырышам. Аннары, үзең белгәнне башкаларга өйрәтү дә тиешле бит әле. Эш вакытында ялга туктаган арада да хезмәттәшләремә нәсихәтләремне җиткерәм. Шунысы сөендерә, чын күңелдән тыңлыйлар, сораулар бирәләр. Кеше баштан-аяк эшкә чумса да, янында белемле кеше булса, ул яхшы үрнәк күрсәтсә, барыбер гыйлемгә тартыла ул. Иң мөһиме, сүзең белән гамәлең тәңгәл килсен – шул вакытта кеше сиңа ышаныч белдерә. Ә ышанычны яулавы һәм аны югалтмыйча саклау ихтыяр көче таләп итә», – дип ипләп кенә тормыш дәресләрен дә бирә белә.
Ике дөньяны да тигез алып баручы Вәсилә Гыйльметдин кызы белән Рәфкать Камалетдин улы Борһановлар – милләтебезнең йөзек кашы булырдай өлкәннәр.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.
Кыскача мәгълүмат
Район җирлегендә 43653 кеше теркәлеп яши.
Пенсионерлар – 11450 кеше.
Инвалидлар – 3268 кеше.
Ялгыз гомер итүчеләр 1956 кеше.
65 яшьтән өлкәннәр – 7036 кеше.
70 яшьтән узган өлкәннәр – 1197 кеше.
80 яшьтән узганнар – 1818 кеше.
/ Р.Зәкиев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев