Якты юл
  • Рус Тат
  • Минем нәсел агачым

    Татарстан Республикасында 2019 елның 20 мартыннан 30 апреленә кадәр «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсы үткәрелгән иде. Әлеге конкурсның муниципаль этабында катнашкан эшләр арасында төбәгебез тарихын өйрәнүчеләргә өстәмә мәгълүмат бирә алырдай тирән эчтәлекле материаллар шактый. Ләйсән Хәкимуллина-Собирова тарафыннан башкарылган хезмәт тә әнә шундыйлардан. Аның XVIII гасыр башында Торнаташ авылында гомер иткән Алмакай бабайдан башланып киткән һәм төп ун буыннан торучы нәсел шәҗәрәсенә кагылышлы тарихи язмаларын газета укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

    Әтием Әмирҗан һәм әнием Нәсирә Тукай районының Игәнә елгасы буенда урнашкан Торнаташ авылында яши. Бу әтиемнең туган җире, нәселдән-нәселгә күчә килгән төп нигезе.
    Без Чаллыда үстек. Әти-әниебез энем белән икебезне җәйге каникулга Торнаташ авылына Әхмәтбиҗан бабай белән Миңлеямал әби янына кайтара иделәр. Шәҗәрәне дә мин Әхмәтбиҗан бабабыздан ишетеп үскән хикәятләргә нигезләнеп төзедем. Аның төп буыннары: Алмакай – Миңнулла – Нәзер – Морзакай – Муллакай – Хәкимулла – Әхмәтбиҗан – Әмирҗан – Инсаф. 
    Әхмәтбиҗан бабамның хатирәләре Муллакай бабай заманыннан килә. Муллакай бабай авыл мәчетендә мотавәлли вазыйфасын башкарган. Суык вакытларда таңнан барып мичкә ягып, халык намазга килүгә мәчетне җылытып куйган. Муллакай бабайның ике хатыныннан берничә баласы булган. Аның улы Хәкимулла (1860 – 1922) бабай хәзерге Сарман районы Карашай авылының бай мулласының кызы Сидыкыйсафага (1860-1958) димләп өйләнгән. Ул күпләп мал-туар асраган, ит сатып кәсеп иткән. Калмаш ягы ярминкәсенә сәүдә итәргә йөргән. Алар ике катлы йортта яшәгәннәр, хезмәтче тотканнар. Сидыкыйсафа укымышлы абыстай булган, балаларга сабак биргән. Миңлегаян (1886-1976), Миңлегизденаз (1896-1983), Шәмсебану (1900-1976), Бибикәримә (1903-1993), Бибифатыйма (1905-1991) исемле биш кыз һәм Әхмәтбиҗан (1911-1994) исемле бер ул үстергәннәр. Гаилә бик тә укымышлы һәм диндар булган. Татар теленнән тыш, балалар гарәп һәм фарсы, латин телләрен яхшы белгәннәр. Хәтта Бибифатыйма мәркәзебез Казандагы мәшһүр Мәрҗани мәдрәсәсенә укырга керергә җыенган. Әмма бу нияткә 1917 елгы инкыйлаб аяк чалган. 
    1917 елның Октябрь инкыйлабы татар тормышына язгы ташкын кебек килеп керә. Патша Николай II тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр була. Гражданнар сугышы башлана. Бөтен власть Советларга бирелә. Татар милләтенең киләчәге нинди булырга тиешлеге тикшерелә башлый, беренче урынга дәүләтчелек идеясе калкып чыга. Нәсел агачыннан шул чорда яшәгән кайсы гына шәхесне алып карасак та, аның тормыш йөген үзенчә тартканын, кешелеклелек сыйфатларын саклавын, хезмәтне яратканлыгын, матур көн иткәнлеген күрәсең. Шулай матур гына яшәп ятканда, авылда урта хәллеләрдән исәпләнгән Хәкимулла бабай гаиләсенә дә «кулак» ярлыгы тагыла. 1918 елда ике катлы йортларын яндыралар. Бик авыр, болгавыр заманнар килә. 
    1920 елларда гражданнар сугышы аяусыз төс ала. Совет кануннары ерак гасырлардан килгән шәригать һәм гражданлык хокукларын кыса. Авыл халкына карата кабул ителгән карарлар коточкыч була. Шул сәбәпле, Минзәлә өязенә кергән авылларда сәнәкчеләр фетнәсе башлана. Мәхшәргә тиң бу вакыйга Торнаташтан ерак булмаган Останкау авылына да килеп җитә. Хәкимулла бабайны күрше милектә генә торган бертуган Борһан абыйсы: «Әйдә, энекәш, киттек сәнәк сугышына», – дип чакыра. Хәкимулла бабай барып җиткәнче юлга бераз алданрак кузгалган Борһан бабайны инде үтергән булалар. Сабый Әхмәтбиҗан бу хәлгә тетрәнеп, авырып та ала.
    Озакламый яңа сынаулар башлана: продразверстка планын үтибез дип, хуҗалыклардагы бар икмәкне кырып-себереп алып чыгып китә башлыйлар. Хәкимулла бабайның хатыны, Сидыкыйсафа әби, бик үҗәтләрдән булганга, югалып калмый: ун капчык онны кое төбенә яшертә. Чыланмый калган оннан качып кына коймак пешерештерә. Сидыкыйсафа әбине авылда «мулла җиңгәчәй» дип йөрткәннәр. Үзе пешергән коймактан ул күрше-тирәләргә дә өлеш чыгарган; авырлыкларга карамыйча, юмарт булган. Шуңадыр да безнең Әхмәтбиҗан бабай да күрше-тирәләргә, туган-тумачаларга карата бик ярдәмчел яши.
    1921 елда ачлык афәте килә. Бу афәт Хәкимулла бабай гаиләсен дә урап узмый. Гаиләсенә нәрсә ашатырга белмәгән ир, аптырагач, өй түбәсендәге суйган маллардан калган койрыклардан койка пешертә, бала-чага Игәнә елгасы буеннан бакакай (моллюск, кабырчык эчендә яши торган су хайваны) җыя. Күп кеше ачлыктан шешенеп үлә. Кечкенә Әхмәтбиҗан җигүле ат арбасына мәетләрне җыеп йөрүче бер бабай янына утырып йөри торган була. «Шунда бер өйдән әниләренең сөякләрен төенчеккә төйнәп чыгарып салдылар», – дип исенә төшергәне бар иде Әхмәтбиҗан бабайның. Бервакытны аның апасы Бибифатыйма берәүләргә ашамлык кертә. Моның артыннан ишекне эчтән бикләп куялар. Бибифатыйма бар көченә ишекне бәреп чыгып кача. Шул кешеләргә тентү килгәч, базларында адәм башлары табып, аларны авылдан куалар. Шулай итеп, Әхмәтбиҗан бабайга бала чакта ук гражданнар сугышы шаукымын, ачлык-ялангачлык михнәтен мулдан татырга туры килә. 
    Хәкимулла бабайның тормышы бик тә аяныч тәмамлана. Болай була ул. Авыл көтүенә чыккан кеше көтүдә йөргән колхоз үгезен үз абзарында куна калдыра. Хәкимулла бабайларда көтү чираты булганда, төнлә белән караклар үгезгә чабата кигезеп, сарайдан урлап чыгып китәләр. Тикшерү эшләре башлана. Хәкимулла бабай райком юлын таптарга мәҗбүр була. Шул юлларда йөргәндә, ул бик нык авырып китә һәм озакламый бакыйлыкка күчә. 1922 елда 11 яшьлек Әхмәтбиҗан әтисез кала. Яшьли олыгаерга, зурлар белән беррәттән тормыш ачысын татырга туры килә аңа. Әхмәтбиҗан 19 яшендә авылдагы Тәзкирә исемле кызга димләп өйләнә. Алты балалары була, шуларның өчесе сабый чагында вафат була. 
    Узган гасырның утызынчы елларында колхозлашу һәм сәяси репрессияләр башланып китә. «Кеше колхозга ике кулын селтәп керде, ә без ике ат, ике сыер биреп кердек», – дип искә ала иде Әхмәтбиҗан бабай. Аның айгырларын хәтта Минзәлә өязе райком секретарьлары җигеп йөргән. Колхозда исә эш бик авырлык белән бара: җирне атлар яисә үгезләр җигеп сукалыйлар, бөртекне тубалларга тутырып кул белән чәчәләр, игенне урак белән уралар, ындыр табагында чабагач белән сугалар...
    Әле 1935 елда ук «халыклар атасы» И.В.Сталин: «Сын за отца не отвечает...» – дип әйткән булса да, «кулак баласы» ярлыгы шактый еллар арттан эзәрлекләп йөри. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка чакырылган Әхмәтбиҗанны да, кемдер «чагып», Марий Эл республикасының Суслонгер поселогындагы хезмәт лагерена озаталар. 
    Кешеләр күпләп кырыла башлагач, Әхмәтбиҗан бабай Суслонгер лагереннан качып туган авылына кайта. Күп тапкырлар Минзәләгә сорау алуга йөртсәләр дә, янәдән фронтка җибәрмиләр. Теләнче Тамак РТСында ул хатын-кызлар белән бергә «Коммунар» комбайнында эшли. 
    Сугыштан соң колхозчылар чагыштырмача яхшырак тормышта яши башлый, авыл көннән-көн үзгәрә. Бабайның беренче хатыны үлә, өч баласы әнисез кала: Фәнҗәр (1938-2002), Равил (1944-1963), Нурлыһидия (1947-1978). 1952 елда Әхмәтбиҗан бабай Иске Абдул авылыннан икенче хатынлыкка Миңлеямал әбине (1916-2008) алып кайта. Миңлеямал әбинең беренче ире сугыш кырында ятып калган, өч баласы да сабый чакларында ук вафат булган. 
    Миңлеямал әби сөйләгән хатирәләр кеше язмышының ни дәрәҗәдә катлаулы да, шул ук вакытта кызыклы да булуы турында уйландыра. Беренче иреннән тол калгач, әтисе аны туган авылы Иске Абдулга алып кайта. Торнаташ авылы аша үткәндә, бер ачык капкадан ул ниндидер ир-атның хуҗалык эшләре белән мәш килгәнен күреп ала һәм: «Тагын тормышка чыгып балалар үстерергә насыйп булса иде», – дип уйлап куйган була. Шулай итеп, ун ел узгач, Миңлеямал әби нәкъ менә шул элек үзе күргән йортка яңадан тормыш итәргә килә. Аларның тагын өч баласы туа: Кәүсәрия (1953), Нәфисә (1955) һәм минем әтием Әмирҗан (1957).
    Әхмәтбиҗан бабай төпчек оныклары Ләйсән (1983) (ягъни мин шәхсән үзем) һәм энем Инсаф (1985) тууына бик шатлана. Без туганда инде ул 72 яшен тутырган була. Безнең исемнәрне дә бабай азан әйтеп үзе куша. Әхмәтбиҗан бабай 1994 елның 22 ноябрендә 84 яшендә вафат булды. Ул әтигә нигезне ташламаска дигән васыять әйтеп калдырган. Шуңа күрә әтием, Чаллы шәһәрендә күп еллар гомер иткәннән соң, әнием Нәсирә белән бергә авылдагы туган нигезенә яшәргә кайтты. 
    Баксаң, безнең нәсел озын гомер кичерүчеләрдән икән. Хәкимулла бабайның хатыны Сидыкыйсафа абыстай 97, улы Әхмәтбиҗан бабай 84, кызлары Миңлегаян 90, Миңлегизденаз 87, Шәмсебану 76, Бибикәримә 90, Бибифатыйма 96 яшькә кадәр яшәгәннәр. Нәселебез күрке булган затларның да исемнәрен әйтеп узасым килә. Хәкимулла бабайның олы кызы Миңлегаян әбинең оныгы Хәния Гыйльметдин кызы Гәрәева (1957) Татарстан Республикасының Рәссамнар берлеге әгъзасы, мөгаллимә. Аның күз явын алырлык кул эшләре, картиналары күргәзмәләрдә бөтен шәһәр һәм авыл халкын таң калдыра. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда, Калмия авылында яши. Шулай ук Элеватор тавында яшәүче Бибифатыйма кызы Мөзәянә (1931) әбинең дә басма матбугатта әледән-әле мәкаләләре күренеп килә. Аның кызы Әлфия Нургали кызы Кәрамова (1957) 35 ел дәверендә Чаллы дәүләт педагогия институтында һәм педагогия көллиятендә укытучылар әзерләүдә барлык көчен керткән шәхес, укытучы. Ул да лаеклы ялда, Чаллыда яши. Әтием Әмирҗанның канында нәселдән килгән сәүдәгәрлек сәләте булгангадыр, кәсепсез яши алмый. Күп еллар дәвамында машиналар ремонтлап сатты. Хәзер дә терлекчелек белән шөгыльләнә. Авыл мәчетен төзү-торгызуда да күп көч куйды ул. 
    Әхмәтбиҗан бабам белән Миңлеямал әбием бик тату озын гомер кичерделәр. Бабам 84 яшьтә, әбием 92 яшьтә вафат булды. Торнаташ халкының хәтеренә «ак бабай» һәм «ак әби» буларак кереп калган яхшы һәм киң күңелле, җор телле, кунакчыл, зур ихтирамга лаек затлар иде алар. Татар халкының борынгыдан килгән тырышлыгын, әдәплелеген үрнәк итеп яшәгән, безгә тормышта дөрес юнәлеш биргән, рухи мирас калдырган кадерле кешеләребезгә без мәңге рәхмәтле.

    Материалны газета өчен Фидаил Мәҗитов әзерләде.

    Фотолар Ләйсән Хәкимуллина-Собировадан алынды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: