Мин үземне шигърияттә таптым
Иҗат – хыял, үз хыялыңны үзең куып җитәргә омтылу. Ә шагыйрәләр күңеле бигрәк тә хыялга, хискә бай була. Тумыштан күңеленә шагыйрьлек уты салынган кеше башкача яши алмый, ул гомер буе шагыйрь булып кала. Биклән авылында яшәп ижат итүче Рәзинә Сәетгәрәева шундыйларның берсе. Бу көннәрдә Рәзинә ханым үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә, тормыш юлына, иҗатына, үткәннәренә тагын бер кат нәтиҗә ясый, киләчәккә планнарын барлый. Рәзинә Габделбәровна – газетабызның да якын дусты, ярдәмчесе, озак вакыт редакциябездә эшләгән кеше. Без бар коллектив исеменнән хезмәттәшебезне гомер бәйрәме белән тәбриклибез. Иң мөһиме – исәнлек-саулык телибез. Балалар игелеген күреп, аларның бәхетенә куанып яшәсәң иде, Рәзинә апа. «Иҗат иткәндә мин бөтен дөньямны онытам, җиденче кат бәхет күгендә булам», – ди ул үзе. Әйе, гел иҗатта бул, гел бәхет елмайсын, хөрмәтле хезмәттәшебез.
Икътисадчыдан... шагыйрәгә
Рәзинә Сәетгәрәева (Вәлиуллина) элеккеге Чаллы районы Биклән авылында ишле гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. Биклән урта мәктәбен тәмамлагач, укытучы булу хыялы белән Казанга, педагогия институтына документларын тапшыра. Уңышлы гына имтиханнарны тапшырып, кергән абитуриентлар исемлегендә үз фамилиясен күреп чиксез сөенә. Укырга дип кире әйләнеп килгәч, аның исе китә: ниндидер сәбәпләр аркасында исемлектә аның фамилиясе булмый. Кыз аптырап тормый, төенчекләрен төйни дә, яңадан әти-әнисе янына авылга кайтып китә. Шулай итеп, кемнәрдер кылган гаделсезлек аркасында аның укытучы булам дигән яшьлек хыялы челпәрәмә килә. Шул ук елны ул Бөгелмә исәп-хисап мәктәбенә укырга керә, авыл хуҗалыгы бухгалтеры һөнәрен үзләштерә. Туып-үскән «Чкалов» колхозына кайтып башта кадрлар бүлегендә, аннан икътисадчы булып эшли.
Балаларны ярату аны үзе белем алган Биклән мәктәбенә алып килә. Ул анда өлкән пионервожатый һәм китапханәче булып эшли.
– Шул елларда мин беренче шигырьләремне яза башладым. Алар район газетасында бер басма бит булып басылып чыктылар. Каләм тибрәтүем, шулай итеп, 1986 елдан башланды, – ди Рәзинә Сәетгәрәева иҗат юлының башы турында.
Рәзинә апаның шигырләрен укып, һәр укучы үзенә ниндидер сабак ала. Иҗат эшләре күпләп җыелгач, Рәзинә ханым аларны китап итеп чыгару бәхетенә ирешә. «Моң чишмәсе» дип аталган тәүге китабы 2007 елда нәшер ителә. Аны ул барлык авылдашларына бүләк итеп өләште.
«Якты юл»да эшләгән чор – иң матур хезмәт елларым
Һәрбер шагыйрь, язучы үзенең укучыларын табарга хыяллана. Иҗат жимеше халык күңеленә керүен тели. Җәмгыятьтә үз урынын табарга омтылган Рәзинә апа «Якты юл» газетасына да үзенең шигырьләре белән килеп керә. Каләм осталыгын тоемлап, аны район газетасының хатлар бүлегенә эшкә чакырып алалар.
– Бу еллар минем күңелдә иң матур, иң күңелле хезмәт чоры булып истә калды, чөнки мин бөтен барлыгым белән яраткан эшемә чумдым. Килгән хатларны укып, укучыларым белән дуслык күперләре төзеп, матур-матур котлаулар, теләкләр язып, вакытның үткәнен сизми дә кала идем. Миндә өлкән буын кешеләргә карата аерым игътибар, хөрмәт яши. Моны үземнең газиз әти-әниемне иртә югалтудандыр диеп уйлыйм. Өлкәннәргә ярдәм итү теләге мине Тукай районының ветераннар һәм инвалидлар оешмасы белән бәйләде. Юмарт, алтын йөрәкле иганәчеләр ярдәме белән район газетасына яздыру эшенә алындым, урын өстендә яткан авыру балаларның һәм өлкәннәрнең өйләренә газета килү мөмкинлеге туды, – дип искә ала ул газетада эшләгән елларын.
Шул елларда аның бер-бер артлы котлаулар, шигырьләр, җырлар тупланган иҗат җимешләре дөнья күрә: «Күңел сандыгы» (2009 ел), «100 бүләккә – 100 теләк» (2011 ел), «Күңелем догалары» (2013ел).
– Котлауларны язганда шул образга керәм, башка кешегә әвереләм, гомумән, миндә биш Рәзинә яшидер кебек. Төптән уйламыйча эшләп кешеләрне рәнҗетүдән куркам. Бер генә көнемне дә файдасыз үткәрергә тырышмыйм. Көн саен 10 рәхмәт ишетмәсәм, йоклый алмыйм, – дип елмая ул.
«Илһам йолдызлар кабынгач килә»
Ул нәни, хыялый кыз бала сыман, самими, эчкерсез. Мөлдерәп торган күзләреннән дә шигырь укырга, аның эчке дөньясын аңларга була.
Рәзинә Габделбәровна һәрчак яшь күңелле. Ул район яшьләре, студентлар, укучылар белән тыгыз элемтәдә тора. Төрле бәйгеләр булганда аларга сценарийлар, шигырьләр иҗат итә. Елның-елында «Сабантуе гүзәле» бәйгесендә катнашучы кызлар аның шигырьләре, ул төзегэн сценарийлар буенча чыгыш ясыйлар. Нәтиҗәсе куанычлы. «Сабантуе гүзәле-2014»нең жиңү таҗы иясе Биклән кызы Диләрә Мәүләветдинова булды. «Минем җиңүдә Рәзинә апаның өлеше зур», – ди кыз. Шул ук елны Диләрә башкалабыз Казанда узган «Мөселман яшьләре форумы»на районнан делегат булып барды. Аның кандидатурасын да остазы Рәзинә Сәетгәрәева тәкъдим итте.
Рәзинә Габделбәровнага ярдәм сорап Яр Чаллы шәһәре балалар бакчасы методистлары да килә. Бер генә кешене дә кире бормый ул. Иң иртә яткан вакытым – иртәнге сәгать ике, илһам йолдызлар кабынгач, көн йокыга талгач килә, – ди шагыйрә.
Шагыйрә, прозаик, композитор, режиссер...
Күп кенә шигырьләренә көйне дә үзе яза Рәзинә апа. Танылган композиторлар белән иҗатташ дуслыкта тора. Аның җырлары «Күңел», «Татар радиосы» һәм «Болгар радиосы» аша һәрдаим яңгырап тора. Аларны татар эстрадасының йолдызлары Винера Ганиева, Резидә Шәрәфиева, Әлфинә Әзһәмова, Илнар Сәйфиев, Индива, Ришат Шәйхетдинов, Айгөл Нәбиуллина, Ринас Әхмәтов, Данир Сабиров Сәрия Нәбиуллина үз репертуарларына алган. Ул Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, профессор Винера Ганиева җитәкчелегендәге «Йолдызлар фабрикасы» гимны һәм алар башкаруында махсус хәйрия концерты өчен иҗат ителгән «Изгелек гимны» авторы.
Ул үзен прозада да сынап карый. 2014 елда аның «Түз, йөрәгем, түз…» дигән китабы дөнья күрә. Әсәрдә 70 яшенә җитеп бер тормыш рәхәте дә күрмәгән, тол калып, ялгызы үстергән ике газиз баласын югалткан гади татар хатыны – бертуган апасы Рәсимә образы гәүдәләндерелгән. Китап вакытсыз дөньялыктан киткән туганының балалары Айрат белән Гөлнараның якты рухларына багышланган.
Күләмле эшләренең берсе – хезмәттәше, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәмит ага Мөхәммәтшин (бүгенге көндә мәрхүм) белән «Тукай районының атказанган кешеләре» дип аталган мәртәбәле китап әзерләп, басмага бирү булды. Шушы исемдәге 3 томлык 2016 елда, Яр Чаллы типографиясендә 1000 данә булып басылып чыкты.
Ул район мәдәният бүлегенә ничәмә дистә еллар дәвамында районда үткәрелгән төрле чараларга театральләштерелгән күренешләр, сценарийлар язуда булыша. Иң беренче булып туган авылы турында җыр язып, аңа клип төшергән иҗади, тынгысыз җан да ул! Хәзер ул башка авылларның да җырларын иҗат итә.
«Бикләнем» җырының көен дә ул үзе язган. Күпкырлы талант иясе Рәзинә ханым бу җырга клип төшергәндә режиссерлык эшен дә үз өстенә алды һәм аны уңышлы гына башкарып чыкты.
– Бу хыялым инде күптәннән яши иде, шуңа да клипны озак итеп, вакыт кызганмыйча, төрле урында, төрле кешеләр белән төшердек. Ул безнең авылның визиткасы. Шөкер, авылымның йөзек кашы булырдай, горурланыр кешеләре бар, – дип куана ул.
– Шигърият дигән могҗизалы дөнья мине көннән-көн үзенең кочагына ала бара. Мине милләтемнең киләчәге, телебезнең югала баруы борчый. Мин каләмемне үземне, милләтемне явыз кешеләрдән саклаучы, яклаучы үткен корал итеп күрәм. Моның ачык мисалы итеп җан түреннән чыккан гимннарымны атар идем. «Тукай исеме – бөек исем» дип аталган гимн яңгырый башласа, залдагы халык дәррәү аягүрә баса. Бу патриотик тәрбиянең әле бер мисалы гына. Мин дөрес юлда, мин үземне шигърияттә таптым, – ди шагыйрәнә ханым.
Әйе, Рәзинә Сәетгәрәева бер генә көнен дә зая уздырмаска тырыша. Кайчандыр сәхнә әсәрләре язарга омтылган кыз бүген инде үзен драматургиядә сыный. Беренче язган сәхнә әсәрләре үк зур уңыш белән куелды. Инде аларны республиканың төрле төбәк театрлары сорап мөрәҗәгать итә. Ул балалар өчен дә, зурлар өчен дә яза.
Соңгы күләмле эшләренең берсе – бөек җырчыбыз Әлфия Авзалова иҗатына багышланган истәлекләр китабы. Ул бу китапта ике редакторның берсе булып бара. Китапта барлыгы 98 истәлек булса, шуның 54ен Рәзинә Сәетгәрәева эшләгән. Бу вакыт белән бәяләнәчәк бик тә зур, иҗади эш.
Бүгенге көндә Рәзинә Сәетгәрәева ТР Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, ТР Журналистлар союзы әгъзасы, «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе иясе. Шагыйрәнең иҗаты әле дөрләп янып торган учакны хәтерләтә.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына районда һәрбер авылның планшеты ясалды. Менә шушы күләмле эшне дә Рәзинә ханым үзе җигелеп эшләп чыкты. Нәтиҗәдә, киләчәк буыннар өчен Биклән авылы ветераннарының һәм халкының сугыш чорындагы батырлыкларын гәүдәләндергән бай материал тупланды.
Авылдашларына бүләк – тарих китабы
Тынгысыз иҗат кешесе һаман эзләнүдә. Бу юлы инде ул бик тә мөһим эшкә алынып, шушы көннәрдә аны башкарып чыкты. Ул «Биклән авылы тарихы» китабын әзерләде. Күп еллар җыйган материалларын, саргайган фотосурәтләрне билгеле бер эзгә салып, туплап, китапны басмага әзерләп бетергән инде. Берничә ел элек Рәзинә апа редакциябезгә авылдашы, сугыш һәм хезмәт ветераны, ветеран укытучы Шәех Абдуллинның 70 басма битлек кулъязмасын редакцияләп алып килгән иде. Баксаң, бу язмалар югалып, кабат табылган булган икән. Ул чакта язманы эзләүгә алар авыл белән алынганнар. Авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев һәм авылның ветераннар советы рәисе Асия Фазуллинаның тынгысызлыгы да бик ярап куйган. Әйе, китапка язган гына тарихта кала шул. Рәзинә апа да тарих югалмасын өчен тырышкан. Әле бит күпме еллар архивтан табылган документларны алырга да бернинди җай чыкмаган булган. Эш хәерле сәгатьтә башлангандыр, әнисенең тарихта казынуын күргән улы Эльмир Уфа, Мәскәү архивларыннан тапкан барлык документларны алу чыгымнарын үзе күтәргән. Документларны китапка салу чыгымнары өчен тормыш иптәше Гамир, авылдашлары, шәхси эшмәкәрләр Таһир Вәлиев, Илдар Сәйфуллин, Римма Крицкая үз өлешләрен керткән. Инде хәзер китапны типографиядә бастыру эше калды. «Китабым чыккан көн иң бәхетле көннәремнең берсе булыр иде», – ди. Рәзинә апа. Ул ышана, район һәм авыл җитәкчеләре, авылдашлары аны бу катлаулы тукталышта үзен генә калдырмаслар.
Фото Рәзинә Сәетгәрәеваның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев