Якты юл
  • Рус Тат
  • «Мин намус белән хезмәт иттем»

    Иске Абдул егете Ришат Нурыев 1983 елда армия сафларына чакырыла. Егеткә Ерак Көнчыгышта хезмәт итәчәксең диләр. «Безне поездга утырттылар. Барабыз да барабыз. Тәрәзәгә карап Ерак Көнчыгышны күз алдына китерергә тырышам. Анда ничегрәк микән дим? Бара-бара кызу була башлады, һава температурасы 50 градуска күтәрелде. Озакламый Кушка шәhәренә килеп җиттек. Анда өч ай укуда булдык. Бер көнне безгә Әфганстанда хезмәт итәчәгебезне хәбәр иттеләр. Өс-башыбызны алыштырдылар да, самолетка утыртып, Әфганстан шәhәре Шиндандка җибәрделәр», – дип искә ала ул елларны Ришат Нурыев.

    Башта аны 17 хезмәттәше белән автобатальонга җибәрәләр. Частьта егетләрне бер казармага урнаштыралар. Аннары хәрбиләр яшь сугышчы курсларын үтә башлыйлар. Әфганстанда яшәүчеләрне дошманнардан сакларга кирәклеген ун көн дәвамында аңлаталар аларга. Аннары Ришат әрмән милләтеннән булган хезмәттәше белән КамАЗ машинасында Кандагар шәһәренә керосин ташый башлый. Юл чүл аша үтә. 20-30 машинадан торган колонна БТРлар озатуында Әфганстанның эчтәге районнарына керә. Юлның бер ягы гына да 700 километрга баса, аны 7-8 көн үтәләр. Колонна еш кына атышлар эчендә кала, әле виноград куаклары артыннан, әле калкулыклар арасыннан дошманнар килеп чыга.
    «Машина ишекләрен ябып куя идек, бер бронежилет белән тәрәзәне каплыйбыз, икенчесен өскә киябез. Беренче рейс вакытында бронижилетны киеп тормаган идек, моның өчен офицер нык кына ачуланды. Хәзер аңлыйм, алар шулай итеп безне сакларга тырышкан. Атышлар вакытында без машинадан чыгып, тәгәрмәчләр артына кача идек, кирәк чакта үзебез дә ут ачабыз. Шундый вакытлар да була, атышлар туктый, ә керосин баклары тишелгән, ягулык җиргә ага. Без андый очракларга алдан ук таяклар әзерли идек, тишекләрне шулар белән каплыйбыз. Рейс ахырында бензовозлар шырпыларын тырпайткан керпеләргә охшап кала иде», – дип искә ала Ришат Мисхәтович бүген.
    Частьта солдатларны яхшы ашаталар, ә рейсларда коры паек белән тукланырга туры килә. Эчә торган суны елгадан ала торган булалар. Кайвакыт юлда үзләре генә белгән махсус урыннарда тартмаларга салып ашамлыклар качырып калдыра торган булалар. Шул урыннарда туктап тамак ялгыйлар, техниканың төзеклеген карап чыгалар. Мондый командировкалар куркыныч булса да, егетләр рейска теләк белән йөриләр, чөнки казармада «карт» солдатлар белән уртак тел табу җиңел булмый. Шулай итеп, биредә Ришат Нурыев тугыз ай хезмәт итә.
    Чираттагы бер рейстан соң солдат Нурыев аңын югалта һәм госпитальгә эләгә. Елга суын эчү башта тиф авыруына, соңрак сары чиренә китергән була. Авыр хәлдәге солдатны бер госпитальдән икенчесенә йөртәләр. Ниhаять, барыбер частька кайтарып булмас дипме, аны Ташкенттагы госпитальгә салалар. 
    Хезмәт иткән чорда Ришат, сирәк булса да, әти-әнисенә хатлар җибәреп тора. Бар да яхшы дип, Үзбәкстанда хезмәт итәм дип яза, беркемне дә борчуга саласы килми. Бары Ташкент госпиталенә эләккәч кенә егет әти-әнисенә үзенең кайда булуы турында хәбәр итә. Алар уллары янына киләләр, балаларының Әфган җирендә булуын белеп шаккаталар, Ришатны исән калдырган өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйлар. Ришатка ял бирәләр, ул әти-әнисе белән өенә кайтып 45 көн дәвалана, ял итә. Терелгәч, кабат хезмәт урынына юл ала.
    «Ташкентка килдем, мине частька җибәрделәр. Бер көн үтте, ике көн – бернинди задание бирмиләр. Санаторийдагы кебек: ашыйм да йоклыйм. Командирдан сорыйм, нигә миңа эш кушмыйсыз, дим. Ул көлеп, өлгерерсең әле, ди. Аннары мине иске полигонны төзекләндерергә җибәрделәр. Хезмәт срогы беткәнче шунда эшләдем. Мин намус белән хезмәт иттем. Һәр егет армиядә булырга, илен сакларга тиеш. Теләгем шул: кайнар нокталар булмасын, әниләр уллары турында кайгылы хәбәрләр алмасын, борчылмасын иде, – ди Ришат Нурыев.

    Мөслимә НӘФЫЙКОВА.
    Комсомолец поселогы.

    Фото Тамара Лобовадан алынды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: