Якты юл
  • Рус Тат
  • Машинам – гомерлек юлдашым

    Әҗмәкәйдә туып-үскән Наил бәхетне читтән эзләмәгән. «Туган җиргә береккән кеше мин. Язын пар күтәрелгән басу-кырларда тургай җырыннан, урып-җыю чорында яңа өлгергән ашлыкның хуш исләреннән, тук башаклы басу юлларыннан башка яшәешемне күз алдына китерә алмыйм. Шуңа да авыл хуҗалыгында хезмәт куюны авыр эш итеп кабул итмәдем. Шунда тудым, шушында хезмәт итәм», – ди «Гигант» ҖЧҖдә 44 ел буе машина йөртүче Наил Хөсәенов. 

    «Машиналар яратуым гомерлек һөнәремне сайлаганда икеләнергә урын калдырмады. 1972-1974 елларда Совет Армиясендә хезмәт иттем. Аннан кайткач Чаллыда автозаводта ике ел бензовозда эшләдем. Туган җиремнең тарту көче нык булды: 1976 елдан шушында – «Гигант» совхозында машина йөртүче булып хезмәт куям», – дип таныштыра Наил Хөсәенов үзе белән. – Авылым авазлары, басу түреннән килгән техника тавышы күңелемә якын. Кызу урак өстендә тәүлекнең өчтән ике өлеше басу юлында үтә – амбарларга ашлык илтәбез». Хезмәтенә күрә хөрмәте, ди халык. Тормышны шофер хезмәтеннән башка күз алдына да китереп булмый. Гәрәбәдәй иген бөртекләрен түкми-чәчми ташу өчен бик игътибарлы һәм сакчыл булу мөһим. Таң беленгәнче торып, караңгы төшкәнче эшләү өчен булдыклылык кирәк. 
    Быел Наил Хөсәенов үзенең «КамАЗ»ында басудан барлыгы 27 мең 40 центнер бөртек ташыган. Аннары сабан культуралары – өлгер генә! Инде чират мал азыгына җитте – кукуруз «җиңнән тарта». Наил Рәфкать улы иртә таңнан кичкә кадәр басу юлында. Саннарга күз салыйк: быел 30000 центнер сенаж һәм силос ташыган. Ә 44 ел эчендә күпме юл үтелгән дә, күпме йөк ташылган?! «Кукуруз быел шундый уңды, 3әр метр биеклеккә җиткән, басуда «КамАЗ»ның кабинасы күренми. Малларга кышлык азык мул булачак», – ди Наил Хөсәенов сөенеп.
    Олы юллар тигез-такыр булса да, басу юллары бормалы да сырмалы, язын-көзен баткак та була әле ул. «Аяз көннәрдә 22шәр рейс ясыйбыз. Һава торышы көйсезләнгән чакларда 8-10 рейс белән калган вакытлар да булгалый. Нинди генә һава торышы булса да, үстерелгән уңышның амбарга кайтуы хәерле. «КамАЗ»ым һәрвакыт төзек булсын дип, кышын яхшылап ремонтлап куям. Минем өчен бик кадерле ул. Үзеңне, гаиләңне туендырып торучы. Машина ул җанлы бит. Аны да яратырга, «авырткан урынын» тиз арада дәваларга – сакларга кирәк», – дип үз эше турында илһамланып сөйли Наил абый.
    Аның эш яратуы гаиләсеннән килә. Әтисе Рәфкать Хөсәенов гомере буе терлекчелектә эшләгән, озак еллар ферма мөдире булып хезмәт куйган. Әнисе Әнисә апа да озак еллар совхозда терлекчелектә эшләгән. Дүрт балалы гаиләдә һәр бала кулыннан килгән эшне башкарып үскән. Наилнең тормыш иптәше Вәсилә ханым пенсиягә чыкканчы балалар бакчасында эшләгән. Хәзер игезәк кызлары һәм улларының балаларын – оныкларын тәрбияләүдә өлеш кертә. Иртә таңнан кояш батканчы руль артында хезмәт куйган иренә гаилә җылысы бирә – тәмле ашлар әзерләп көтеп тора. Наил эштән көләч йөз белән кайтып керергә ярата. Эш эш белән, кешегә ялы да, күңел өчен яраткан шөгыле дә кирәк. Уңган шофер спортның теннис төрен үз итә. «Мәктәптә теннис корты бар иде. Шунда өйрәндем уйнарга. Районның ветераннар һәм инвалидлар оешмасы оештырган спорт ярышларында ел саен катнашып призлы урыннар алам. Казанда район данын яклыйм», – ди Наил Рәфкать улы. Теннис зур игътибарлылык һәм, ситуациягә карап, тиз арада карар кабул итүне таләп итә. Ә Наил Хөсәеновта андый сәләт җитәрлек. Ул ышанып әйтә – шофер хезмәте дә гади хезмәт түгел. Ул да талант. «Наил Рәфкать улы безнең тәҗрибәле шоферыбыз. Хуҗалыгыбызның тоткасы. Хезмәт урыннарында яшьләргә киңәш бирердәй олпат кешебез. Авыл җирендә ярты гасырга якын бертуктаусыз машина йөртеп кара әле! Аның исеме «Гигант» тарихына алтын хәрефләр белән язылачак», – диләр «Гигант» хуҗалыгында Наил Хөәсенов турында. Үзе исә: «Яраткан хезмәтем – бәхетем», – ди. Ул бәхетне читтән эзләмәскә чакыра. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: