Күршең үзеңнән яхшы булсын
Без үскәндә әниемнең шундый сүзләрен еш ишетә идем. Ә менә халык теленә кергән әлеге гыйбарәнең асылы турында уйлап та караган булмады. Яши-яши төшендем мин аңа. Яшәү урыннарын, фатирларны алыштырырга, билгеле инде, күнегелгән күршеләрдән аерылырга туры килде.
Берзаман мәрхүм инәкәем-нән: «Нигә син гел күршең үзеңнән әйбәт булырга тиеш ди идең?» – дип сорадым. Яшь идем әле. «Беренчедән, кызым, син дә кемнеңдер күршесе. Тату, матур яшәү өчен үзең әйбәт булырга тиеш. Иртән тору белән башта күршеләреңнең тәрәзәләренә күз сал: исән-сау йоклап торганнармы? Ялгыз өлкәннәргә аеруча игътибарлы бул, тәрәзәләрендә ут янганмы, синең ярдәмең кирәкмиме...»
Без бит авылда туып-үскән балалар. Дүртәү идек. Сугыштан соңгы еллар. Авыл халкы ачка интегә. Шулай да һәр йортта диярлек сыер асрыйлар. Чокыр-чакырдан үлән җыю, аны «уфалла» арбасы белән ишегалдына алып кайтып киптерү балалар җилкәсендә иде. Урамда ялгыз яшәүче Кустанай бабай, ике әби бар иде. Шуларга аертылган сөт (аертылмаганын саву белән инәкәем хөкүмәткә тапшырырга алып китә), катык кертергә без балалар тарткалашып бетә идек. Беренчедән, колхоз эшеннән кайтып кермәгән, ат урынына җигелеп эшләгән, бер иш ир-ат тарталмас тормыш йөге тарткан инәкәйләрдән әлләни җылы сүзләр ишетмәгәнбездер. Ә күрше әбекәйләр сөт керткәч аркадан сөеп, җылы сүзләр әйтәләр, бәхет-тәүфыйк телиләр. Сирәк булса да кесә төбеннән (ул нигәдер бик тирән иде) шикәр кыйпылчыгы алып бирәләр. Безне изгелеккә өйрәтү мәктәбе дә булган ул. Шул елларыма гомерем буе рәхмәт укып яшим мин. Балаларымны шул рухта тәрбияләргә тырыштым.
Моннан 61 ел элек студент егеткә кияүгә чыгып, моннан бик еракта үскән кыз Күзкәй авылындагы ирем үскән төп йортка килен булып килдем. Сугыш гарасаты китергән тормыш авырлыгы җиңелмәгән әле. Терәүле кечкенә генә йорт, изге нигез. Үзебез белгечлек буенча эшләргә Чаллыга кайттык. Яшь белгечләргә фатир бирү кебек бик матур гадәт бар иде. Тик, билгеле инде, аның эче буп-буш. Хәзерге кебек барысын да өеп бирә торган ата-ана юк – икебезнең дә гаиләләребездә сугыш елларында тәмам йончыган ялгыз әнкәйләр, бездән соң олы тормышка чыгасы апайлар.
Үзебез сөенәбез, мин шатлыктан елыйм. Барысы да булыр, хәзергә идәндә йоклап торырбыз дип бер-беребезне юатабыз. Шул мәлдә ишегебезне киң ачып, ике савыт гөл күтәргән апа килеп керде. «Мин уң яктагы күршегез, фатирыгыз котлы булсын, гөлләр үссен бу өйдә», – диде. Ике аш тәлинкәсе, чәй эчәргә ике стакан кертте. Үзебез чәйнек сатып алдык. Ничәмә еллар анабыз кебек кайгыртып яшәгән, беренче баламны багышкан Нәфисә апа иде ул. Урыны җәннәттә булсын.
Ә авылга өйләнешеп кайтып кереп, чәй эчәргә утырган гына идек, әнкәебезнең күршеләре Мулланур абый белән Рабига апа безне котларга килеп керделәр. Авыр заманнар иде, үзләренең дә өйләре тулы балалар икән, биш бала үстерделәр алар. Безгә бүләк итеп ике метрлы шадра сөлге, ике исле сабын күтәреп кергәннәр. Мин ул сөлгене хәзер дә кадерләп саклыйм. Ә күршеләрем Бөек Ватан сугышы ветераны Мулланур абый, тыл ветераны Рабига апа якты дөньяда юк инде.
Тормыш бер урында тормый. Ирем Әхәт белән без дә Чаллыда гомер кичереп яхшы фатирлар да алдык, хезмәтебездә мактаулы исемнәргә дә лаек булдык. Балаларыбызны җирдә нык басып торырлык кешеләр итеп үстердек. Әнкәебез белән ялгыз каен апама йорт салып бирдек. Гомер бик тиз үтә икән ул. Инде нигез йорт та ятим калды. Пенсиягә чыгып ике ел да узмады, ирем авырып китте. Шәһәрне калдырып авылга кайттык.
Мулланур абый белән Рабига апаның нигезен инде яшь күршеләрем – олы кызлары Рәзинә белән Шәүкәт Садыйковлар кадерләп саклыйлар. КАМАЗ төзелеше башлангач, күршеләребезнең ике уллары, ике кызы төзүче һөнәрен үзләштерделәр. Чаллыда төп-ләнеп калдылар, туган йортка сукмаклары өзелми. Рәзинә белән Шәүкәт мунча ягып, табын әзерләп нәкъ әнкәләре кебек көтеп торалар. Мин инде байтак еллар ялгыз. Үзебез җиткергән, балаларыбыз җәйләрен әбиләре янында тәгәрәп үскән нигез-йортны, ирем үскән, искиткеч яхшы күңелле, тырыш халык яши торган авылны үз итеп яшим.
Әнкәләре Рабига ападан калган гадәт буенча күршеләрем Рәзинә белән Шәүкәт, хәтта аларның балалары ярдәмнәрен-нән ташламыйлар. «Күршең үзеңнән әйбәт булсын», – ди иде инәкәем. Белеп тели торган булган икән, нәкъ шундый минем күршеләрем. Әниләре кебек күреп тәрбиялиләр, нинди эшкә тотынсам да кереп җитәләр. Инде икесе дә лаеклы ялда. Элек шәһәрдә яшәсәләр дә, Шәүкәт Тукай районында – Сельхозтехникада эшләде, терлекчелек фермаларындагы сыер саву аппаратларына техник ярдәм күрсәтәләр иде. Районда ул аяк басмаган ферма калмагандыр. Әле бүген дә бик яратып безнең «Якты юл» газетасын укый. Район тормышы белән танышып тора. Рәзинә лаеклы ялга сөт эшкәртү заводыннан чыкты, гаиләдә кыз балалардан өлкәне барысын кайгыртып яши. Шәүкәт белән Рәзинә икесе дә җир балалары, зур бакчада җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Кавын, карбыз кебек җылы як ризыгын үстерергә дә өйрәнделәр.
Күршеләремдә бик матур йола яши. Һәр ел саен Бөек Җиңү көнендә сугыш ветераны, гел алгы сызыкта разведчик булып хезмәт иткән, ике «Кызыл Йолдыз», «Дан», «Ватан сугышы» орденнары, төрле шәһәрләрне фашистлардан азат итүдә катнашкан өчен бирелгән күпсанлы медальләр кавалеры Мулланур Нуруллинны, кыз бала килеш укуын ташлап, өлкәннәр белән бергә тылда фронт тоткан әниләре Рабига апаны олылап искә алалар. Нәкъ шул көнне өйдә табын әзерләнә. Инде геройның үз балалары гына түгел, оныклар да кайта. Рәзинә белән Шәүкәт алдан әти-әниләренең каберләрен чистартып куялар, өй почмагына кечкенә генә Советлар Союзы әләме эленә. Барысы бергә авылыбыз зиратына барып, иң газиз кешеләренең каберләрен тере чәчәкләргә күмәләр.
Быелгы Җиңү көне күрше-ләрем өчен икеләтә бәйрәм – май аенда Рәзинә белән Шәүкәт Садыйковларның гаилә коруларына 50 ел. И-и, бу гомер, аккан су кебек. Кайчан гына үзем чит-ят җирләрдән килен булып килгән идем. Инде үз балаларымдай күргән кече буын күршеләрем алтын туйларын бәйрәм итәләр. Бик матур яшиләр, тигез картлык насыйп итсен Ходай. Искиткеч игелекле балалар, оныклар үстергәннәр. Аларның күңел җылысы юбилярларга гомер буе таяныч булсын.
Заһидә Нәбиуллина.
Күзкәй авылы.
/ Фото Заһидә Нәбиуллинадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев