Хатлар саргая... Тормыш дәвам итә
Вера Петровна белән Александр Семенович алтмыш елдан артык тормыш диңгезендә бергә йөзәләр. Алар – бик сирәкләр өлешенә тигән олы бәхеткә ия парлар. Поповлар күптән түгел бриллиант туйларын үткәрделәр.
Вера Петровна Бөек Ватан сугышы башланган елны Борды авылында дөньяга килә. Әтисе Петр ага, Бөек Ватан сугышыннан кайткач, гаиләләре белән Суровкага күчеп яши башлыйлар. Вера җәйге каникулларын Җәйләүдә – әбисе янында үткәрә торган була. Александр белән менә шул вакытларда танышалар һәм унҗиде яшендә ул аңа кияүгә чыга. Александрга ул вакытта егерме бер яшь була. Җәйләрен Җәйләүдә бергә уйнап үскәнгәме, әллә яшьли өйләнешкәнгәме, алар: «Бербөтен булып беттек», – диләр. Алтмыш ике ел бергә гомер итү дәверендә ничә пот тормыш дәрьясы «тоз»ы ашалгандыр, анысын бер Аллаһ кына белә. Ул елларның шатлыгы – өч балалары һәм алты оныклары, алты оныкчыклары.
Ә иң ачысы, бәгырьне телеп ала торганы – бала кайгысы. Өч бала үстереп, барысын да кеше иткәч, төпчекләрен җир куенына салу хәсрәтен күрергә туры килә аларга. Сәмум җиле – утлы, көйдереп ала торган җил. Утлы Әфган җиле утыз дүрт ел аларның бәгырен көйдерә. Кече уллары Сергей 1984 елның 17 апрелендә Совет армиясе сафларына алына. Атна саен хатлар язып әти-әнисен сөендерә. И-и, ул солдат хатлары! Сугыш чоры балалары Вера белән Александр Поповлар өчпочмаклы хатларны зарыгып көткән буын ләбаса. Ата белән ана өчен Сергейдан килгән кош теледәй хатны уку иң бәхетле мизгелләр була. «Улыгыз Сергей Александрович Попов яхшы хезмәт итә. Бар яклап та үрнәк совет солдаты тәрбияләгәнегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм... » дип, командование рәхмәт хаты белән дә сөендерә Поповларны. Сергейның армиядән демобилизацияләнеп кайтыр көннәре якынлаша. Май бәйрәмендә кайтачак! Тик... 1986 елның 3 маенда Сергейны цинк табутта кайтаралар. «Өч ел тоташ томан эчендә йөргән сыман булдым. Ризыкның тәмен, тормышның ямен тоймадым. Минем өчен дөнья беткәндәй булды. Гәүдәм – бу дөньяда, ә рухым-җаным улым янына очып киткәндәй була иде. Беркемгә дә бала кайгысы күрергә язмасын», – ди Вера түти. Алар, вакыт-вакыт саргаеп беткән хатларны укыйлар. Шул мизгелләрдә Сергей белән сөйләшкәндәй булалар. Әнә, 19 яшьлек Сергей язган: «Кадерле әти-әнием! Сезгә бик күп сәламнәр юллыйм. Сау-сәламәт булыгыз. Минем барысы да яхшы. Менә яңа машина бирделәр. Шул карлыгачымда исән-сау хезмәтемне үтәргә һәм күчмә кошлар кебек очып кына туган якка кайтырга язсын!..» дигән. Фотода – хәрби машина кабинасының баскычына басып, йөзен балкытып, унтугыз яшьлек Сергей елмая. Яңа машинага сөенүе күзләрендә чагыла, аның йөзеннән тирә-якка нур сирпелә. «Кызлар сыман тыйнак һәм тәртипле, шат күңелле иде...» Газиз балаң турында «иде» дип сөйләүнең авырлыгын сүзләр белән аңлату мөмкин түгел.
Вера Петровна белән Александр Семенович Поповлар бер шатлыкны ике итеп, кайгы-борчуларны бүлешеп яшәгәнгә авыр сынауны сынмыйча үтә алганнар. Сергей Поповның батырлыгын данлау максаты белән төзелгән музей өчен Князево авыл җирлеге мәдәният йорты директоры Тамара Тузеевага өлкәннәр, авыл халкы рәхмәтле. Музей яшь буында туган илгә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү урыны да булып хезмәт итә. Тамара Егоровна спонсорлар ярдәме белән искереп-тузып беткән кинобудканы ремонтлата. Бу эш өчен 210 мең сум акча тотыла. Әфган һәм Чечня сугышларында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл кую өчен поселок халкы, хәйриячеләр, оешма-предприятиеләр үз теләкләре белән акча бирәләр. Музей төзү идеясе белән янып-көеп йөргән Тамара Тузеевада республика грантын оту фикере туа. Ул «Патриот» проектын яза һәм абсолют җиңүче була, 500 мең сум грант ала. Татарстан поселогында һәйкәл һәм музей әнә шундый фидакарьләрнең тырышлыгы белән төзелә. «Үз җирлегебездә туып-үскән һәм яшәгән, мәңгелеккә күчкән ил батырларын хәтеребездә саклау – кешелек бурычыбыз. Ил каршында бурычын намус белән үтәгән, мәңгегә яшь калган солдатларның истәлеген мәңгеләштерү өчен төзелгән музейда Сергей Поповның солдат хатлары, һәлак булганнан соң бирелгән «Кызыл йолдыз» ордены һәм шәхси әйберләре саклана. Вера Петровна белән Александр Семенович Әфган һәм Чечня сугышлары белән бәйле даталарны билгеләп үткәндә музейда булалар. Мәктәп укучылары алдында чыгыш ясыйлар», – ди Тамара ханым.
Хатлар саргая... Тормыш дәвам итә. «Бу дөньяның вакытлыча гына булуын белү һәм мәңгелектә очрашуга өметләнү яшәргә көч бирә. Балалар, оныклар – йөз акылыгыбыз. Олы улыбыз Иван пенсиядә булса да торак-коммуналь хезмәтендә электрик булып эшли. Киленебез Вера белән өч бала үстерделәр. Үзләренең өч оныклары бар. Кызыбыз Венера белән киявебез Марат Сосновый Борда яшиләр, өч бала үстерделәр. Аларның да өч оныклары бар. Алар – картайган көнебездә таяныч», – диләр Поповлар. «Менә бит, нинди тәтиләр безнең оныкчыклар!» – дип Александр Семенович фоторәсемнәр күрсәтә һәм сурәттәге оныкчыкларын сыйпый. Ә алардан Вера түти белән Александр дәдәйгә ике тамчы су кебек охшаган сабыйлар елмая.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев