Якты юл
  • Рус Тат
  • Күңеле дә, кулы да йомшак

    Таулар – Боерган авыл җирлегенә керә. Табигате матур, шәһәргә якын. Шуңа күрә җәйләрен ял итәргә кайтучылар күп була. Авылдагы ФАПка рәсми рәвештә 113 кеше беркетелгән булса да, фельдшерга мөрәҗәгать итүчеләр күпкә артык. Фельдшер Нурсинә Мифтахова елына меңнән артык кешене кабул итә. Үткән ел, әйтик, аңа 1017 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуның 734е ФАПка үзе килсә, 283енең өенә барып медицина ярдәме күрсәтергә туры килгән. Авыру буенча исәптә торучы 28 кешенең һәм больницада ятып дәваланган кешеләрнең сәламәтлеген даими күзәтеп тору да фельдшер вазифасына керә. 

    «Мансур эшемдә һәрвакыт уң кулым булды – төн уртасы дип тормады. «Ашыгыч ярдәм» машинасы шикелле автомобилендә мине авыру янына беренче ярдәм күрсәтергә алып бара торган иде. Туерадан Таулыкка эшкә ул йөртте. Биш ел машина йөртә башлавыма. Чир, өянәк кузгалу, бәла-каза көн һәм төн белән исәпләшеп тормый. Утыз ел эшләү дәверендә кеше гомеренә куркыныч янаган очракларны җиңеп чыккан чаклар байтак булды. «Тауларда яшәүче Галимҗан Хәмәтдиновның хәле начарланды. Тиз арада килеп җитегез», – дип, иртәнге дүрттә шалтыраттылар. Машинабыз кабынмады. Туерадан Тауларга җәяү килдем. Галимҗан абыйның бөерендәге ташы кузгалып, түзә алмаслык дәрәҗәдә авырту башланган, инъекция ясадым. «Ашыгыч ярдәм» бригадасы килеп җиткәнче янында утырдым. Чир белән көрәшкән авыруда яшәүгә өмет уята белергә кирәк. Алабуга медицина училищесында укытучыларыбыз дәвалау серләренә төшендерү белән беррәттән тормыш дәресләре дә бирделәр. Минзәләдә фельдшерлык курсларын үтү дә һөнәри осталыгымны арттыруда зур ярдәм булды», – дип искә ала Нурсинә Лотфулловна.
    Медучилищены тәмамлагач, Күзкәй больницасына эшкә кайта ул. Шәфкать туташы остазлардан уңа –  «табиб булып туган» дигән даны булган Әхнәф Гарифҗанов, тирә-як авылларда яшәүче халык арасында хөрмәт казанган Фәнис Шәйхеләхмәтов, гомер буе Боерганда ФАПта эшләгән Рәсимә Шамиловадан табиблык серләренә төшенә.
    Медицина хезмәткәренә, бигрәк тә авылда эшләүче фельдшерга тиз арада карар кабул итә белү сыйфаты бик кирәк. «Мин хезмәт юлымны башлаган чорда Тукай үзәк больницасы баш табибы Зиннур Закиров иде. Аның урынбарасы Петр Куркинга, баш фельдшер Нурания Әкрәмовнага рәхмәтләрем чиксез. Алардан тәвәккәллеккә өйрәндем. Хәзерге җитәкчеләрем белән дә киңәшләшеп эшлим. Ярдәм кулын сузарга торган хезмәттәшләрем киләчәккә ышанычны арттыра. Эшемне яратып башкарам, өемә ашкынып кайтам. Бәхетле булу өчен тагын ни кирәк?!» – ди Нурсинә ханым.
    Моннан дистә еллар чамасы элек термостагы чәй түгелеп билдән түбән пешкән балага беренче ярдәм күрсәтү, учлап дару йоткан сабыйның гомерен саклап калу өчен җан-фәрман килеп Чаллыга «очып» кына барып җитүләр... Мунча кергән җирдән халатыңны элеп авыру янына чыгып чабулар... Саный китсәң?!. 
    – Врачыбызның күңеле дә, кулы да йомшак. Сүз белән дә дәвалый ул безне. ФАПка су кермәгән дип тә тормый, зарланмыйча гына, бидон белән авылдан үзе ташый. Шулай булуга карамастан, ФАПның эче-тышы ялт иткән. Җәен тирә-ягы чәчкәгә күмелә. Нурсинә белән Мансур Мифтаховлар гаиләсе бар яктан да үрнәк. Авылда яшәүче өлкәннәрнең күбесе сыер асрамый. Нурсинә безне сөт, каймак, эремчек белән тәэмин итеп тора. Автолавка килә, ләкин хуҗалыкта җитештерелгән ризыкка ни җитә!» – ди пенсионер Фәйрүзә Габидуллина. «Бер уйласаң, тәнеңә тимер энә кергәч авыртырга тиеш бит инде. Укол ясаганын сизми дә калам, кулы җиңел», – ди пациент Әхмәт Гайнетдинов фельшерның хезмәтеннән канәгать булуын белдереп.   
    – Остазларымнан эшкә өйрәнсәм, әнием белән каенанамнан тормыш дәресләре алдым, – ди Боерганда туып-үскән Нурсинә. Туерага килен булып төшкән Нурсинәне каенатасы белән каенанасы ап-ак, йомшак мендәргә бастырып, бал-май белән каршы алалар. Гөлсинә белән Нәзир Мифтаховлар уллары Мансурны кешелекле итеп үстергәннәр. Шулай булмаса, Мансур «Ашыгыч ярдәм» машинасы шоферы ролен башкарыр идемени? Хуҗалык эшендә ярдәм сорап килгән авылдашларының үтенечен дә кире какмый ул. Кулы бар эшкә дә ятып торган Мансурны авыл халкы хөрмәт итә. «Ирем хуҗалыктагы эшләрне җиңеләйтү өчен көнкүрештә кулланыла торган техниканы үз куллары белән ясады. Бәрәңге утырту һәм алуны техника белән башкарабыз. Хатын-кыз эше дип тормый, вакыты булганда йорт эшен дә эшли. Ике кызыбыз да ялларда шәһәрдән кайтып торалар. Оныгыбызны сөеп туя торган түгел. Шушы бәхеткә шөкер итеп яшәргә генә кирәк, – ди авыл халкы арасында абруй казанган Нурсинә Мифтахова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: