Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Күңел матурлыгы

Мин гомер-гомергә кул осталарының иҗат эшләренә кызыктым. Андый эшләр күргәзмәләрдә дә зур урын ала. Мондый матурлыкка беркем дә битараф кала алмый, чөнки эшләнмәләргә күңел җылысы салынган. Кулымнан килгәнчә мин ул әйберләрне сатып алырга тырышам. Менә әле күптән түгел генә коллекциямне тагын баеттым: бакыр чыбыкларны үреп, сәйлән бөртекләре белән ясалган агачлар сатып алдым. Берсе – ямь-яшел яфраклысы «акча китерә торган» агач икән, ә алтынсу сары яфраклысы – «алтын көз» агачы. Көн саен аларга багып, үземә ниндидер көч алгандай булам, бу матурлыкны тудырган кешеләрнең күңел җылысын тоям.

Матурлык тудыручыларның күпчелеге физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр. Мондый вак эшләрне башкару өчен никадәр сабырлык кирәк бит әле. Биклән авылында яшәүче Раушания һәм Рөстәм Шәйдуллиннарның улы Илшат та сәйләннән матурлык тудыра. «Бу эшкә алынуның үз сәбәпләре бар», – дип сөйли Раушания ханым. Тупырдап торган 10 яшьлек улында шикәр диабеты тапкач, алар бер мәлгә аптырашта калалар. Бала әкренләп сүлпәнләнә, ә әти-әни өчен моннан да зуррак хәсрәт булырга мөмкинме соң? Баласының ничек күңелен күтәрергә, йөрәген кая куярга белми бимазаланган әнисе, улын янәшә утыртып, сәйлән бөртекләре тезә башлый. Бу шөгыль улына да ошап китә, онытылып, ул да сәйләннәргә үрелә. Шулай итеп берсеннән-берсе үзенчәлекле иҗат җимешләре туа башлый. Куллары әлеге эшкә ятып тора аның, әнә бит ничек шатлана! Әле кичә генә телефонга берегеп, беркем белән аралашмыйча үзенә йомылып утырган улына шундый шөгыль табуына сөенеп бетә алмый ана кеше. Шулай итеп әле бер, әле икенче шедевр туа, бу матурлыкны күргән дуслары аны сатып алалар.
Минем заказымны да алар ике-өч көндә эшләп өлгерттеләр. Ике кулына ике сәйләнле агач күтәреп чыккан малайның күзләрендә өмет очкыннары уйный. Тиз генә хезмәт хакын алып чыгып кулына тоттырдым. Һәрбер хезмәт түләнергә тиеш. Шушы яшендә үзенә ипилек акча эшли алган баланың киләчәге юк димени?
Яшермим, мин үзем оста куллы түгел, андыйлар ясаган бер эшне дә булдыра алмыйм. Мин бары аларның түземлеген, сабырлыгын шигырьгә, көйгә салып дан җырлыйм. Кулымда әнием чиккән сөлге, аның җете кызыл төсләре аның йөрәк тибеше кебек, без бер дулкында тибрәләбез. Бу матур чигешкә карап дулкынланам, тыным бер кысыла, бер ешая... Ирексездән, аның һәрбер чәчәген – әниемнең кулларын сыйпыйм, күздән яшь тама, күңелдә җыр туа...
Йөрәк җылысы салынган мондый эшләнмәләргә сокланмый булдыра алмыйм, алар сатыла торган урыннан тыныч кына үтә алмыйм. Сез дә андый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, иҗади күңелләрне шатландырыгыз. Матурлык кына матурлык тудыра ала, изгелек орлыклары сипсәң генә изгелек җыеп алырсың.

Рәзинә СӘЕТГӘРӘЕВА. 

Фотолар Рәзинә Сәетгәрәевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев