Картлыгы – шатлык
Сугыш чоры балалары кичергән авырлыклар Суровкада яшәүче Фатыйма Насыйрованы да читләтеп үтми. Алай гына да түгел, кызчык әниледән әнисез калып, ятимнәр йортына эләгә. Бер уч икмәк... Намус, кешелеклелек, кеше язмышы бер уч икмәк белән үлчәнгән кырыс, кара еллар...
«Илдә чыпчык үлми», диләр, туган җиргә – үз нигезебезгә кайтырга кирәк! Саҗидә Насыйрова – чит җирләрдә ирен җирләгән тол хатын – шулай карар кыла. Олы улы – Минзаһиты да сугышта. Ярославль шәһәренең читендә, үз йортларында кечкенә кызы Фатыйманың берүзен генә өйдә калдырып, икенче улы – үсмер Сәете белән авыр эшкә чыгып китә. Якында гына туплар гөрселди, бомбалар шартлый. Бу мәхшәрдән бары тик туган якларга кайтып кына котыла алырбыз дип уйлый ул. Тауар поездына эләгә алсалар, улы һәм кызы белән Аксубайга – туган авылы Яңа Адәм Суына кайтып егылырга кирәк.
Саҗидә тәвәккәлли – ире белән бергәләп салган йортын өч буханка икмәккә алыштыра да, кечкенә кызын күтәреп, аркасына төенчеген асып станциягә ашыга. Мең газап белән тауар поездына эләгәләр. Кышкы ачы җилдә тимер вагонда тәүлекләр буе бара торгач, алар Нурлатка кайтып төшәләр. Аксубайга ничек кайтырга инде дип өзгәләнеп торганда бер урыс кешесе: «Әйдәгез, бездә кунып чыгарсыз, иртән үзем ярты юлга чаклы озатып куярмын», – ди. Рәхмәт төшкере, ул кеше сүзендә тора. Ярты урманны чыкканчы озата, юлны күрсәтеп җибәрә. Аннан соң, аттан атка күчеп тә, җәяү дә, авыллар һәм урманнар аша туган авылларына кайтып егылалар. Анда аларны беркем дә колач җәеп көтеп тормый. Бары тик ачлык-ялангачлык, кайгы-хәсрәт кенә сагалап тора. Икенче улы Сәет тә фронтка китә. «Көтеп алган җәй җитте. Кычыткан, алабута, җиләк ашап булса да исән калу өмете уянды. Әниләр урак ура. Газиз балаларын ачтан үтермәс өчен, тормышларын куркыныч астына куеп, бер уч бодайны яшереп кенә алып кайталар. Гөнаһ шомлыгы, бер көнне тикшерүчеләр басу капкасы янында тоталар бит гаепсездән гаепле «каракларны». Әнине төрмәгә ябалар. Әни – төрмәдә, абыйларым фронтта, мин көн саен теләнеп йөрим. Бер көнне бер урамда, икенче көнне башкасында. Кич идарә йортына кайтып, мич артында бөгәрләнеп йоклыйм. Әни юк, яшәү урыны юк». Фатыйма апа моннан сиксән еллар чамасы элек булган күңелсез вакыйгаларны хәтереннән янә бер кат үткәрә.
Идарәдә эшләүчеләр ач-ялангач кызчыкны ятимнәр йортына урнаштыру хәстәрен күрә башлыйлар. Балалар йортында – «Новый мир»да яңа тормыш башлана. Монда кешелекле тәрбияче апалар, яңа дуслар, ап-ак, чиста урын-җир. Ләкин әнисе сагындыра. Аның исәнме-түгелме икәнлеген белми кызчык. Сугыш чоры булганлыктан, ятимнәр йортында да туйганчы ашау мөмкинлеге булмый. Ләкин Фатыйма ушлы була. Ул дус кызы белән ашханәдә эшләүче пешекчегә булыша – кечкенә куллары белән бәрәңге әрчиләр, яшелчә чистарталар, кухняны җыештыралар. Хезмәт хакы – туйганчы ашау. Кызчык аңына сеңдерә – эшләсәң ач булмыйсың! Ә беркөнне... Фатыйма гомере буена җитәрлек бәхетле мизгел кичерә. Балалар йорты директоры кыздан: «Балакаем, синең әниең исәнме-түгелме? Әгәр күрсәң аны таныйсыңмы?» – дип сорый. «Әнием исәндерме-юкмы – белмим. Күрсәм таныр идем», – дип чатнатып җавап бирә кызчык. «Дус кызым белән караватта утырып торабыз, ишек ачылып китте дә... әнием килеп керде. Очтым гына. Атылып барып әнине кочаклап алдым. Бөтен кеше елады. Балалар йортында кигән барлык киемнәрне һәм минем паекны биреп безне озаттылар. Март ае иде. Әни белән юлга кузгалдык».
Төрмәдән исән-имин чыккан Саҗидә кешегә утын кисеп-ярган, кер бәләкләгән, чыпта суккан – бөтен кара эшне эшләгән. Хезмәт хакын бәрәңгеләтә түләгәннәр. Норлат районы Мораса авылы белән Аксубай арасы ерак. Әнисе берничә чиләк бәрәңгене фатир төшкән кешеләрдә калдыра – яз көне килеп алу шарты белән. Май аенда Морасадан бәрәңгене барып алгач аны утырталар. «Көзгә бәрәңгеле булабыз!» дип сөенәләр. Иртән торып чыксалар... бер намуссызы бөтен бакчаны әйләндереп салган – орлыклык бәрәңгене чокып алган. Шулай да була икән. «Кешенең шырпысына да кагылмам!» Кыз бу яманлыктан да яхшы дәрес ала.
Фатыйманың олы абыйсы Минзаһит сугыштан исән кайта. Тик аны күргән кебек тә булмыйлар. Минзаһит читкә чыгып китә. Сәет сугышта хәбәрсез югала. Фатыйма – әнисенең таянычы. «Гомерем буе әнине яхшы итеп тәрбияләрмен!» дип күңеленә беркетеп куя ул.
Фатыйма авылдагы җидееллык мәктәпне яхшы тәмамлый. Укуын дәвам итәсе килә дә бит, мөмкинлек юк. Лаешта тракторчылар курсында укып кайта да сигез ел буе «тимер ат»ны иярли. Тракторчы Фатыймага хезмәт елларында дуңгызлар да, сарыклар да карарга туры килә, ферма мөдире булып та эшли. Хезмәттәге уңышлары белән әнисен сөендерә. Әкренләп тормышлары җайга салына – йорт җиткереп керәләр. Аннан Фатыйма Заһир кызы озак еллар амбар-келәт мөдире булып хезмәт куя. «Кладовойга кулы чиста кешене генә эшкә алалар иде ул вакытта. Аллаһ каршында да, ил-көн каршында да намусым чиста. Үземне белә-белгәннән бирле намуслы хезмәт белән яшәдем. Кырыкка җиткәндә генә Хариска кияүгә чыктым. Ирем мәктәптә математика укытты. Аннан «Киров» колхозына баш бухгалтер итеп куйдылар аны. Харис Шакировны безнең якта бары тик яхшы яктан гына искә алалар. Аның белән бәхетле булып егерме бер ел яшәп калдык. Ирем алтмыш бер яшендә үлде, үзем сиксән бишкә җиттем. Аллаһ беркайчан да ташламады. Минем Сәетем бар, Гүзәлем бар. Аларның яхшы тәрбиясендә, изге догаларымны кылып яшим. Үземнең балам булмады. Сәет – олы абыем Минзаһитның улы. Алар мине Аксубайдан Суровкага алып килделәр. Бәхетле картлык бүләк иткән Аллаһ Тәгаләгә шөкер итеп, мине тәрбияләүче газиз балаларыма рәхмәт әйтеп яшим. Киленебез Гүзәл – намаз-ниязлы мөслимә. Ул аш-суга да оста, йорт җанлы. Әле бит безнең белән аларның олы уллары, киленебез һәм ике онык та яши. Бәхетле булсыннар барысы да», – дип Фатыйма апа дога кыла.
«Фатыйма апабыз бик аралашучан. Хәтере яхшы. Аны тәрбияләүнең авырлыгын тоймыйбыз», – ди Гүзәл. Картлыкны шатлык итүче әнә шундый киң күңелле кешеләр күп булса иде арабызда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев