Якты юл
  • Рус Тат
  • Гәүһәргә тиң гомер

    Алмаз – җирдә очрый торган иң нык минерал. Затлы асылташ – бриллиант булсын өчен аны шомартырга, осталык белән мең балкышлы кырларын ясый белергә кирәк. Бу – зур тырышлык һәм вакыт таләп итә торган хезмәт. Юкка гына алтмыш ел бергә тату гомер иткән парларның туен бриллиант туй дип атамаганнар. Мерәс авылында гомер итүче Рәйсә һәм Равил Мөнәвировлар рухларын-җаннарын асылташтай итеп саклый белгәнгә, күркәм сыйфатларга ия булганга гәүһәр туйларына җиткәннәр.

    Рәйсә апа белән Равил абый Мөнәвировлар 60 ел иңгә-иң куеп гомер юлын узучы бәхетле парлар. Равил абый 1936 елда Мерәс авылында туган. Колхозда электрик, ферма, амбар мөдире вазифаларын башкарган. Эш дәверендә Ленинның 100 еллыгы уңае белән истәлек медале, күпсанлы мактау грамоталары бирелгән, әйберләтә бүләкләүгә ирешкән. Хатыны Рәйсә – Сәмәкәй кызы. Ул килен булып килгәннән алып лаеклы ялга чыкканчы Мерәс авылындагы медпунктта санитарка булып эшләгән. Рәйсә апа белән Равил абый Мөнәвировлар өч бала – ике малай, бер кыз үстергәннәр. Алты онык, өч оныкчыклары бар. 1961 елгы уллары Рамил, техникум тәмамлап, агроном белгечлеген алган, гаиләсе белән Чаллыда яши. Ләрисә – шәфкать туташы, Чаллыда гаиләсе белән гомер итә. Төп йортта яшәүче кече уллары Ринат С. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта шофер булып эшли, киленнәре Ясирә – башлангыч мәктәптә укыта. 
    Равил Мөнәвиров ата-бабалары шикелле уңган-булган кеше, үз гомерендә өч йорт салган. Тормыш иптәшеннән дә уңган. «Ринат шушы  йортыбызның эшен төгәлләп куйды. Бөтен уңайлыклары булган өебез бар, ачык йөзле, тәмле телле балалар, оныклардан кадер-хөрмәт күреп яшибез», – диләр алтын-көмеш, гәүһәрләрдән бәһале гаилә бәхетенә ия булган өлкәннәр.  

     Гаилә тарихы – ил тарихы

     – Авылның иң өлкән кешесе мин. Авылга, нәселебезгә кагылышлы тарихны киләчәк буын белсен дип сөйләп калдырасым килә. Әнинең беренче укытучысы Мөнәвәрә исемле иде. Мөгаллимәбез авыл халкын гарәпчә, латинча укырга-язарга өйрәткән. Әнием өч имляда да укый-яза белде, олыгайгач авылның остабикәсе булды. Ул аяклы тарих иде, зиһене ачык, хәтере яхшы булды. Сугыш елларында Ижауда корал заводында эшләгән, наганга кыска торба кисүләре хакында сөйләгәне исемдә. Ул вакытта әти белән яшәмиләр иде, мине әтинең әнисе Миңнерауза әби тәрбияләп үстерде. Әбекәем бик динле, гыйлемле кеше булуы белән дә авылда күз өстендәге каш булды. Әбекәй кендек әбисе, дәвачы булуы белән дә кешегә файда китерде. Миңа – нәсел дәвамчысына дин сабагын бирде, күңелемә изгелек-игелек орлыкларын салып калдырды. Әшрәфулла бабам эшчән, тырыш кеше булган, ике катлы йорт салган. Ул йортның беренче катында кечерәк кенә кибет тоткан. Анда әби тоз, шикәр, керосин ише көнкүреш кирәк-яраклары саткан. Сатып алучылар кыңгырау шалтыратып кибетне ачтыра торган булганнар. Өйне сүткәндә гаилә ядкарен – кыңгырауны табып алдык. Мин инде әнә шул йортта туганмын. Әтием бик гаярь кеше булды. Ул 1937 елны Кызыл Армия сафларына алынган, фин сугышында катнашкан, Бөек Ватан сугышы елларында Мәскәүдә старшина вазифасында сугышчыларны фронтка әзерләгән. Әтинең 1946 елда орден-медальләр тагып авылга кайтканын хәтерлим. Ул озак еллар колхоз рәисе, ферма мөдире булып эшләде, сыйфат комиссиясе рәисе булды. 
    Сугыш беткәндә икенче сыйныфта укый идем. Шатлыклы хәбәрне ишетү сөенече әле булса күңелемне җылытып тора. Балачактан ук олылар белән бер сафта торып, ындыр табагында, басуда эшләдек. Үсмерчак, яшьлек елларыбыз ризыкка, киемгә кытлык заманга туры килде. Шулай булса да күңелебез көр булды, колхоз эшеннән арып-талып кайткач кичке уеннарда матур итеп күңел дә ача белдек. Клуб гөрләп торды, китапханәдән халык өзелмәде, яңа чыккан китапны чиратлашып укый идек. Спектакльләр, концертлар кую дисеңме?! Мәдәни чаралардан читтә калмадым, – дип үткәннәрне сагынып искә ала Равил абый. – Армия сафларында 3 ел да 3 ай радиомеханик булып хезмәт иттем, аннан һөнәр алып кайттым. Мин армиядән кайтканда утызмеңче Абдул Сәлахов – һөнәре буенча инженер – колхоз рәисе иде. 1958 елны авылны электрлаштыру башланды. Бу җаваплы эшне Марс Сәгыйдуллин белән миңа йөкләделәр. Ул елларда бөтен эш кул хезмәте белән башкарылды: чокыр казып, баганалар утыртып, электр линиясе сузып авылга ут керттек. Электр станциясе 1959 елдан 1964 елга кадәр халыкка хезмәт итте. 

    Сабыр иткән – морадына җиткән

    Ул елларда авыл халкы тормыш авырлыгына зарланмыйча, матур итеп яши белгән, чөнки күңелләре изгелектә булган. Рәйсә апа медпунктта санитарка вазифасын башкарган. Таң белән медпунктка килеп мичкә ягу, көянтә белән су ташу һәм аны казанда җылыту, бинаның эчен-тышын тәртиптә тоту, юуу-чистарту... Тавык чүпләсә дә бетмәслек эше булу өстенә ул әле, үзе әйтмешли, офтальмолог, акушер вазифаларын да башкарган. Авылда күпме кешенең кендек әбисе булырга туры килгән аңа?! Бәбиләүче хатын-кызлар Рәйсә апага гомерләре буена рәхмәтле. Якты дөньяга аваз салуга иң беренче Рәйсә ханымның йөзен күргән нарасыйларның күбесе үзләре әти-әни, әби-бабай инде. Алар кендек әбисенә бәйрәмнәрдә күчтәнәч, бүләк тотып Мөнәвировлар түренә үтә. 
    – Изгелек кылып яшәргә балачактан өйрәттеләр безне. Бервакыт, эшне тәмамлап, медпунктны ябарга торганда Заһидулла килеп керде: «Күземдә нәрсәдер бар, бик нык кыра, ача да алмыйм, ярдәм ит!» – ди. Күз кабагын ачып карадым, чүп-мазар күренми, дару тамыздым да: «Минзәләдәге тәҗрибәле офтальмолог Огневага күрен», – дип киңәш бирдем. Барган. Нәтиҗәсе булмагач, кабат яныма килде. Күз кабагын әйләндерә-әйләндерә карадым, нәрсәдер күренә күренүен. Бик тырыша торгач нокта хәтле тимер кисәген тартып чыгардым. Гел рәхмәт әйтте. Бала-чага балык тотканда, саксызлыклары аркасында, бармакларына кармак очы кереп, гөбе кебек шешә торган иде. Бик күп булды андый очраклар, алар да ярдәм сорап миңа килде. Халыкның корчаңгыдан, беттән интеккән чаклары һич истән чыкмый. Йогышлы авырудан зарарланган урынны башта махсус эремә белән юып чистартасың, кипшенгәч бер төрле, аннары икенче төрле мазь сөртәсең. Ул процедураны ялангач кул белән башкарасың. И-и, искә алсаң, сөйләп бетерерлек түгел. Бигрәк тә кичке якта, төннәрен бер-бер хәл булса авыл халкы ярдәм сорап өйгә килә иде. Авыл җирендә мал-туар сөзгән, аяк-кулын каймактырган очраклар еш була бит ул – кулымнан килгәнчә кешегә беренче ярдәмне күрсәттем. Белем алырга теләгем зур иде, Алабугада бер ел укыгач әнине кызганып авылга кайттым – әтием урын өстендә авырды. Кияүгә чыкканчы әнинең уң кулы булдым, –  ди 51 ел буе каенанасына килен хезмәте күрсәткән Рәйсә апа. Каенанасы Зәкия әби озын гомерле була – 100 яше туларга өч ай калганда – 2012 елда улына һәм ике килененә (Рәйсә апага һәм Ясирәгә) бәхиллеген биреп вафат була. 
    Сабырлык – кешедәге иң асыл сыйфат. Бер-береңнең хакын хаклау өчен дә шул матур сыйфат кирәк.
    – Алтмыш ел бергә гомер итүнең сере – сабыр итә белүдә. Борынгылар «Ачу – агу, йотсаң дару» дип белмичә әйтмәгән. Сынау йортында яшибез, шуңа да сабырлык дигән «дару»ны йотып җибәрәсең. Гаиләдә, эштә, кешеләр белән мөгамәләдә сабырлык күрсәтү кирәк. Аллаһка шөкер, киленебез Ясирә  үз туфрагыбыздан – күркәм холыклы. Егерме җиде ел бергә яшибез, кырын күз карашын да күргәнебез юк. Улыбыз-киленебезгә рәхмәтебезне әйтеп кенә бетерерлек түгел – ата-ана хакын хаклыйлар, – ди бәхетле ак әби белән авылның аксакалы. 

    / Фото гаилә архивыннан. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: