Якты юл
  • Рус Тат
  • Геройның туганнары

    Таулы Дөреш авылында гомер итүче Фалих Хәләфетдин улы Шәрипов Нурмөхәммәт абыйсын сугышка озаткан вакытны бик яхшы хәтерли. «Абыйны фронтка озату әле дә булса күз алдымда. Якты дөньяга уналты бала тудырып, унысын сабый вакытларында ук җирләү кайгыларын кичергән әнием Нурмөхәммәт абый фронтка киткәндә: «Бигрәкләр дә кыю, үткен балакаем. Башкалар өчен үзен корбан итә торган холык бит аңарда. Исән-сау кайтса гына ярар иде», – дип өзгәләнде. Абый яшьтән үк «Мин әйттем!» дип үз фикерен үткәрә белә торган нык холыклы егет булган. Кыю, үткен булмаса, шундый геройлыклар эшли алыр идемени?! 1948 елны әтине Мәскәүгә чакырып хөкүмәт телеграммасы килде. Әти бертуган абыем Нурми Шәриповка сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән «Бөек Ватан сугышы герое» таныклыгын алып кайткач тирә-як халкы умарта күче шикелле гөж килде», – ди Фалих Шәрипов. 

    Сугышчан дусларының – полкташларының гомерен саклыйм дип атакага ташланган батыр егет Нурми Шәриповны үстергән Раузателҗинан белән Хәләфетдин аганың улы – Таулы Дөреш авылында имам вазыйфасын үтәүче сиксән өч яшьлек Фалих абый һәм аның тормыш иптәше Фәния апа белән тормыш-яшәеш, рухи кыйммәтләр хакында сөйләштек. 
    Фәния һәм Фалих Шәри-повлар алтмыш ел бергә тату гомер итәләр. Алар бер-берсен ярты сүздән, хәтта ки күз карашыннан аңлыйлар... Казаклар авылы егете Фалих белән Таулы Дөреш кызы Фәния техника-механика мәктәбен тәмамлаганнан соң авыл хуҗалыгында эшләгәндә танышалар. Фәния язын-көзен тимер атны – тракторны иярли, урып-җыю чорында кыр корабында басу-кырларны иңли. Үткен-чая, уңган-булган кыз белән сабыр, күркәм холыклы Фалих матур гаилә коралар. Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр, уллары Фәрит белән Фәнискә яхшы тәрбия һәм төпле белем биреп, дәрәҗәле югары уку йортларында укытып, олы тормыш юлына бастыралар. Фәния ханым бер эштән дә тайчанмый – урман хуҗалыгында такта яручы ярдәмчесе булып та эшли. Утыз яшендә Иваново өлкәсендәге бухгалтерлар әзерли торган техникумга укырга керә. Бераздан ирен дә белем алырга күндерә. Шул рәвешле, икесе дә яңа белгечлек алалар. «Сәүдә системасында зиһенең, күзең үткен булса гына эшли аласың. Гадел, таләпчән, туры сүзле булдым. Иң мөһиме – кеше рәнҗетмәдек, башкалар хакына кермәдек, чөнки догалы нигездә үстек. Әбиләребез күңелебезгә иман, Ислам, ихласлык төшенчәләрен салып калдырдылар. Шул орлыклар шытым бирде – авылга күченеп кайткач Таулы Дөрешне мәчетле итү өчен юллар эзли башладык», – дип, ирле-хатынлы Шәриповлар Аллаһ йортының төзелеше хакында сөйлиләр. 

    Имамлыкка юл

    «Утыз еллар чамасы элек Таулы Дөрешкә кайтып үз кулларыбыз белән өй җиткердек. 1995 ел, Рамазан гаете җитеп килә. Клуб мөдире Габделхәй Абдуллин борчылып: «Ни кызганыч, гает намазын укытырлык кеше юк», – ди. Уразалымын, һич икеләнүсез: «Габделхәй абый, булыр!» «Һәфтияк шәриф» бармы? Бар! Берегез өйрәнә, башкалар аңа оеп намаз укый», – дидем. Шулай тимерне кызуында суга торган гадәтем бар. Төне буе утырып, зур ак кәгазьгә фломастер белән эре итеп намаз тәртибен яздым да, иремә: «Менә сиңа шпаргалка. Имам булып гает намазын укытасың!» – дип кистереп әйттем. Гает намазы авыл клубында укылды. Өч көннән авылда бер әби үлде. Авыл халкы: «Фалих абый, мәет җирләү йоласын башкаруны үз өстеңә ал инде», – диештеләр. Шуннан икәү бергә үзлектән гарәп имлясын, аннары, Коръән уку өчен, тәҗвидне өйрәндек. Гыйлем алырга беркайчан да соң түгел», – ди өлкәннәр. 

    Мәчетле дә булдык

    «Бергә җыелышып, Габ-делхәй Зарипов белән мәчет салу турында киңәшләштек. Халыктан 100 мең сум чамасы акча җыелды. Фәния белән авыл уртасындагы чаганнар үсеп утырган мәйданга барып, булачак мәчетнең фундаментын сыздык. 2006 елда мәчетнең нигезе әзер булды. Авылдашлар улыбыз Фәриткә: «Син төзүче, мәчетнең диварын өеп бир инде», – диде. Җитмәгән төзелеш материалын җиткереп, төзүчеләргә хезмәт хакын түләп, Фәритебез мәчет диварын өеп куйды. Агалы-энеле Рәүф белән Ришат Мөхәммәдяровлар түбә калае алырга акча бирде. Мәчет идәнен җылыту, тәһарәтханә ясау Фәрит җитәкчелегендә башкарылды. Авылны мәчетле итүдә, авылга керә торган юл төзелешендә, Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә һәйкәл куюда ике улыбыз да зур өлеш кертте», – диләр Шәриповлар. 

    Таулы Дөрешнең табигый бизәге – киртләч-киртләч, биек һәм җир җиләгенә бай таулары. Ә менә кеше куллары, күңел юмартлыгы белән тудырылган байлыкның иң зурысы – мәчет. Таулы Дөреш мәчете балкып, тирә-юньгә нур чәчеп тора. 

    Каһарман якташыбыз

    Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов 1925 елда Сарман районы Казаклар авылында туа. Әнисе Раузателҗинан белән әтисе Хәләфетдин сабыйга Нурмөхәммәт исемен кушалар. Ул кечкенәдән зирәк, зиһенле, кыю һәм тәвәккәл булып үсә. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач яшүсмер колхозда эшли. 1943 елның 10 февралендә фронтка китә. Нурми Шәрипов Б.Хмельницкий орденлы, Кызыл Байраклы Фастов гвардиясе танк бригадасы разведкасында хезмәт итә. Разведкага бары тик зирәк, зиһенле, кыю, тәвәккәл, илгә һәм сугышчан дусларына тугры булганнарны гына алалар. Разведчиклар үз гомерләрен куркыныч астына куеп алып кайткан «тел»ләр җиңүгә күпме өлеш керткәнен кем исәпләгән дә кем санаган? Яп-яшь Нурми Шәриповның каһарманлыгы! Ул алып кайткан «тел»ләр! 1943 елның декабрендә ул Кызыл Йолдыз ордены, 1944 елның февралендә «Батырлык өчен» медале, 1944 елның апрелендә III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Якташы – Казан егете Виктор Сажинов: «Нурми дускаем, Казакларда үзеңне танымый да торырлар әле, син туган ягыбызга герой булып кайтачаксың!» – ди. Сугышчан дусты Нурминың батырлыкларын үз күзләре белән күргәнгә сокланып әйткән. Нурми Шәрипов дөрләп янган танк эчендә калган яралы командирны коткару өчен мизгел эчендә карар кабул итә – берничә граната алып танкка каршы чаба. Кулларын пешерә-пешерә кызган тимергә тотынып, люкны ачып, яралы офицерны коткара. Гомерен куркыныч астына куеп командирын коткарган Нурми Шәриповны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итәләр. Документлар Мәскәүгә барып җиткәнче егет икенче тапкыр каһарманлык эшләп өлгерә. Монысы үз гомере хисабына кылынган соңгы батырлыгы була. Разведчиклар тапкан мәгълүматлар, алар алып кайткан «тел»ләрнең чишелүе белән алынган информацияләр – фронтта уңышка ирешүнең алшарты. Нурми Шәрипов кыска гына гомерендә күпме батырлыклар кылырга өлгергән! Икенче тапкыр герой исеменә тәкъдим ителүе сугышчан дусларын саклап калу өчен үзен корбан итү белән бәйле. Ул яралы көенчә: «Сез елганы кичегез, мин дошманны тоткарлыйм!» – ди. Сержант Нурми Шәрипов фашистларны пулемет уты белән каршылый. Траншеяга төшкән гранаталарны дошманның үзенә ыргыта. Чолганышта калган каһарман соңгы гранатасын аяк астына ташлап, үзе белән бергә тирә-ягындагы фашистларны да юк итә. 1944 елның 23 сентябрендә Нурми Шәриповка Советлар Союзы Герое исеме бирелү турындагы карар кабул ителә. Раузателҗинан белән Хәләфетдин Шәриповлар ул хәбәрне 1948 елның 5 мартында гына алалар. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителсә дә, каһарман якташыбызга исемне бер генә тапкыр бирәләр. 
    Бу нәселнең ир-егетләре кыю, эшчән һәм илгә-көнгә игелек кылып яшиләр. Язманың төп герое Фалих ага армия хезмәтен үз теләге белән абыйсы сугышкан полкта үтә. Фәния апа белән Фалих абыйның уллары Фәрит белән Фәнис – фән эшлеклеләре, җитәкче урыннарда эшлиләр. «Улларыбыз да, үзебезгә охшап, математиканы нык яраттылар. Фәнис Чаллының 26нчы мәктәбен медальгә бетерде, Мәскәү Дәүләт идарә институтының халыкара җитештерү бизнесы кафедрасы мөдире, икътисад фәннәре кандидаты, доцент. Чит илләрдә инглиз телендә икътисад буенча лекцияләр укый. Фәритебез өч югары белем алды, спорт белән шөгыльләнә – «Татарстан Республикасы Кикбоксинг федерациясе» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе. Ул – төп таянычыбыз. Биш оныгыбыз да тәрбияле, укымышлы, өчесенең үз гаиләсе бар. Без тормыштан канәгать», – диләр өлкәннәр. 

    ***

    Ил батыры – Советлар Союзы Герое, якташыбыз Нурми Шәриповның бертуган энесе һәм биш туганының тармаклары – барлыгы 32 кеше бүгенге көндә исән-имин. Алар герой абыйларының якты истәлеген күркәм эш-гамәлләре белән бизәп яшиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: