Якты юл
  • Рус Тат
  • Гасырларны узып барышлый

    Җир йөзендә кешеләр күңеленә кояш яктысы кебек кереп калган изге җаннар бар. Андыйлар эштәме, көндәлек тормыштамы, сине кырыс җилләрдән саклыйлар, кыенлык килсә иң беренче булып ярдәм кулын сузалар. Минем өчен әнә шундый зат – Боерганда гомер кичерүче тыл ветераны Маһиҗамал апа Сибгатова. Бу көннәрдә Ак әбиебезгә 101 яшь тулды.

    Саба районы Оет авылында дөньяга килгән кызның балачагы бик авыр елларга туры килә. Маһиҗамал әби сигез яше тулар-тулмас әти-әнисез кала. Ярдәмчесез, ятим кыз бала Казан шәһәренә килеп, байларга бала караучы булып яллана. Тамагы ашка туя, өс-башын да карыйлар, тормышы да җайланып китә аның. Бәхетсезгә вакытсыз дигәндәй, шул елны сугыш башланып китә, Маһиҗамалга да туган авылына кире кайтып китүдән башка чара калмый. Ай-һай авыр була сугыш еллары ятимә үсмер кызга, күреп тә куя нужаны газиз башкае. Ирләр күтәрергә тиешле йөкне иңнәренә алган яп-яшь кыз тормыш арбасына җигелә. 
    – Тамак ач, өскә кияргә рәтле кием юк, тәүлек буе эшлибез, сыер җигеп җир сөрдек, чәчү чәчтек. Әле ул сыер тыңлыймы сине, дулап китсә, җиңәрмен димә. Кояш чыгу белән басуга барып, караңгы төшкәнче урак урабыз. Күз аллары караңгылана, ачлыктан баш әйләнә, басудан китәргә ярамый. Билдән карга чумып урман кисүләрне, окоп казуларны онытырлыкмы соң? – дип искә ала бүген Маһиҗамал әби. – Иртәдән кичкә кадәр җир казыталар, ягылмаган салкын баракка кайтып йоклыйбыз. Без күргәннәрне сөйләп кенә бетерерлек түгел. Ләкин авырлыкларны ил белән күтәрдек, бердәм булдык, бер телем икмәкне бүлешеп ашадык, бер-беребезне ташламадык, шуңа чыдадык та.
    Ниһаять, Җиңү көне килеп җитә. Маһиҗамал апа өчен шушы бәйрәмнән дә олырак, яктырак бәйрәм юк. Сугыштан солдатлар кайта башлый. 1946 елда инде буй җиткергән кыз Маһиҗамал Калмаш авылына туганнарының хәлен белергә килә. Сугыштан яңа гына кайтып төшкән гармунчы, җырчы егет – солдат Зәки белән таныша. Шул ук елда алар өйләнешәләр. Баскан җиреннән ут чыгара торган шундый уңган, моңлы егеткә пар булуына сөенеп туя алмый яшь килен. Кайнанасы да үз итә аны. Соңрак, гаиләгә ямь өстәп, кызлары Сәмига дөньяга килә. Тормыш та акрынлап җайлана, бик матур итеп яшәп китәләр. Әмма Маһиҗамалга бәхеткә куанып яшәргә язмаган икән. Сугыш яралары ачылып, җиләк кебек хатынын, гөлчәчәктәй Сәмигасын калдырып үлеп китә гармунчы Зәки. 
    Терәген, гомер юлдашын югалткач, каенэнеләре гаиләсендә артык кашыкка әвереләләр ана белән кызчык. Түзәрлеге калмагач, кызын каенанасына калдырып, бәхет эзләп Маһиҗамал Чебенле авылына килеп чыга. Колхоз көтүен көтәргә яллана ул. Торыр урыны юк, җаны Калмашта калган кызын уйлап өзгәләнә. Әмма сабый чактан ук авырлыклар белән көрәшеп үскән тол хатын бирешми. Бүрәнә, такта– токтасын юнәтеп, йорт сала. Кызы белән кайнанасын үз янына алдыра.
    Гомере буе яратып, ихлас күңелен биреп терлекчелектә эшли ул.
    – Апрель башларында Ыкта боз китә. Ай урталары җиткәч, без малларны болынга алып чыгабыз. 20-25 сыерны кул белән савабыз. Малларга суны көянтә белән ташып эчерәбез, – дип искә ала Маһиҗамал апа. – Гомерем буе онытылмаган бер вакыйганы сөйлим әле. Ыктан ике сыерга бер көянтә хисабыннан су алып менәбез. Ул көнне 26 көянтә су ташыдым. Әмма сыерларым су эчми. Аптырадым гына бит. Баксаң, су савытына башак болгатырга тоз салынган булган. Тозлы суны эчәргә теләмәгәннәр икән малкайларым. Тозлы суны түктем дә кабат шулкадәр су ташыдым. Тиресне дә кул арбасы белән түктек, саламга да шул арба белән барабыз. Аякларда кышын-җәен чабата. Кышын аякларга кар тула, язын суга чылана... 
    Ире үлгәч, Маһиҗамал килен 20 ел буе сукырайган кайнанасын карый. Аны хөрмәтләп, йоласын китереп соңгы юлына да ул озата. Үсеп, кул арасына керә башлаган кызы Сәмига 16 яшеннән фермада әнисе янында сыер савучы булып эшли башлый. Эшкә уңган, тормыш авырлыкларын сыкранмыйча күтәрә белгән батыр ана янында җебегән кыз үсми. Сәмига апа да 30 ел фермада сыер сауды, хезмәтендә зур уңышларга иреште – өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнде. Механизатор ире Вәлиәхмәт абый белән өч бала тәрбияләп үстерделәр.
    Бүгенгедәй хәтеремдә, 1981 елның кызу июль аенда мине Боерган авылы китапханәсенә юллама белән эшкә җибәрделәр. Мине фатирга озата килгән авыл советы рәисе Гөлфия апа Әһлиева болай диде: 
    – Кызым, сыерлы, уңган апага фатирга кертәм, тамагың тук булыр.
    Сикәлтәле тормыш юлы узган Маһиҗамал апаның йорты бусагасыннан атлап кергәндә пенсиягә яңа чыккан гына иде әле ул. Диплом алып, зур хыяллар белән китапханәгә эшкә килгән кызны – мине Маһиҗамал апа үз баласыдай каршы алды. Аның акыллы киңәшләрен күңел түремә салып бардым, ә җан җылысын бүген дә тоям кебек. «Балам, сүзең үрдә, үзең һәрчак түрдә бул!» – дигәне аерата истә. Минем кызыл туема балга катырылган биек катлама ясап, ирем Мөхәмәтнур белән икебезгә дә ап-ак сарык йоныннан оекбашлар бәйләп алып килүен онытырлыкмы соң? Озаграк күзенә чалынмый торсам, банкага бал тутырып, көздән ясаган алма кагын күтәреп хәл белергә килеп җитә. Миңа гына түгел, бу изге җанның күңел җылысы, кайгыртучанлыгы күршеләренә дә, ятимнәргә дә, мохтаҗларга да җитә. Әле быел көз көне генә якын дусты – 80 яшьлек Мәхтүмә апаның бәрәңгесен алышып, 16 чиләк бәрәңге җыйганын әйтеп шаккатырды, күршесе Камил абыйның, Мәгъфия апаларның хәлләрен һәрчак белешеп тора. 
    – Хәзерге тормышларга сөенеп яшәрлек, куана-куана эшләрлек. Бу муллыклар, уңайлыклар оҗмах нигъмәтләре шикелле күренә. Балачактан тормышның ачысын татып үскәнгәдер инде Аллага шөкер итеп яшим, – ди Маһиҗамал апа. – Кызым белән киявем бик әйбәтләр, Аллаһы Тәгалә бүләк итеп биргән аларны миңа. Оныкларым – кыз-улларым, кияү-киленнәрем, оныкчыкларым бар. Аларның һәрберсе кадерле, якын миңа, мин аларга намаз арты саен бәхетле гомер телим, – дип шатлыгын уртаклаша ул.
    Боерган авылының ветеран терлекчесе, гади, сабыр, изге күңелле Маһиҗамал апа дөнья матур, тормыш мул дип, булганына канәгать итеп яши. Тормыш сынауларын лаеклы узган, язмышы язган кырыс җилләргә йөзен каршы куеп, адашмыйча озын юл үткән көчле рухлы тыл ветераны ул. 

    Флүзә СӘЛИМОВА.
    / Фото Флүзә Сәлимовадан алынды. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: