Якты юл
  • Рус Тат
  • Әфганчы егетнең истәлеге мәңгеләштерелде

    Булды ул илебез тарихына кереп калырлык әфган сугышы. Шуннан халык теленә дә «әфганчылар» дигән атама кереп калды. Таулар илендә кылдан нечкә сугыш юлын узган ир-егетләр безнең районда да бар. Интернациональ бурычларын намус белән үтәгән егетләребезне ил дә, халык та онытмый.

    Сугыш, ни әйтсәң дә, сугыш инде ул, корбаннарсыз булмый. Ул елларда ил күген иңләп, төрле төбәкләргә улларыбызның җәсәде салынган кургаш табутлар да кайтты. Тау-таш араларында барган бәрелешләрдә имгәнеп кайтып, мәңгелеккә иртә киткәннәр дә булды. Аларның батырлыгы онытылмый, исемнәрен мәңгеләштерү буенча төрле чаралар уйлап табалар. Безнең районда да әфганчылар игътибар үзәгендә.
    Күптән түгел кечкенә генә Сәет авылына да республиканың төрле төбәкләреннән Әфганстанда сугыш гарасатын узган егетләр җыелды. Юк, бәйрәмгә түгел, сугыш юлларын узып, илгә исән-сау әйләнеп кайтып, көтмәгәндә юлда фаҗигале һәлак булган әфганчы Нияз Газетдин улы Рәкыйпов яшәгән йортка истәлек тактасы элү тантанасына килделәр алар.
    Нияз Зөләйха апа белән Гаязетдин абый гаиләсендә өченче – төпчек бала булып дөньяга килә. Өч чакрым араны җәяү йөреп, Сәмәкәй сигезьеллык мәктәбендә белем ала. Аннары ул Хуҗәмәт авылындагы һөнәр училищесында укый. 1987 елда Ниязны Тукай районы хәрби комиссариаты хезмәткә чакыра. Башта ул Төрекмәнстанда хәрби хәзерлек үтә. Аннан Әфганстанга Баграм шәһәренә җибәрелә.
    Егетнең әти-әнисе өчен иң авыр еллар булгандыр ул – төпчекләреннән килгән һәр хәбәрне ут йотып көтәләр. Нияз һәрвакыт аларны тынычландырып яза һәм, чыннан да, катлаулы сугыш юлларын узган Нияз исән-сау туган авылына әйләнеп кайта. Ул елларда төзелеш кайнаган Түбән Кама шәһәренә эшкә китә. Ләкин авыл һөнәрен алган егетне авыл үзенә тарта. Аның бит әти-әнисе дә колхозда җиң сызганып эшләгән кешеләр. Әнисе терлекче, сыер сава, әтисе тракторда эшли. Икесе дә хезмәт ветераны. Нияз Дон комбайнын иярли. Тик, язмыш диген инде, тау-таш арасындагы сугыштан исән-сау кайткан, ата-ана картлыгыбызда терәк булыр дип үстергән төпчекләренең гомере фаҗигале төстә өзелә. Инде газиз улын югалткан ата – Газетдин абый да бакыйлыкка күчте...
    Әфганчы егет Нияз Рәкыйпов яшәгән йортка истәлеккә элмә такта кую тантанасына Минзәлә, Сарман, Мөслим, Актаныш, Тукай районнарыннан, Чаллы, Бөгелмә шәһәрләреннән әфганчылар килгән иде. Бу чарада шулай ук муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров та катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Илшат Усманов үзенең чыгышында:
    – Биредә шулкадәр күп орден-медальләр таккан кешеләрне күрүдән күңелдә горурлык хисе туа. Сезнең батырлык, туган ил дәшкәндә хезмәткә әзер булуыгыз яшь буынны тәрбияләүдә күркәм өлге. Әфганчы егет Нияз Рәкыйповның якты истәлеге авыл халкы күңелендә озак сакланыр. Ә бүген куелган элмә такта бу хакта һәрдаим искәртеп торыр, – диде.
    Ниязның элмә такта кую тантанасына килгән сыйныфташлары, туганнары, әнисе Зөләйха апа мәрхүмне шулай зурлап килгән әфганчыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
    Тантаналы минутлар. Нияз Рәкыйпов яшәгән йортның диварына беркетелгән элмә тактаны ачу ике ел бергә хезмәт иткән дуслары Нәзир Гайсин белән Александр Фадеевка бирелде. Көчле алкышлар астында тактаны бәйләп куйган тасманы чишеп җибәрделәр. Җәймә салмак кына аска төште.
    Билгеле, мондый чараларны иганәчеләрсез, оештырып йөрүчеләрсез генә үткәрү мөмкин түгел. Сәмәкәй авылы егете Марсель Ситдыйков, хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов, әфганчы авылдашыбыз Рафаэль Хәмәтов, «Ирек» хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев финанс ярдәме күрсәттеләр, оештыру чараларын күрделәр.
    Авылдашыбыз, әфганчы Ниязга 50 яшь тулган көннәр иде ул.

    Айсылу Габдрахманова, 
    Сәет авылы клубы мөдире.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: