Эшлибез! Ник эшләмәскә?!
«Вәгыйз Миргалим улы Миннегатуфов – булдыклы кеше. Уңганлыгы нәселдән килә дип уйлыйм. Миргалим абзый да гомер буе «Татарстан» совхозында тракторчы булды. Әнисе Мосаллия апа да колхозның бер эшеннән дә калмады. Вәгыйз эшкә, тормыш-яшәешкә карашы белән әти-әниләр буынына охшаган. Аерма шунда гына – безнең әти-әниләр ал-ял күрмичә эшләделәр. Аларның авыр хезмәте түбән бәяләнде. Ә хәзер авыл хуҗалыгы тармагында тырышып эшләүче кешенең хезмәт хакы лаеклы. Алар тиешенчә ял да итәләр», – ди крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Нурулла улы Хөрмәтуллин.
Чыршылы авылындагы Таһир Хөрмәтуллин җитәкләгән крестьян-фермер хуҗалыгында хезмәт куючы Вәгыйз Миннегатуфов утыз биш ел авыл хуҗалыгы тармагында эшли. «Вәгыйз Миннегатуфов 800 гектар чәчүлек җирләрне эшкәртте. Урып-җыю чорында 1100 тонна ашлык суктырды, 4500 тонна мал азыгы әзерләде. Вәгыйз агротехник таләпләрне бик яхшы белә һәм тулысынча үти», – дип, механизаторының эш күрсәткечләре турында горурланып сөйли КФХ җитәкчесе.
Ул кечкенәдән үк булачак һөнәрен чамалый. «Бала чагымда әти белән тракторга утырып басуга чыгарга ярата идем. Техниканы шул чагыннан үз иттем. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, авылда калу турында ныклы карарга килеп, «Татарстан» совхозына механизатор булып урнаштым. Шуннан бирле мин басу-кырларда. Язын – сабан сөрүдә, чәчүдә. «Аннан печәнгә төшәбез. Аның үзенә күрә яме бар», – ди Вәгыйз. Авыл кешесе өчен хәтфәдәй үлән ул туклык-муллык билгесе. Йөзләгән баш мөгезле эре терлек асралучы КФХда терлек азыгы меңәрләгән тонналап хәзерләнә.
Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы кеше уңга-сулга карарга да өлгерми, эшнең башкасы җиңнән тарта. Икенчегә печән чабып, киптереп, өеп куярга гына өлгерәсең, урак вакыты җиткән! Урып-җыю чорында Вәгыйз Миннегатуфов «Дон-1500» комбайнына утыра. «Елның бу фасылы барлык ризыкларның да иң өстене булган икмәк өлгерү белән кадерле. Быел да уңыш мул булды. Тук башакларны күрү зур сөенеч. Рәхәт итеп эшлим. Чөнки үз эшемне яратам», – ди комбайнчы.
Ә ник эшләмәскә соң? Эшнең тәмен белеп башкару өчен уңайлыклар да тудырылган. Ел әйләнәсенә басуда эшләүчеләргә төшкелектә һәм кичке якта кайнар аш китерәләр. Машина-трактор паркы каршында Вәгыйз белән сөйләшеп торганда чиләге белән бәрәңге, кишер, суган, кәбестә күтәргән хатын-кыз күренде һәм: «Бүген көн салкынча, монда кайтып ашарсызмы икән?» – дип сорады. «Пешекчеләребез әзерләгән беренче һәм икенче ашлар телеңне йотарлык тәмле була. Ите-сөте, мае, яшелчәсе үзебезнеке, хуҗалыкта үстерелгән, җитештерелгән, – дип аңлатып китте Вәгыйз. – Көннәр җылы торганда ризыкны басуга китерәләр, салкынайткач ашханәгә кайтабыз. Күргәнегезчә, гаражыбыз – машина-трактор паркы җылы, кыш көннәрендә дә өс киемен салып эшлибез. Гаражда техниканы ремонтлау өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Безнең Таһир абый таләпчән булса да эчкерсез кеше. Тормышта төрле хәлләр була бит. Авыр чакта һәрвакыт ярдәм кулы суза. Кешелекле. Беркайчан кәперәймәс, үзен әллә кем итеп куймас. Без аңа үз итеп абый дип эндәшәбез. Ярдәмчеллеге күңелебезне күтәрә, эшкә дәрт өсти», – дип, хезмәт кешесенә яхшы мөгамәләдән канәгать булуын белдерә ул.
Хәзерге вакытта Вәгыйз Миннегатуфов басуларны язгы чәчүгә әзерләү – җир эшкәртү белән мәшгуль. «Язын җир өлгергәч культивациялибез. Бөртек кабул итәргә әзер басуларыбыз һәм фермаларда, абзарларда көр малларыбыз булу киләчәккә ышанычны арттыра. Илләр тыныч, амбарларыбыз иген белән тулы булсын», – ди уңган механизатор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев