Якты юл
  • Рус Тат
  • Бәрәңге игүнең үз җае бар

    Авылда үскән бала кул арасына керә башлауга ындырга чыгып бәрәңге чүпли башлый. Нәрсә, нәрсә, ә бәрәңге утырту, аның төбен өю, чүбен утау һәм бәрәңге алу һәммәбезнең дә кулыннан килә торган эш. Бар иде заманалар, бәрәңге бакчасына җәй буена ике тапкыр керә идек: чүбен утарга һәм төбен өяргә. Сентябрь урталарында кызыл, алсу, ак, сары төстәге эре бәрәңгене казып, чүпләп кинәнгән буынга бәрәңге үстерү гади генә эш иде. Хәзер менә «Бәрәңге генә димә икән» дияргә туры килә. 

    Менә шулай башланды

    Бәрәңге үстерүнең серен белсәң һәм аның мәшәкатенә сабыр итсәң генә йодрык кадәрле бәрәңге уңышы җыеп аласың. Кайберәүләр: «И-и, нәрсә инде ул бәрәңге?..» дип, тиз генә табыш алырга теләп, икенче икмәкне утырталар да, эше-мәшәкате күп һәм чыгымы да байтак булуына төшенгәч, бәрәңге «бизнес»ыннан баш тарталар. Ә менә Яңа Бүләк авыл җирлегенә кергән Күктәк Мирсәеттә гомер итүче Айдар һәм Гүзәл Мингалиевларның крестьян-фермер хуҗалыгы бәрәңге үстерүгә ныклап тотынган. Алар алга карап эш итә беләләр, бәрәңге үстерүнең җаена да төшенгәннәр. 
    «Читтән караганда уйнап башланган эш кебек тоелса да, уйлап башланган эш иде ул. Байтак еллар ерак араларга йөрүче зур йөк машинасында эшләдем. Сәламәтлегем какшый башлады. Ике улымны чын ир-егетләр итеп тәрбияләү өчен тәүлек әйләнәсе гаиләм янында булуны өстен күрдем. Хәләл кәсеп белән тапкан акчага алган биш машинаны сатып, фермерлык эшенә салдым акчаны. 2010 елны тамчы да яңгыр төшмәде. Шул корылыклы елда 3 гектар пай җиренә гади чәчкеч белән бәрәңге утырттык. Көзен бәрәңге казый торган техника белән алдык. Уңышы мул булды. Авыл халкы шаккатты. Шуннан күңел үсеп бәрәңге үстерү эшен дәвам итәргә булдык. Өйдә сөйләп утырганда гына өч гектар күп түгел сыман. Ә басуга баргач... ничек ерып чыгарбыз бу эшне дип уйлыйсың. 2011 елдан ныклап тотындык бу эшкә. Һич тә үкенмибез. Бөтен эшне ул вакытта хатыным белән башкардык. Хәзер ике улыбыз төп ярдәмчеләребез. Әмиргә 13 яшь. Авыл хуҗалыгы техникасының кайсына утырса да, тәҗрибәле механизаторлардан калышмый, чөнки беренче сыйныфта укыганда ук техника белән идарә итәргә өйрәнде. Тугыз яшьлек кече улыбыз Әлфис тә бик тырыш, эшне үзе белеп башкара. Грант алганда, эшебезне дәвам итүчеләр барлыгын белгәч, артык сорау биреп интектермәделәр. Бизнес-планыбыз да яхшы төзелгән иде», – ди бәрәңге игү остасы Айдар Мингалиев.
    Мингалиевлар, яңа эш башлаган фермер буларак, 2016 елны дәүләт программасы буенча 1,5 млн сум грант оталар һәм шул акчага авыл хуҗалыгы техникасы сатып алалар. Керем булган җирдә чыгымы да байтак. Гүзәл Фәһим кызы белән Айдар Мөдәрис улы Мингалиевлар хәләл кәсептән кергән барлык табышны авыл хуҗалыгы техникасы, ягулык-майлау материаллары, орлык, гербицид һәм ашлама сатып алуга, хезмәт хакына тоталар. «Быел уңыш мул булды – гектарыннан 200 центнердан артык бәрәңге чыкты. Ел бар яклап та яхшы килде. Һава торышы уңай булгач, сигез гектар җирдәге бәрәңге уңышын ун көн эчендә җыеп алдык. Яхшы сыйфатлы бәрәңгене сатып алучыларга тәкъдим итү дә күңелле», – ди КФХ башлыгы. «Уңышның яхшы булу-булмавын ничек бәяләргә?» – дип кызыксынам. «1гә 10 чагыштырмасында булса, мисал өчен, 2,5 тонна орлык чәчеп 25 тонна бәрәңге казып алсаң, уңышны яхшы дияргә була. Сугару агрегатын куллансаң, гектарыннан 400 центнерга кадәр бәрәңге алырга була. Әлегә бездә су сиптерү агрегаты юк, – ди фермер.

    Бүген, хәзер эшлибез!

    Мингалиевлар 100 гектар җирдә арпа, бодай чәчкәннәр. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 43 центнер уңыш чыккан. Авыл хуҗалыгы тармагында яз, җәй, көз фасылының бер көне ел туйдыра. Бүгенге эшне иртәгәгә калдырмасаң гына ашлыкны әрәм-шәрәм итмичә җыеп аласың. Шуңа да Айдар Мингалиев улларына кече яшьтән шул хакыйкатьне аңлата. «Безнең гаиләдә «иртәгә» дигән сүз әйтелми. Бүген, хәзер эшлибез! Әгәр дә көн яхшы торганда уракны берничә сәгатькә кичектерәсең икән, гектарыннан 40 центнер уңыш аласы урында 30-35 белән калуың да бар. Өлгергән, тук башак синең «бил турайтканыңны» көтеп тормый – коела ул. Урып-җыйган ашлыкны яхшы итеп урнаштыру да кирәк. Кыш көне Күктәк Мирсәеткә район хакимияте башлыгы Фаил Камаев килде. Буш кул белән түгел – амбарлы итте ул безне. Башыбыз күккә тигәндәй булды. Гомумән, эш яраткан, авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт куйган кешенең кадерен белә торган җитәкче ул», – ди. 

    «Авылда эш юк» дигән сүз дөрес түгел

    «Эш яраткан кешегә авылда эш җитәрлек. Безнең КФХда пенсионер апалар тырышып эшлиләр. Таңнан торып үз хуҗалыкларындагы эшләрен башкарырга да, КФХга килеп хезмәт куярга да өлгерәләр. Ә бит алар гомер буе колхозда ал-ял белмичә эшләгән кешеләр. Комбайнчы Галимҗан Абдуллин авыл хуҗалыгы тармагындагы бөтен эшне сыдырып эшли. Кулы бар эшкә дә ятып тора, диләр андыйлар хакында. КФХда эшләүчеләрнең һәммәсенә дә рәхмәт. Хезмәт хакын кемгә ничек кирәк – шулай түлибез. Акча дисәләр – анысын ала, мал азыгы белән дә, ашлыклата алучылары да бар. Яшь, сәламәт ир-егетләргә рәхәтләнеп эшләргә, мал асрарга бөтен мөмкинлекләр дә бар, югыйсә. Хатыным Гүзәл Яр Чаллыда туып-үскән кеше булса да, авыл җирен үз итте. КФХ булдыруда, эшне алып баруда уң кулым. Ике улыбыз эшебезне дәвам итүчеләр булыр дип өметләнәбез. Бала гына булсалар да, эшнең тәмен беләләр», – ди ата кеше нәсел дәвамчылары белән горурланып.
    Һөнәрле кешенең кесәсендә сәмәне, келәтендә ашлыгы, өстәлендә ризыгы була. Айдар Мингалиев кулыннан килгәнчә авылдашларына да булышырга тырыша. Күктәк Мирсәеттә яшәүче өлкәннәр аның кешелекле булуына өстенлек бирә. Шуңа да, ышаныч белдереп, ике чакырылыш авыл советы депутаты итеп бердәм рәвештә сайлаганнар. 

    Бәрәңге генә димә!

    Бәрәңге бизнесында бары тик сабыр, үҗәт һәм шушы эшне яраткан кешеләр генә «аякта басып кала». Бәрәңге генә димә икән. Соңгы дистә еллар эчендә бәрәңгенең «холкында» да үзгәрешләр нык сизелә. «Хәзер агротехник чараларны дөрес итеп кулланганда гына уңышка ирешеп була. Флер Шакиров гомер буе басу-кырдан кайтып кермәгән тәҗрибәле агроном булды. Ул җирнең сулышын тоя белә. Аның белән киңәшләшеп эшлим. Күп мәсьәләләрдә уртак фикергә киләбез. Флер абыйга рәхмәтлемен, җир эшендә күп нәрсәгә өйрәтә», – дип белгәннәрдән өйрәнүен яшерми Айдар.
    Ил табынын ризыклы итүдә зур өлеш керткән Гүзәл белән Айдар Мингалиев кебек фермерлар булганда авыл яшәр. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: