Бәхетне күрә белергә кирәк
«Әни Тәкермәндә туып-үскән, мәдәният хезмәткәре булып эшләгән. Әтине, инвалид булу сәбәпле, сугышка алмаганнар. Аны Тәкермәнгә укытырга җибәрәләр. Ул оста итеп скрипкада уйный белгән. Әти белән әни авылның мәдәни тормышын алып барганнар. Бер-берсен ошатып, гаилә төзегәннәр. Язмыштан узмыш юк, диләр бит, парлы тормыш озакка бармый – әти яшьли үлеп китә, әни дүрт бала белән тол кала. Сугыштан соңгы авыр еллар. Бик укыйсы килә иде дә бит, җиде класс белән калырга туры килде», – дип сөйли Иске Байлар авылында гомер итүче Рафил Авзалов.
Сугыш чоры балаларына, бигрәк тә әтисез калганнарга, үсмерчактан ук олылар белән беррәттән тормыш арбасын тартырга туры килә. Сугыштан соң – 1945нең ноябрендә туган кеше булса да, Рафил тормышның әчесен-төчесен бик иртә татый. «1958 елны бер хезмәт көненә 200 грамм чамасы икмәк тия иде. 1961 елны галәмгә беренче булып совет космонавты очты. Шундый зур горурлык! Ә тамак ипигә әле ныклап туймаган, ак күмәч, булкиларны шәһәр халкы гына ашый иде ул чакларда. Без, авыл халкы, шул тормыштан да канәгать булдык. Сугыш кына чыкмасын дип яшәдек. Бала вакытта Гөлек ягында көтү көттем, сабанчы булып та эшләдем. Армиягә киткәнче шоферлыкка укыдым. 1964тә армия хезмәтенә алындым. Украинада өч ел хезмәт иттем. Увольнительный биргәч шәһәргә чыга идек. Олы яшьтәге апалар, әбиләр без солдатларга, рәхәтләнеп ашагыз, витамин җыеп калыгыз дип, кәрҗин-кәрҗин татлы чия, алма, груша бирәләр иде. Ул чорны сагынып искә алам. Армия ул вакытта чын ир-егетләр тәрбияләү мәктәбе иде. Гомерем буе туган авылымда – Иске Байларда колхозда эшләдем. Тормыш авыр дип зарланмадык. Тырышлык белән өй җиткердек, каралты-кура яңарттык. Балалар үстердек. Ул заманда бөтен кеше дә бертигез иде. Авыл халкы бер-берсенә ярдәм итеп яшәде», – дип якты хатирәләре белән уртаклаша Рафил абый.
Бәхетне кем ничек күрә: кемдер гомер буе бәхетне көтә дә көтә; икенчеләр исә аны эзли; ә өченчеләр бөтен нәрсәдә һәм бөтен җирдә бәхетне күрә белә. Рафил абый балачагында Ык болыннарында көтү көтүнең авырлыгын түгел, матурлыгын, үзенә күрә романтикасын күрә белгән. Әтисеннән бик иртә калса да, аның моңлы итеп скрипкада уйнавы күңелендә калган. Әти-әнисен искә алу аны бәхетле итә. Рафил абый армиядә хезмәт итүен дә, гаиләле булуын да, гомер буе җирдә эшләвен дә, авыр сынауларны җиңеп чыгуын да бәхет итеп кабул итә белә торган кеше. «Гомерем буе чылбырлы тракторда туган авылымның басу-кырларын эшкәрттем. Бәрәңге иктем. Салам эскерте тарттырдым, басуда кар тоттым. Урып-җыю чорында ашлык суктырдым. Ярты гасырга якын колхозда эшләгән чорда җиде рәис алышынды. Барысы белән дә уртак тел таптым. Сүзем үтте. Авылны чиста сулы итүдә дә өлешем керде – яңа су башнясы булдыру өчен тырышлык куйдым», – ди авылның могътәбәр кешесе.
Гомер буе механизатор булып эшләгән Рафил абыйның тормыш иптәше Кәүсәрия Миңнегол кызы терлекчелек тармагында хезмәт куйган. Фермада күпчелек эш кул хезмәте белән башкарылган чорда сыер сауган. Авыл хуҗалыгын үстерүгә, ил табынын ризыклы итүгә хәләл көчләрен керткән Кәүсәрия һәм Рафил Авзаловлар өч бала – бер ул, ике кыз тәрбияләп үстергән. Уллары Радик Себергә йөреп эшли. Шулай булса да, җәйге ялында комбайнга утырган. Кече яшьтән әтисе янында кул арасына керүе, армиягә киткәнче механизатор булып эшләве эзсез узмаган – Радик техниканы белә. Ул бәрәңге утырту һәм алу өчен техниканы үз куллары белән ясаган. «Без хәзер каз-үрдәкне кул белән чистартмыйбыз. Радик махсус җайланма ясады – казларны кайнар сулы савытка салабыз да, берничә минуттан чип-чиста түшкәләрне алабыз. Улыбызның зирәк, уңган булуы аркасында бөтен уңайлыклары булган йортта яшибез. Ике кызыбызның да тормышлары әйбәт. Гөлсәрия гаиләсе белән Күзкәйдә яши, Калмашта шәфкать туташы булып эшли. Гөлфинә Минзәләдә яши, сатучы. Килен-кияүләрдән уңдык. Алты онык һәм ике оныкчыгыбыз бар. Моннан да зур байлык булырмы?! Киленебез Айгөл үстергән чәчәкләрне күрмәдегез. Җәен, көзен бакчабыз, өйнең тирә-юне гөлчәчкәгә күмелеп утырды», – ди каенана белән каената зур канәгатьләнү белән.
Балаларының игелеген күреп яшәүче Кәүсәрия һәм Рафил Авзаловлар «Аллаһка шөкер итеп яшәргә кирәк» диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев