Бәхетләренең нигез ташы нык
Боерган авылында Халыкара гаилә көне кысаларында бик матур бәйрәм узды. Авылның 45, 50, 55, 60 ел бергә гомер иткән үрнәк парлары белән очраштык. Гомерләрен хезмәттә үткәргән, яшь буынга үрнәк булырлык күркәм эшләр башкарган кешеләрнең гомер сәхифәләрен барладык.
Йөзләре шатлыктан балкыган, бераз дулкынланган бәхетле парларны мәдәният йортында каршы алдык. Мөнирә һәм Фирдәвис Гәрәевлар, Маһинур һәм Әгъләм Шәйхетдиновлар, Факия һәм Рәим Гатиятуллиннар, Сәрия һәм Әнвәр Әхмәтовлар, Әлфия һәм Зөфәр Галиевлар, җитәкләшеп, «Мәхәббәтнең серле капкасы»ннан үтеп, Мендельсон маршы астында залга уздылар. Зәки һәм Җәннәт Гарифуллиннар, Юныс һәм Нәзирә Зөлфекаровлар, Әхмәтнур һәм Фәйрүзә Хөсәеновлар билгеле сәбәпләр аркасында мәдәният йортына килә алмады. Аларны өйләренә барып котладык.
Өлкәннәрне район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина, бүлек белгече Энҗе Хафизова, Боерган авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Минакова, «Яран гөл» ансамбле кызлары, авылыбыз аксакаллары, туганнары, күршеләре сәламләде.
ЗАГС бүлегеннән килгән вәкилләр район башлыгы Фаил Камаевның рәхмәт хатын укып, бүләкләр тапшырды.
Гәрәевлар
Сугыш ветераны Касим аганың өлкән улы Фирдәвис Гәрәев гомере буе туган җиренә тугрылыклы булып яшәгән җир улы. Агроснаб директоры, 35 ел авылда партком секретаре, колхоз рәисе булып эшләгән, хезмәт кешесенең яшәеш-мохитен сизгер тоемлаучы, үҗәт холыклы, тәвәккәл, кыю җитәкче булган. Иптәше Мөнирә ханым Минзәлә районы Наратлы Кичү авылы кызы. 1958 елда әтисе Локман Галим улын Чебенлегә баш агроном итеп билгелиләр. Мөнирә апаның балачагы, яшьлеге шунда уза. Күзкәйдә мәктәп тәмамлагач, Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга керә. 1975 елда институтны бетергәч, рус теле һәм әдәбияты укыта башлый. Эш стажы 35 ел. Беренче категорияле укытучы, хезмәт ветераны ул. Ягымлы, күркәм холыклы булуы белән абруй яулаган мөгаллимә. Фирдәвис абый белән алар 45 ел бергә, өч бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә балалары һәм яраткан оныклары янәшәсендә сөенеп яшиләр.
Шәйхетдиновлар
Хезмәт сөючән Әгъләметдин белән чибәр, уңган кыз Маһинурның студент чакта ук бөреләнгән мәхәббәт хисләре 45 ел эчендә тагын да ныгыган, тирәнәйгән. Егерме ел элек авылыбызга килеп төпләнгән бу гаилә тиз арада үз кешегә әйләнде. Әгъләм абый туган шәһәре Прокопьевскида тау техникумында, Маһинур апа медицина институтында табиблыкка укыган. 1976 елда Чаллыга киләләр, өйләнешәләр, ике уллары дөньяга килә. Әгъләм абый гади механиктан цех башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелә, кулыннан килмәгән эше юк аның. Техниканы биш бармагы кебек белә, шәп бакчачы. Гомере буе Чаллы шифаханәләрендә балалар табибы булып эшләгән Маһинур апа бүген авылда «Сәламәтлек» фитнес-клубы алып бара. Ул һәркемгә ярдәм итә, эше белән дә, тәмле теле белән дә өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгырта. Оста гармунчы Әгъләм абый гармун алып сыздырып җибәрсә, Маһинур апа аңа кушылып җыр суза, менә шулай матур яшиләр алар.
Гатиятуллиннар
Рәим абый белән Факия апалар йортына аяк баскан кеше үзен җәннәт бакчасына эләккәндәй хис итә. Өйләре искиткеч зәвык белән бизәлгән. Аш– суга оста хуҗабикә йомшак теле, ягымлы йөзе белән дә кунакларның күңелен күрә белә.
Калмия авылында туган, сабыр холыклы Рәим абыйның тормыш юлы гаять бай һәм кызыклы. Сугышка китеп югалган әтисеннән бер яшьлек бала булып калган ятим егет тырышлыгы, үҗәтлеге белән башкалардан аерылып тора. Бик иртә кул арасына керә башлый. Дөнья күрәсе килеп, егет Себергә нефтьче эшенә китә. Тырыш хезмәте югары хөкүмәт бүләгенә лаек була. 1989 елда нефть һәм газ комплексын үстерүдәге актив эше өчен медаль белән бүләкләнә.
Туган ягын сагынып яшәгән Рәим авылына кайта, колхозда тракторда эшли. Факия апа белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Факия апа өч дистә ел сыер сауган, районда иң беренче булып һәр сыердан 5000 килограмм сөт савып алган кеше, хезмәт ветераны, бик күп күкрәк билгеләренә, мактау кәгазьләренә ия.
Әхмәтовлар
Әнвәр абый белән Сәрия апаны язмыш Чистай шәһәрендә очраштыра. Сәгать заводында эшләүче тапкыр сүзле, чибәр кыз, авыл хуҗалыгы техникумында белем алучы студент егетнең күңелен бик тиз биләп ала. Менә шушы көннән алар 45 ел бергә атлыйлар. Өч балага гомер биреп, олы тормыш юлына озаттылар. Шул арада Сәрия апа Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, хуҗалыкта 32 ел иктисадчы, кадрлар бүлеге мөдире, ындыр табагы мөдире булып эшләде. Әнвәр абый хуҗалыкта 15 ел бәрәңге саклау операторы, 12 елга якын инженер-механик, озак еллар газ операторы булып хезмәт куйды.
Галиевлар
Зөфәр Сәлим улы Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының зооветеринария факультетында белем ала. Егетне Актаныш районына зооветтехник итеп җибәрәләр. Тиздән аны армиягә алалар. Актаныш районы, Иске Байсар авылы кызы Әлфия егетен көтеп ала, өйләнешәләр. Зөфәр Сәлим улы балта остасы, ындыр табагында машинист булып эшли. Әлфия ханым мәктәптә 38 ел балалар укыта, профсоюз комитетын җитәкләде, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Галиевлар тәрбияле балалар үстереп, оныкларына сөенеп матур гомер кичерәләр.
Хөсәеновлар
Сугыш ветераны, мәрхүм әтисе Миң-нулла абыйның теләген искә алып, Фәйрүзә мәктәптән соң Минзәлә медучилищесына укырга керә. Кызны Пучы шифаханәсенә акушерка итеп эшкә билгелиләр. Үз гомерендә 600ләп балага дөньяга килергә булышкан акушерка ул. Ике ел эшләгәч, армиядән көтеп алган классташы, сөйгән егете белән кавышып, Чаллыга барып төпләнәләр. Ул чакта Чаллыда бердәнбер бәби табу йортында Фәйрүзә апага эш булмый, ул хисапчы булып урнаша, техникумга укырга кереп икенче дипломга ия була. Лаеклы ялга чыкканчы хисапчы һөнәренә тугрылык саклый.
Мәктәптә бер парта арасында утырган, шул чорда башланган дуслыклары олы мәхәббәткә әверелгән бу парга сокланмый мөмкин түгел. Әхмәтнур абый йортлар төзү комбинатында машина йөртүче, баш механик, участок башлыгы, директор урынбасары булып эшли. Бик күп мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Гаиләдә ике балага белем һәм тәрбия биреп олы тормыш юлына чыгаралар.
Гарифуллиннар
Зәки абый Гарифуллин – кендеге белән җиргә береккән кеше. Туган авылы басуларында гомер буе төрле марка тракторларны иярләгән, үзе әйтмешли, «Хрущёв» кукурузлары үстергән, 20 ел буе комбайнда икмәк суктырган. Үсмер вакыттан бирле гел хезмәттә, гел хәрәкәттә Зәки абый. Аның тырыш хезмәте җитәкчеләр тарафыннан да югары бәяләнде, III дәрәҗә Хезмәт даны ордены белән бүләкләнде.
Егет гаилә корырга да үзе кебек эшчән, уңган кызны сайлаган. Җәннәт апа гомере буе колхозда тырыш хезмәт куйды. Алар инде 60 ел бергә гомер итәләр. Җәннәт апаның ипле, йомшак тавышыннан, мөлаем, якты йөзеннән тормыш иптәшенә булган яратуы, хөрмәт итүе, олылавы сизелеп тора. Зәкиҗан абый авылның аксакалы, дини йолаларыбызны җиренә җиткереп яшәүче мөхтәрәм кеше.
Дүрт балалары да менә дигән итеп тормыш корып яшиләр. Берсеннән-берсе сөйкемле онык-оныкчыклары бар. Алар гомер кичергән йорт йөзек кашы кебек балкып тора, нигезләре җылы, нурлы.
Зөлфекаровлар
Чебенле клубына кичке уенга яшьләр төшә. Биюләр дә, җырлар да күп була ул көнне. Нәзирә белән Юнысның шул көнне беренче мәртәбә күз карашлары очраша. Менә шулай итеп ике сугыш чоры баласы, ике ятим табыша, кавыша, 55 ел бергә гомер итәләр. Нәзирә апа фермада сыерлар сава, Юныс абый озак еллар урманчылыкта, колхозда төзелештә эшли. Табигый гадилек, күңел матурлыгы, тыйнаклык хас аларга. Гомер буе бер-берсен хөрмәт итеп, кадерләп яшәделәр, өч кыз тәрбияләп үстерделәр, биш оныклары, бер оныкчыклары бар. Нәзирә апа 30 ел буе кайнанасын кадерләп яшәде.
Флүзә Сәлимова.
/ Фотолар Флүзә Сәлимовадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев