Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Без биш бала үстек әнкәй белән

Әниебез Гиная Хафизова 1929 елда Зәй районының зур булмаган Түбән Пәнәче авылында дөньяга килгән. Әнкәй биш кыз баланың дүртенчесе булган. Белгәнебезчә, авыр еллар була ул. Аларның гаиләсе дә кыенлыкларны шактый кичерә. Бер кыз туганы бик кечкенәдән якты дөньядан китә. Авылда салам түбәле өйләр, сарайлар, агач күперләр. Ә яшьлек яшьлек инде ул. Авырлыкларга карамастан, яшьләр кичләрен шул агач күперләрдә уеннар оештыралар. Бер көнне элекке Чаллы районы Мусабай Завод авылыннан озын буйлы, кара чәчле Фаиз исемле егет Түбән Пәнәче авылына туганнарына кунакка килә. Ыспай киенгән, тальян гармунында өздереп уйнаучы егет кичке уенга чыгып, кызларны жырлата, биетә. Менә шул вакытта аның күзе уртача буйлы, чибәр бер кызга – безнең әниебезгә төшә. Араларында мәхәббәт уяна. Озак та үтми, җитез егет тарантаска пар ат җиктереп, кызны үзенә тормыш иптәше итеп, авылына алып кайта.

Шулай туры килә: Мусабай Завод авылындагы Хафизов Фатыйх бабай гаиләсендә биш малай, ике кыз үскән була. Әткәебез Фаиз – төпчек бала. Ул чорларда гаиләдә дә малайлар туса, җир бүлеп биргәннәр. Шуңа күрә Фатыйх бабай гаиләсе урта хәлле, абруйлы була. Алар авылда танылган гармунчылар, умартачылар булалар.
Сугыш башлангач Фатыйх бабайның дүрт улын фронтка алалар. Әткәйгә әле илгә афәт килгән елны 11 яшь кенә була. Ул сугышка эләкми. Аның дүрт абыйсы да сугышта һәлак булалар. Әйтеп бетергесез зур кайгы була бу.
Тормыш дәвам итә. Әткәй белән әнкәй төп йортта бабайны һәм әбине тәрбияләп яшиләр. Аларның бер-бер артлы биш малайлары – Хатыйп, Яхия, Разиф, Назиф, Самат дөньяга килә. Әткәйнең әнисе Маһитап әби исән чакта, сугышта ятып калган улларының исемнәрен ике оныгына (Хатыйп һәм Яхия) куйдырта. 
Әткәй белән әнкәй безнең намуслы һәм тәрбияле булып үсүебез өчен бар көчләрен куйдылар. Кечкенәдән эшкә өйрәттеләр. Хәтерлим, әткәй безгә үзе эшкә китәр алдыннан һәр көн, колхозда наряд биргән кебек, эш кушып китәр иде. Зурракларыбыз утын кисә, утын яра, башкаларыбыз ишек алды себерә, мал астын карый. Аннан күрше малайлары белән уйнарга да вакыт табабыз. Әткәй белән әнкәйне бик хөрмәт иттек. Яшермим, курку да бар иде. Аларның күз карашыннан нәрсә әйтергә теләгәннәрен белә идек. 
Балалары начар юлга басмасын, йөзләренә кызыллык китермәсен өчен алар һәрвакыт уяу, игътибарлы булдылар. Хәтерлим, миңа 6-7 яшьләр булгандыр, кичке эңгер-меңгер вакыт, өйгә кайтканда нигәдер шырпы сызып карыйсым килде. Анысы кесәдә йөри иде. Күрше әбинең, минем шуклыгымны күреп, безгә кереп китүен абайлап калдым. Әһә, мин әйтәм, баш бетте, әби хәзер әткәйгә әйтә инде. Ярты сәгатьләр чамасы үткәч, сиздермәскә тырышып, бакча ягыннан ишегалдына кайтып кердем. Әткәй мине өйгә алып кереп китте. Кергәндә кулына чөйдә эленеп торган ат йөгәнен эләктерде. Шулай итеп мине «акылга утыртты». Бу безнең барыбыз өчен дә зур сабак булды.
Икенче бер вакытны кече энем үзебездән ерак түгел буада чумып, йөзеп йөргән үрдәк балаларын куркыткан икән. Шуны күреп, үрдәк балаларының хуҗасы моны әнкәйгә җиткергән. Шулай итеп, энемә дә «тәрбия» шәп эләккән. Бу юлы тал чыбыгы белән. Анысы һәрвакыт өй эчендә почмакта тора иде. 
Әнкәй озак еллар мәктәптә җыештыручы булып эшләде. Ул вакытларда бинаны көн саен мичкә утын ягып җылыталар иде. Утынны көндез кисеп, ярып, әзерләп куярга кирәк. Укудан соң без әнигә булышырга килә идек. Ә кичке сәгать 8дә мәктәпкә килеп, мичкә ягып, аның янып бетүен көтеп, томалап, янгын куркынычы юклыгын тикшереп, төнге сәгать 11ләрдә өйгә кайта идек. Әниебез иртәнге сәгать 7дә, балалар укырга килгәнче, бүлмәдә ис калмаганын тикшереп, авыл балаларын каршылый иде.
Без йокыдан торып, мәктәпкә җыенганчы, өстәлдә өй мичендә пешкән кабартмалар, коймаклар көтә иде инде. Малайлар тамакка таза бит инде. Әнкәй һәр көнне мичтә коймаклардан соң дүрт-биш ипи пешерә иде. Төшкә аш, яртышар чиләк бәрәңге әрчеп пешерә һәм башка ризыклар әзерли иде. Кичләрен «сукыр лампа» белән безгә дәресләр әзерләшә. Аннан соң йорт эчендә дә хатын-кызның эше бетми бит. Малайлар булсак та, безне дә әнкәй йорт эчендәге эшләргә өйрәтте. Кызлар яки күрше малайлары күрмәсен дип, ишекне бикләп куеп, казанда су жылытып, савыт– саба, идән юа идек.
Башка балалардан ким булмасыннар дип, әнкәй күлмәк, чалбарларны үзе дә тегә, төзәтә иде. Жәй, көз көннәрендә колхоз чөгендерен сирәкләү, чүбен утау, көзге суыкларда туңып чөгендер алу, аны машина табып, төяп, шикәр заводына илтеп тапшыру – болар барысы да әнкәй белән безнең баштан үткән әйберләр.
Әткәебез әнкәйгә һәрвакыт терәк булды. Ишегалдындагы, маллар янындагы эшләрне без әткәй кул астында башкардык. Әткәй, абыйлары гармунчылар булгангадыр инде, безне дә гармунга, музыкага өйрәтергә тырышты, теләге зур иде. Хәтерлим, миңа 5-6 яшьләр булгандыр, кибеттән ике рәтле кара төстәге «хромка» алып кайтты. Безгә кызык, уйнарга өйрәнәсе килә. Я беребез, я икенчебез килеп шул гармунны тарткалыйбыз. Башта көй чыгарып булмады. Шулай тырыша торгач, бер көйнең башы, икенче көйнең азагы дигәндәй, чыга башлады. Минем беренче көем «Әпипә» булды. Шуннан соң бармаклар ияләнә башлады. Шулай итеп, әкренләп барыбыз да гармунда уйнарга өйрәнә башладык.
Мәктәпкә укырга кергәч, әткәй кулдан баян сатып алып кайтты, анда уйнарга өйрәндек. Шуннан соң мәктәптә үткәрелә торган чараларда катнаша башладык. Бер журналда курай ясау, курайда уйнарга өйрәнү методикасы басылып чыккан иде. Шундагы схемага карап, чаңгы таягыннан курай ясый башладык. Өйрәнеп беткәнче берничә чаңгы таягының башына життек. Ниһаять, ярыйсы гына сызгыра торган курай барлыкка килде. Тырыша торгач бу уен коралында да көйләр чыгара башладык. 
Еллар үтте. Без берәм-берәм мәктәпне тәмамлап, урта, югары уку йортларына юл тоттык. Авылдан 16 яшьтә чыгып киттек. Ул елларда уку бушлай иде, стипендия дә түләделәр. Ләкин өс-баш карарга, фатирга түләргә, ашарга тотарга барыбер акча кирәк. Әткәй белән әнкәй булган акчаларын туплап, кешедән ким булмасыннар дип, безгә жибәрәләр иде.
Хатип абый Минзәләнең укытучылар әзерли торган училищесында, мин Алабуганың культура-агарту училищесында укыдым. Аннары энекәшләр дә училище, техникумнарга укырга керделәр. Яңадан өчебез югары уку йортларын бетердек, икебез техникумнарда белем алды. Әткәй белән әнкәй безнең барыбызны да белемле итү өчен тырыштылар. Безнең яшь араларыбыз икешәр генә ел булганлыктан, әткәй белән әнкәй безне бер-бер артлы армия сафларына озата башладылар. Аннары беребез армиядән кайта, икенчебез хезмәт итәргә китеп бара.
Ул вакытларда зурлап озату кичәләре оештыралар иде. Әткәй белән әнкәйгә биш тапкыр шундый кичәләр оештырырга туры килде. Балалары өчен борчылулар, көн саен капка төбенә чыгып, газета арасыннан хат караулар, балалары исән-сау кайткач сөенүләр, балаларын өйләндереп, биш тапкыр гөрләтеп туй уздырулар. Әткәй белән әнкәй киленнәрне бик яраттылар. Аларга һәрвакыт «кызым» дип кенә эндәшәләр иде. Киленнәребезнең һәрберсе – Әнисә, Нурия, Минзилә, Сания, Наташа һәрвакыт әткәй, әнкәй дип кенә тордылар, аларны бик хөрмәт иттеләр. 
Сабантуйга безгә бик күп кунаклар килә иде. Бәйрәмгә барыр алдыннан иртүк торып әнкәй киленнәр белән мич ягып, бишәр бәлеш ясап, мичкә куеп китәләр иде, кайтуга бәлеш әзер, кунакларны сыйларга да була. Иртүк безнең ишегалдында, урамда гармун, баян, курай тавышлары яңгырый иде. Әткәй бер елны да Сабантуйга тальян гармунсыз чыкмады. Аңа без дә баян, курай белән иярә идек. Сабантуй мәйданына килүгә «Хафизовлар килә» дип мәйдан тирәли әйләнергә тәкъдим итәләр иде. Бер елны килгән кунаклар белән үзебезнең бакча артындагы чирәмдә гаилә Сабантуе үткәргәнебез дә хәтердә.
Әткәй 2010 елда арабыздан китеп барды. Бу безнең өчен бик зур югалту булды. Әнкәйгә аерата ямансу булып калды. Әткәй белән әнкәй гомерләрен пар күгәрченнәр кебек бик тату үткәрделәр, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәделәр. Хәзер әниебез янына яшәргә энебез Назиф хәм киленебез Сания кайтты. Хәзерге көндә әнкәй алар тәрбиясендә яши. Әнкәйнең бүген 12 оныгы, 11 оныкчыгы бар.

Яхия ХАФИЗОВ. 
Мусабай Завод авылы. 

Фотолар гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев