Якты юл
  • Рус Тат
  • Бар хикмәт олы йөрәкле булуда

    Ачык йөзле, тәмле сүзле, үзенә тартып торучы кешеләр бик сирәк алар. Ә дөньяның төрле ягын күреп, тормышның ачысын-төчесен татып, утлар-сулар кичеп, тормышның, һәр көннең, һәр мизгелнең, туганнар-якыннарның һәм иң затлысы – икмәкнең чын-чынлап кадерен белеп яшәгән өлкән кешеләр – ветераннарыбыз исә елдан-ел сирәгәя бара. Шундый олуг хөрмәткә лаек ветераннарның берсе – Биклән авылыннан Мөнирә Бәхтегәрәй кызы Бәхтегәрәева.  Ул 2019 елны үзенең зур юбилеен каршы алу тантанасы белән тәмамлады. Яңа елга бер көн кала ул 95 яшен тутырды. Шундый авырлыклар кичеп, дошман белән күзгә-күз очрашып та, бу яшькә җитү ул зур могҗизага тиң, әлбәттә. 

    Мөнирә Бәхтегәрәй кызының үткән тормыш юлы, бүгенге көндә бер дә сынатмыйча яшәве, тормышка гашыйк булуы аны юбилее белән котларга килгән район башлыгы Фаил Камаевны да сокландырды. Район башлыгы юбилярга яшьләргә үрнәк булып яшәве, Бөек Ватан сугышында үз-үзен аямый көрәшкәне өчен зур рәхмәтен җиткерде һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырды. 
    – Мондый хөрмәт күрсәтелеп торгач, Аллаһы боерса, 100гә кадәр дә яшим әле, – диде Мөнирә апа. Амин берүк, шулай булсын дип телик. 
    Өлкән яшьтә булса да, Мөнирә апаның өе якты, чиста, пөхтә. Мондый пөхтәлек юктан гына түгел икән, ул гомер буе фельдшер-акушер булып эшләгән. Аның бу хезмәткә кереп китүе дә, кызганычка каршы, сугыш белән бәйле була. Илебезгә дошман бәреп керүе турындагы хәбәрне ул Чистай шәһәрендә фельдшер-акушерлык мәктәбендә соңгы имтиханын тапшырып йөргән көнне ишетә. Үзенә 16 гына яшь булса да, мондый һөнәрне сайлавы белән илебез алдында бурычлы булуын да яхшы аңлый ул. Фронтка китүче кызын озатырга дип Бикләннән әнисе дә килә. Ләкин аңа бәхет елмая, ул вакытта фронтка алмыйлар әле аны. Бары тик 1945 елның январь аенда гына чират җитә. Шуннан башлана да инде газап чигүләр. Бик күп тапкырлар аңа яраланган солдатларны коткарырга туры килә. «Урмандагы сынган агачлардан носилкалар ясап, яраланган хәрбиләрне шуңа салып, госпитальгә илтүләрне, үзәккә үткән суыкларны да сизми яшәү, солдатларны яшәтү өчен, Ватан өчен тырышуларны бер дә онытасым юк», – ди ул. «Минага басып, бер солдатның аягы өзелүе әле бүгенгедәй хәтердә. Шундый коточкыч хәл иде бу. Янымдагылар тотып калмаса, мин дә шул яралы солдатны коткарырга йөгерәсе, үзем дә шул хәлдә каласы идем. Аллага шөкер, мине дә 
    Ходай саклады, ул солдатны да исән калдыра алдык», – дип сөйли Мөнирә апа. 
    Сугыш тәмамлангач, ул Украинада хезмәт итә. Аннан соң Мөнирәне өлкән фельдшер итеп Польшага күчерәләр. Авылына ул 1947 елның февралендә генә кайта. Сугышта күргән коточкыч хәлләрдән соң аңа авылдагы тыныч тормыш оҗмах төсле тоела. Авылдашларының сәламәтлеген саклауны, аларга хезмәт итүне ул үзенең чираттагы бурычы итеп кабул итә. Еракка китми, шунда ук кияүгә чыгып, тормыш иптәше белән бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Ире инде бүген арабызда юк, кызы исә Түбән Камада гомер итә. «Алар әни кадерен белә. 
    Һәр атнаны яныма кайтып, хәлемне беләләр, эшемне эшлиләр», – ди Мөнирә апа. «Бүгенге тормышка карыйм да, аны яратмый мөмкин түгел, Аллага шөкер, бөтен нәрсә дә бар бит. Ләкин бер генә әйбер эчне пошыра: ул да булса, шушы тормыш өчен көрәшеп, яу кырында ятып калганнарның бүгенге көннәрне күрә алмавы», – ди ул. 
    Чыннан да, барыбызның да бабалары, туганнары, якын кешеләре ятып калган бит ул чит җирләрдә. Юкка гына алар анда башларын салмаган, алар безнең өчен – балалары, туачак оныклары, оныкчыклары, киләчәк буын өчен дип тырышкан. Нинди олы йөрәкле булган алар. Анда бөтен нәрсә дә сыйган. Мөнирә апаның да хезмәте дә, сугыш вакытында куйган хезмәтләре дә олы йөрәкле булуында. Без аңа кайгы-хәсрәтсез көннәр, сәламәтлек телибез. 100 яшендә дә ул безне шундый ачык йөз белән җылы өендә каршы алсын иде.

    Рөстәм Зәкиев фотосы. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: