Якты юл
  • Рус Тат
  • Бабай сугыш турында сөйләргә яратмаган

    Ватан сугышы... Биниһая зур корбаннар, үзәк өзгеч югалтулар бәрабәренә яуланган Бөек Җиңүгә дә 73 ел тулды инде, әмма аның кайтавазы бүген дә ишетелә. Чөнки ул кагылмаган капка, кадерлеләрен югалтмаган гаиләләр, булса да, бик сирәктер. Тиңсез батырлыклар күрсәтеп, җиңү яулап кайткан ил улларының сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Алар, яудан кайтып, тәмам бөлгенлеккә төшкән илне аякка бастыруда да биниһая зур хезмәт батырлыклары күрсәтеп, җирдә үзләреннән соң матур эз калдырып, мәңгелеккә киттеләр. Исәннәре дә бик олыгайды инде. Менә алар әле исән чагында, якыннарыбызның фронтта, тылда күрсәткән батырлыклары турында күбрәк белергә ашыгасы иде. Ә без менә соңга калдык. Герой бабаебыз турында берни диярлек белми калганбыз.

    Безнең бабай – Югары Байлар авылы егете Шәйхи Вахит улы Шияповка сугыш башланганда 17 яшь кенә була. Бернинди дөнья күрмәгән, кечкенә генә авылда үскән гап-гади 18 яшьлек егетне сугышка алалар. Яшьли колхозда эшләп, чыныгып үскән авыл малае куркаклардан булмагандыр – 247нче «Рославский» укчы дивизиясенең 778нче Кызыл Байраклы артиллерия полкында башлый ул хезмәтен. Аннары кыю егетне, өйрәнүләр үткәч, полкның 1нче дивизионына разведчик-күзәтүче итеп куялар. Гел алгы сафта, күп батырлыклар күрсәтә, орден-медальләр белән бүләкләнә.
    Җиңү яулап, авылга кайткач, бабай җиң сызганып, колхозда эшли башлый. Гаилә кора, әбием белән биш кыз үстерәләр. Сугыштан соңгы елларда авылда да фронттагы кебек көнне-төнгә ялгап эшлиләр. Чөнки ир-егетләрен югалткан, сугыш китергән нужаны чүмечләп эчкән авыл тәмам хәлсезләнгән. Җитмәсә, яу кырына киткән авылдашларның күбесенә кабат авылга әйләнеп кайтулар насыйп булмаган, ә тормышны җайга салырга, авылны аякка бастырырга кирәк. Тылда фронт тотучылар арасында хезмәт куйган әбиебез белән бабай, тату гаилә корып, биш кыз үстергәннәр. Бабай сугыш турында сөйләргә яратмаган. Әниемнәр шуңа да аның сугыш юллары турында бик аз белгән. Әниемнең әйтүенчә, бала чагында алар әтиләренең медальләре белән уйнап йөргәннәр – күп булган ул. Чөнки бабай сугыш башыннан Җиңү көненә кадәр яу кырында, алгы сызыкта булган. Яраланган, кабат үзенең дивизионына кайткан.
    Инде без, оныклары үсеп җиткәч, Шәйхи бабабызның сугышчан юлы белән кызыксына башладык. Төрле архивларга мөрәҗәгать иттек. Баксаң, безнең бабай чын герой булган икән. Исән чагында аның батырлыгы алдында баш ия алмадык, менә хәзер, үзебез балалар (өченче буын) үстерә башлагач кына бүген без тыныч илдә рәхәт яшәсен өчен аның күпме кыен юллар үтүен аңлыйбыз, рухы алдында баш иябез.
    Шәйхи Вахит улы Шияпов сугышта күрсәткән батырлыклары өчен «Беренче дәрәҗә Ватан сугышы», «Кызыл йолдыз» орденнары, «Батырлык өчен» һәм башка күп санлы медальләр белән бүләкләнгән булган. Архивтан соратып алган документларда мондый юллар бар: «Лебус шәһәре районында Одер елгасын кичү һәм Көнбатыш ярны яулап алу, плацдармны ныгыту өчен 1945 елның 7 февралендә барган каты сугышларда Ш.Шияпов, кул астында булган әйберләрдән сал ясап, елга аша чыга һәм пехотаның күзәтү пунктында ныгып, пулемет, арт-миномент утлары, бомбалар шартлавы астында берөзлексез сугыш барышын күзәтеп, пулемет ноктасын шәйләп ала, аның төгәл күрсәтүе нәтиҗәсендә нокта тар-мар ителә. 1945 елның 16 февралендә дошман контратакасына каршы сугышканда Шияпов шәхси коралыннан 7 фашистны юк итә. 17 февральдә ул дошманның 150 солдаты һәм офицерларының контратакага җыенуын күреп ала һәм ашыгыч рәвештә дивизия командирына хәбәр сала. Нәтиҗәдә дошман тупланмасы таратыла, аның явыз нияте тормышка ашмый кала».
    Тагын бер документында болай дип язылган: «Ефрейтор Шәйхи Шияпов немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда үзен батыр, көчле ихтыярлы сугышчы итеп танытты. 1945 елның 16 апрелендә ул Лебус шәһәре районында, Одерның көнбатыш ярында, дошманның озакка сузылган оборонасын өзү өчен барган сугышта немецларның траншеясына беренчеләрдән булып ташланды, дүрт солдатны юк итте һәм берсен әсирлеккә алды. 1945 елның 17 апрелендә ефрейтор Шияпов туры наводкадан ата торган 75 миллиметрлы коралның янына ук шуышып килә, анда граната ыргыта һәм биш кешедән торган корал расчетын тар-мар итә. 18 апрельдә күзәтеп торганда 3 пульт ноктасын күреп ала, аның төгәл күрсәтә белүе аркасында дивизия утка тотыла һәм юк ителә».
    Архивтан бу документларны алып укыгач, хәйраннар калдык. Күңелләр тулды, бабай узган авыр сугыш елларын күз алдына китереп, күзләр чыланды. Ни өчен әниләргә, балаларына диюем, батырлыклары, фронт юллары, авыр күргәннәре турында сөйләмәгәндер, аңламыйм. Кызыксынучы булмаганмы, сөйләп утырырга вакыты җитмәгәнме, эштән бушамаганмы? Кем белә, дошман булсалар да, ул юк иткән фашистлар кеше бит, бәлки тыныч тормышка кайткач, ут эчендә узган юлларын кабат күңеленнән кичергәндә үзен кеше гомеренә кагылучы итеп күреп, борчылып та йөргәндер. Ни генә булмасын, безнең бабай Вахит улы Шәйхи чын патриот, кыю ир, эш остасы, нечкә күңелле, шәфкатьле кеше булган. Ә кирәк чакта, туган иленә кул сузучыларга аяусыз да була белгән, тиңсез батырлыклар күрсәткән.

    Фото автор тарафыннан бирелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: