Якты юл
  • Рус Тат
  • Авыруга карамастан, эшлисе килә

    – Мин көн саен шушында инде. 2010 елда инфаркт кичердем, авырдым. Эштән туктап торырга да туры килде. Әмма мин бит авыл баласы, өйдә утырырга бер дә күнекмәгән, шунда аз-маз техника ремонтлап йөрдем, ә күңелем барыбер тракторга, басуга эшкә тартты... Шулай итеп, 2017 елдан мин менә бу «Алтай» тракторында эшли башладым, – дип үзе белән таныштырды «Р-Агро» хуҗалыгында төягеч тракторда эшләүче Миргазиян Хәмбалов.

    Миргазиян Флүн улы тумышы белән Мөслим районы Сикия авылыннан. Әнисе гомер буе колхозда хезмәт куйган. Әтисе тимерче булып эшләгән. Хәмбаловлар гаиләсендә берсе артыннан берсе биш кыз, ә төпчек бала булып Миргазиян дөньяга аваз салган. Әнә шулай итеп, кызлар арасында бердәнбер кадерле ир бала булып үскән ул.
    Мәктәпне тәмамлагач, егет армия сафларына алына. Армиядән соң туган туфрагына – әти-әнисе нигезенә яшәргә кайта. 1987 елда тракторчы Миргазиян мәктәптә бергә укыган Ләйсән исемле кызга өйләнә. Гаиләләренә ямь өстәп кызлары Айзирә, уллары Айнур туа. 
    Тимерче әтисе янында үскәнгәме, тракторлар, комбайннар янында еш йөргәнгәме, Миргазиян Флүн улының тормышы да нәкъ менә тимер атлар белән бәйле. 
    – Иң беренче утырган тракторым хәтердә. Ул зәңгәр төстәге МТЗ-80 иде. Миңа аны биргәндә ул өр-яңа кебек, капиталь ремонттан кайткан гына иде. Колхоз таралганчы шул тракторда эшләдем, – дип сөйли Миргазиян Флүнович ул чорларны искә алып. 
    Бу елларда ул бер сезонга 200 гектарлап кукуруз чәчкән, салам өйгән, көзләрен салам эскертләгән, көнгә 10-12 гектар җир сөргән. 
    – Эшләгән вакытта төрле чаклар булды инде. Ул елларда асфальт юк, пычрак ярып йөреш иде. Трактор да ватылып тора. Берзаман басуда тракторны кузгата алмыйм. Тәҗрибәм дә юк, нишләргә икәнен белмим. Хәзерге кебек тиз генә ярдәм сорап шалтыратырга телефоннар да юк. И җәфаландым мин шунда. Ярый бригадир күреп килде, ярдәмче чакыртып, тракторны озак кына ремонтладык, – дип искә ала ул эшли башлаган елларын.
    – 2000 елда Бәткегә күчендек. Бу авыл шәhәргә якын, монда терлекчелек, шуңа күрә яшәеш бар. Авыл бетәрлек түгел, бар шартлар да, уңайлыклар да тудырылган, – дип, бирегә килүләренең сәбәбен әйтеп үтә Миргазиян Флүн улы.
    Ләйсән сыер сава, Миргазиян ДТ тракторына механизатор булып урнаша. Соңрак 2006 елда К-700, аннары Макдон комбайннарында эшли, сенаж әзерли, икмәкне теземнәргә сала. Шулай тырышып дөнья көткәндә тормыш иптәше Ләйсәннең сәламәтлеге начарлана башлый. Бер көнне гаиләне яшен суккандай була – Хамбаловларның ишегенә авыр кайгы ишек кага.
    – Ләйсәннең йөрәге авырта иде. Шулай булса да, бер дә зарланмады, уфтанмады. Әти-әнием өчен уңган килен, балаларыбыз өчен мәрхәмәтле ана, минем өчен яраткан хатын булды ул. Соңгы елларда ул: «Миңа күп калмады инде», – дип еш әйтеп килде. Шулай көтмәгәндә йөрәге туктады да куйды. 2010 ел иде бу, – дип уфтана Миргазиян Флүнович.
    Бер килсә килә бит ул. Олы хәсрәт Миргазиянның үзенең дә сәламәтлеген какшата. Шул ук елны ул инфаркт кичерә. Ярый янында кызы һәм улы була.
    – Тормыш иптәшемне югалтуны авыр кичердем. Шөкер, янәшәмдә балалар булдылар, аннары Гүзәлне очраттым, аның белән кавыштык, миңа алар барысы да алга таба яшәргә көч бирделәр. Авыру булсам да, үз-үземне карадым, тормыш сынавына бирешмәдем, сабыр булырга тырыштым, шулай әкренләп эшкә дә чыктым, – ди Миргазиян Флүнович. 
    Эшен бик ярата Миргазиян Хәмбалов. Авыл халкы, хезмәттәшләре арасында да абруе зур аның. Кемнән генә сорама, барысы да яхшы сүзләр генә әйтә аның турында.
    – Миргазиян Флүнович кушкан эшне җиренә җиткереп һәм намус белән башкара торган кеше, – ди аның хакында остаханә мөдире Айдар Кутлузаманов.
    – Ничек кенә булса да, мин бик бәхетле кеше. Гаиләм, балаларым, күңелемә ятышлы эшем бар. Авыру булсаң да эшләргә була, бары тик теләк hәм мөмкинлек кенә кирәк, – дип калды Миргазиян Хәмбалов безне озатканда.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: