Якты юл
  • Рус Тат
  • Авырлыклар сындырмаган язмыш

    Нина Иголкина – сугыш еллары баласы, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны. Ире Валентин Иголкин танк йөртүче булып Берлинга кадәр барып җиткән, Прага шәһәрен азат итүдә катнашкан, дүрт орден һәм күпләгән медальләр белән бүләкләнеп, сугыштан исән-имин кайткан кеше. 

    Нина Васильевнаның тормыш юлы авырлыклар белән үткән. Ул Мамадыш районында туа. Әнисе гадәти эш кешесе була. Әтисе комсомол, бик белемле була, татарча да сөйләшә, матур итеп гармунда уйный, исполкомда эшли, административ эшләр белән шөгыльләнә. Нинага ике яшь чакта, 1934 елда, аны кулга алалар. 1936 елда Магаданнан Ниналарның гаиләсенә әтиләренең бәхетсезлек очрагына эләгеп үлүе турында хәбәр килә. Чынлыкта исә аны аткан булалар. 
    – Шулай итеп, беребездән беребез кечкенә өч бала ятим калдык. Тормыш аннан соң безне төрле яклап сынады: халык дошманы гаиләсе, халык дошманы балалары булдык. Әти төзегән йорттан куып чыгардылар, әйберләребезне, иң мөһиме, туйдыручыбыз булган сыерыбызны тартып алдылар. Безгә әнинең кыз туганы яшәгән иске йортка кайтып китәргә туры килде. Дүрт яшьлек Вася мичкә яга иде. Җылы чыкмасын өчен төннекне алдан томалый идек. Төтенгә агуланган чак та булды. Күршеләрнең әйтүе буенча, безне карга чыгарып салып кына коткарып калганнар. Күпмедер вакыттан соң әтинең өчтуган апасы ире белән безнең якка кайтты һәм шунда эшли башлады. Ул әнине эшчеләр поселогына күченеп килергә чакырды. Анда әни клубка техничка булып урнашты. Шул клубның бер почмагында яши башладык, – дип искә ала Нина Васильевна. 
    Беренче сыйныфка ул 1941 елда китә. Класста эвакуациягә эләккән кешеләрнең дә балалары укый. Халык ач, ипине карточка белән бирәләр. 1942 елда өч ай буе ипи бирмиләр, шуннан соң Нинаның әнисе Ефросинья иң кадерле әйберсен – тегү машинасын сатарга мәҗбүр була. Балаларның ачлыктан башлары әйләнә, хәлсезләнәләр. Кечкенә Нина клубта яшәүче студентлардан телемләп икмәк сорый торган була. Аны үзе ашап бетерми, өйгә туганнарына алып кайта.
    Беркөнне алар яшәгән поселокка әтиләрен Гулагка җибәргән кеше килә. «Яхшы» кешеләр аңа клубта халык дошманы гаиләсе яшәвен җиткерәләр. Шулай итеп гаиләне моннан да чыгаралар. Әниләре кибеткә каравылчы булып керә, аннары больницага санитарка булып урнаша. Андагы табиб Ефросиньяга үлгән кешеләр тоткан бүлмәне җыештырып, шунда күчәргә киңәш итә. Никадәр шатлык! Юалар, чистарталар, әйберләрен күчерәләр. Моңа кадәр бер сарайда көн иткән гаилә өчен бу чыннан да бәхет була. Мәктәптән соң балалар өйгә ашкынып кайта. Укудан кайтканда юл басу яныннан үтә, ләкин җирдә күренгән бер генә башакны да иелеп алырга ярамый – каравылчылар чыбыркыларын тотып торалар. Ачтан интеккән балаларның тыелып тора алмыйча бөртеккә иелгән чаклары да була – ул вакыттта чыбыркы эләгә.
    Көзен мәктәп өчен утын әзерлиләр. Бәләкәйләр ботакларга сыдырылып бетә торган була, чөнки киемнәр юка, калыннары бөтенләй юк. Әниләре балаларына кызыл пәрдәдән чалбарлар тегә, мәктәпкә шуның белән йөриләр. Укытучы такта янына чакырганда класс каршына чыгарга ояла торган була Нина. Әтиләре халык дошманы булганга, Ниналарга башкаларга бирелә торган әз-мәз акчалар да, посылкалар да эләкми. 
    Бер вакыйга сөенечле булып күңеленә кереп калган аның: клубта яшәгәндә әнисе иске физик карта таба, шуны чистартып, юып, Нинага һәм сеңлесенә сарафан һәм кофталар тегә. Ничек горур йөриләр алар – чын күлмәкләр кигәннәр бит! 
    Кәҗә тоталар. Асрау авыр булса да, ул аларны туйдыра. Ә уку кызга җиңел бирелә. Үзе дә балаларны җыеп укытучылы уйный торган була. 
    Бер елдан алар яшәгән йортка фронттан кайткан кемнәрнеңдер күз салган булуы ачыклана. Больница хуҗасына кәҗәләрен биреп кенә йортта яшәп калалар. Шулай итеп йортны сатып алалар.
    Нина аралашучан кыз була, һәр кеше белән уртак тел таба. Эвакуацияләнгән укытучысының кызы Ольга Ракузина белән дуслаша. Тегесе Ригага кайткач аңа киемнәр җибәрергә вәгъдә итә. Ләкин хыял чынга ашмый – аларның Ригадагы йортларын җимергәннәр, берни дә калмаган була. 
    Көннәр шулай үтә, сугыш та тәмамлана. Валя Вася янына килеп: «Сугыш бетте! Укырга бармыйбыз!» – ди. Урамда кемдер елый, кемдер сөенә, кочаклашалар, җырлыйлар. Балаларны флаг куелган машинада йөртәләр. Шул елны җәй көне Нинаның абыйсы Вася Казан очучылар әзерләү училищесына керә. Аны тәмамлагач хәрби очучы булып хезмәт итә. 
    1948 елда, җиде классны бетергәч, Нина Мамадыш педучилищесына укырга китә. Лубян поселогыннан барган 16 баланың икесе генә уку йортына керү бәхетенә ирешә. Сугыштан соңгы еллар да сөйләп бетергесез авыр була. Укырга киткәндә әнисе кызның чемоданына бер мендәр, одеяло һәм тузып беткән фуфайка сала. Кыз аның эчен әйләндереп кия торган була. Ашамлыклардан бәрәңге һәм шешә белән балык мае бирә. Кыз элеккеге төрмә бинасында урнашкан тулай торакта бәрәңге кыздыра торган була. Бик аз күләмдә стипендия ала. Менә шулай яши: акча юк, ашарга юк.
    Бер курста укучы Мамадыш кызы Нюся белән дуслаша. Ул аны бергәләп дәрес хәзерләргә өйләренә чакыра. Бик матур, тату гаиләдән була ул. Нюсяның әнисе үзләренең тегү машинасыннан файдаланырга рөхсәт итә. Нина чыгарылыш кичәсенә үзенә күлмәк тегеп кия. Тормыш никадәр генә авыр булса да, халык ул чакта бер-берсенә ышана, ярдәм итә.
    1952 елда Нинаны Яңа Чишмә районына башлангыч сыйныфлар укытырга җибәрәләр. Бу авылга машина-трактор паркына эшкә яшь электрик Валентин Иголкин да килә. Элеккеге фронтовик, танкчы, күкрәге тулы орден-медаль... Шуның өстенә, электр приборларын биш бармагы кебек белә. Тирә-яктан ярдәм сорап килүчеләр күп була аның янына. Валентин белән Нина шул вакытта танышалар, 1954 елда өйләнешәләр. Яшәргә урыннары да булмый, авылда туганнары да юк. Башта Валентин эшләгән МТСтагы Кызыл почмакның өстәге катында урнашалар. Көннәр суыта башлагач фатир яллыйлар. Өч ел шулай бер фатирдан икенчесенә йөргәннән соң, өй алу җае чыга. Аны сатып алырга туганнары, якыннары, танышлары акча белән булыша. Маллар тота башлыйлар, бакча утырталар. Ике чиләк йомыркага Нина тегү машинасы сатып ала. Балаларга үзе кием тегә. 
    Хезмәтен Нина Васильевна бик ярата: дәресләр булсынмы, методик эшләрме, класстан тыш чаралармы – бар күңелен биреп эшли. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, берничә ел рәттән авыл советы депутаты була, агитбригада составында кырларга чыга, басуда бәрәңге алырга, чөгендер утарга чыга. Ә кичләрен ике кечкенә кызы белән клубта үзешчән сәнгатьтә катнаша. Кызлары Тамара белән Галинаны да тормышта лаеклы кешеләр итеп үстерәләр алар. 
    1970 елда Нина Иголкина «Намуслы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә, 1998 елда хезмәт ветераны исеме бирелә. 
    1982 елда, йортлары янып бетү сәбәпле, гаиләгә Түбән Кама шәһәренә күченергә туры килә. Бу вакытта кызлары Тамара гаиләсе белән Комсомолец поселогында яши торган була. Әти-әнисе дә соңрак аның янына күченеп килә. 
    Кызганычка, бүген инде сугыш ветераны Валентин Иголкин исән түгел. Ә Нина Васильевнаны балалары, дүрт оныгы һәм оныкчыклары ярдәмнән ташламый. Аның тормыш юлына зур хөрмәт белән карыйлар, бик нык яраталар һәм горурланалар.

    Мөслимә НӘФЫЙКОВА.
    Комсомолец поселогы. 

    Фото Мөслимә Нәфыйковадан алынды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: