Авылым дип җан атып яши
Көз ахыры. Туңдырган. Көндезен кар эри, кичкә ул бозлавыкка әйләнә, балчыклы җир шакылдап ката. Дөм караңгыда – иртәнге дүртләр тирәсендә, туң җиргә басып сыер савучылар фермага ашыга. Аларның чүчинкә кигән аяк тавышыннан (киез итеккә резин галош кидерелгән аяк киеме) уянам. Сискәнеп китәм: алар урам салкыныннан җылы урынга кермәячәкләр – сыерларның тыны белән генә «җылынган» торакларда эшләячәкләр. Кул белән егерме бишәр сыер савачаклар. Сыерлар алдына сенаж, силос, салам-печән, яшел азык салу, саламны кайнар су белән пешекләп һәм аңа он болгатып башак бирү, су эчерү, малларның асларын чистарту, аннары чиләк, сөт бидоннарын юуу... Бетмәс-төкәнмәс эшләр – барысы да кул хезмәте белән башкарыла.
Иске Абдулда Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта терлекчелек комплексы мөдире булып эшләүче Рәсимә ханым Барбашова белән очрашкач, балачагым хатирәсе хәтеремдә янә тавыш бирде. Әнә ул – кара көзләрдә, саз ерып, кулына куыклы лампа тотып, иртәнге дүрттә фермага атлаган кызларның берсе. Караңгылыктан, баткаклыктан, авыр эштән курыкмый торган Рәсимә.
Урта мәктәпне ул күршедәге Хуҗамәт авылында тәмамлый. Язын-көзен карлы яңгырларда, кышкы салкыннарда-бураннарда Иске Абдул – Хуҗамәт арасын ике ел таптый. Авырлыкка яшьтән өйрәнә. Шул куркусызлык фермага алып килә дә инде аны. Яп-яшь Рәсимә үзенең карамагында булган таналарның холкына ярашып эшләргә өйрәнә. Остазларын тыңлый. «Карлыгач, Сандугач, Миләш җилен тутыра – аларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Җилем итсен – бозаулагач җиленнәренә сөт яхшы төшсен өчен пешкән солы бирерсең», – ди мама Чуля. Әле дә ярый Галия, Сәкинә, Вәзимә, Рәмзия, Мәрзия, Әсфия апалары бар өйрәтергә. Аларның төпле киңәшләре, авырлыкны да уенга алып шаяртулары да тансык. Авыр дип зарланганнары юк, киресенчә, эшләреннән тәм табып эшли бу авыл хатын-кызлары. Рәсимә шул чорларны сагынып искә ала.
Хәтеремдә тагын көз. Бу юлы ындыр табагында ашлык суктыручы машиналар гөрелтесенә сыер фермасы ягыннан саву аппаратлары тавышлары кушыла. Иртәнге савым башлана – шул тавышка уянам.
– Саву аппаратлары кайткач сөенгәнебезне күрсәгез! – ди Рәсимә ханым минем уйларымны сизгәндәй. – Районнан белгечләр килеп саву аппараты белән эшләргә өйрәттеләр, укыттылар. Билгеле инде, алар башта озак еллар эшләгән өлкән апаларыбызга бирелде. Аңа хәтле әле автоэчергечләр куелды. Анысы бер хикмәт булды – потлы чиләкләр белән су ташудан котылдык. Һәр яңалыкка сөенә идек без. Без дигәнем Галия Шәйдуллина, Сәкинә Ситдыйкова, Вәзимә Хуҗина, Рәмзия Гайнетдинова, Мәрзия Идрисова, Әсфия Галимҗанова – алар остазларым. Мама Чуля – Вәзимә апа була инде. Иске чуен чүлмәкләргә гөл утыртып, сыер торакларының тәрәз төпләрен гөлчәчәккә күмгән апаларым.
– Бүген дә ферма аллары гөлбакчага күмелгән. Шул еллардан ук киләме әллә фермада чәчәк үстерү йоласы? – дим.
– Терлекчелек комплексыбыз матур булсын, чәчәкләргә күмелсен. Барыбызны да эшкә җәлеп итеп торсын. Гүзәллек дөньясы кәефне яхшырта. Яхшы кәеф белән эшкә тотыну – бик кирәкле нәрсә. Яшьтән шулай күнегелгән. Шуңа да ул еллардагы остазларыма, хезмәттәшләремә рәхмәтлемен. Терлекче йортында коймаклар пешереп, түгәрәкләнеп утырып чәй эчүләрне ничек онытасың? Бианам да сыер савучы булып эшләде. Әнием белән адашлар – Фәһимә исемле. Каенанам белән биш ел бергә эшләргә туры килде. Кем белән генә эшләсәк тә, дус-тату булдык. Шатлыкларны бүлешеп, кайгыларны уртаклашып яшәдек, Аллаһка шөкер. Без булсынга дип, авылыбыз яшәсен дип эшләдек. Элек тә, хәзер дә. Шундый уңайлы терлекчелек комплекслары булдыру өчен көч куйган директорыбызга барлык хезмәттәшләрем исеменнән рәхмәт әйтәсем килә, – ди Рәсимә ханым хезмәттәшләре һәм җитәкчелек өчен горурлык хисләре кичереп.
...Тагын бер алтын көз. Урак тәмамлану алдында. Иген уңышы мулдан. Ындыр табагында гәрәбәдәй бодай көшелләре, фермада утар тулы таналар һәм бозаулар, хәтфә үләнле лагерьларда йөзләгән баш сыер үлән утлап йөри, сөтлебикәләрнең җиленнәре сөт белән тулган. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта боларның барысы да бар – игенчелек, орлыкчылык, терлекчелек тармагы алга киткән. Авыл халкының иркен-мул тормышта яшәгәнлеген матур йортларыннан, төзек каралты-кураларыннан, җимеш агачларына, чәчәкләргә күмелгән бакча-ихаталарыннан чамалап була. Эшли дә, яши дә беләләр биредә.
Бүген Рәсимә Барбашованың эш урыны офиска охшап тора. Ферма эче якты, чиста, пөхтә. Сыер савучылар, терлекчеләр өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Ирләр һәм хатын-кызларга аерым душ ясалган, автомат кер юуу машинасы куелган. Элгәрегечә, тәрәз төпләрендә гөлләр. Сыер савучылар Раушания Сәгыйдуллина, Айсылу Габидуллина, Тәнзилә Шәяхмәтова, Тәбрия Әгъләмова, Тәнзилә Шәяхмәтова, Регина Насыйрова ике көн эшләп ике көн ял итәләр. Ферма мөдире эш һәм ял графигын алар өчен уңайлы итеп төзегән.
– «Сыерның теле – сөтендә» ди халык. Терлекләрнең азык рационын зоотехник барлык таләпләргә туры килерлек итеп төзи. Сенаж, силос, фураж, примекслар – барысы да сыерларның, бозауларның сәламәтлеген саклау һәм товарлыклыгын яхшырту өчен эшләнә. Ташлатылган, ягъни бозаулыйсы сыерларга аерым рацион төзелә. Безнең комплекста сыерларның гомуми баш саны 500 булып, шуларның 320се – савым сыерлар. Бер сыердан елына уртача 6000 литр сөт савып алабыз. Бу әле чик түгел! Тагын шуны әйтәсем килә – сыер бик акыллы мал. Теле генә юк. Күзеңә карый ул синең – чирләсә дә, бозаулый алмый интеккәндә дә. Иртә белән эшкә яхшы кәеф белән килеп, сыерларга ягымлы итеп дәшсәң, аларның да кәефләре күтәрелә, аны сизеп торасың. Хәтта яратып, иркәләп сыйпасаң, сөтне дә күбрәк бирә, – дип хезмәте турында яратып сөйли Рәсимә ханым.
Егерме ел терлекчелек комплексы мөдире булып эшләүче Рәсимә Барбашова кул астында эшләгән һәр терлекченең, белгечнең, сыер савучының холкына төшенергә, аларны аңларга, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышып эшли һәм яши. Егерме биш кешедән торган хезмәт коллективының дус-тату эшләве аның булдыклы җитәкче икәнлеген күрсәтә. Хуҗалыкның баш зоотехнигы Любовь Хисаметдинова: «Иң элек мин Рәсимә ханымның кешене тыңлый һәм ишетә белүен билгеләп үтәр идем. Ул һәрберебезне игътибар белән тыңлый һәм йөрәге белән ишетә белә. Үзенә дә, башкаларга да таләпчән. Эшен белеп һәм ихластан башкара. Хәзер терлекчелектә яңа технологияләр кулланышка кереп кенә тора. Рәсимә Баһаветдиновна терлекчелек өлкәсенә караган яңалыкларны белергә, өйрәнергә һәм заман белән бергә атларга тырыша. Яшь белгечләр – зоотехник, ветеринария табибы, орлыкландыручы белән эшкә кагылышлы мәсьәләләрне чишкәндә, сирәк кенә булса да, фикер каршылыгы була. Ул аны тыныч кабул итә. Беркайчан да күтәрелеп бәрелми. Җитәкче белән белгечләр арасында эшкә кагылышлы бәхәс чыкса, төптән уйлап карар кабул итә. Гомумән, һәркем белән яхшы мөгамәлә кора белә ул. Холкындагы шул асыл сыйфатны бәялибез, аңа охшарга тырышабыз», – ди. Аннан: «Авырмыйча гына озак эшләсен иде әле. Безгә ул бик кирәк», – дип өсти.
Гомер буе механизатор булып эшләгән Баһаветдин абый белән биш кызларын тәрбияләү һәм хуҗалык эшләре белән мәшгуль булган Фәһимә апа Рәсимә белән Нәсимәнең күңеленә туган җиргә карата аеруча олы мәхәббәт хисләрен сала белгәннәр. Алар икесе дә, чын мәгънәсендә, туган җирләрен ихластан яратучы җир кызлары. Утыз җиде ел терлекчелек тармагында эшләүче Рәсимә Баһаветдиновна алтын көз көнендә алтмыш яшен тутырды. Тормыштан ямь, эштән тәм таба белүче Рәсимә ханым: «Көч-куәт барында эшлим әле», – дип алдагы көннәргә матур планнар кора.
Тормыш иптәше – хуҗалыкның уңган механизаторы Назыйф белән егерме дүрт ел яшәп кала Рәсимә ханым. Назыйфының вафатына ундүрт ел. Ялгыз калдым дип төшенкелеккә бирелми ул. Бакча эшен ярата. Күңел биреп җиләк-җимеш һәм яшелчә үстерә. Шәһәрдә яшәүче өч апасы, аларның балалары һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта бухгалтер булып эшләүче Нәсимә сеңелесе җай чыккан саен Рәсимә ханымның кунакчыл йортына җыелышалар. Ачык йөзле Рәсимә аларны гөл-чәчкәләргә күмелгән йортында, ихатасында каршы ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев