Авылның «ашыгыч ярдәм»е
Һәр авылның игътибарга, хөрмәткә лаек кешеләре була. Шулар арасына мин авылыбызның шәфкать туташы Мифтиева Гөлүзә апаны кертер идем. Аның кебекләр турында туганда ук шәфкать туташы булып туган, диләр. Чыннан да, ул безне дару белән генә түгел, нурлы йөзе, йомшак теле белән дә дәвалый.
Ульян якларында туып-үскән Гөлүзә апа балачактан шәфкать туташы булу турында хыялланган. Язмыш җилләре аны безнең Мусабай-Завод авылына алып килә. Биредә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Чаллы шәһәренең медицина училищесына юл тота ул. Хезмәт юлын Чаллының 1нче номерлы бала тудыру йортында акушер буларак башлый. Безнең авыл халкы бәхетенә, язмыш юллары аны кире Мусабай-Заводка алып кайта. 1987 елдан бирле авылыбызның фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт куя Гөлүзә апа. Шушы еллар эчендә үзен тәҗрибәле белгеч буларак танытты, ягымлы булуы, һәркемгә йомшак мөгамәләсе, сабыр холкы белән авыл кешеләренең хөрмәтен яулады. Фельдшер-акушерлык пунктында бик күп еллар эшләү дәверендә аның шифалы куллары аша күпме авырулар узган, күпме кешегә сихәт биргән, күпме кешене үлемнән алып калган ул.
Гөлүзә апаны без яратып «ашыгыч ярдәм» дип йөртәбез. Тәүлекнең кайсы гына вакытында мөрәҗәгать итсәң дә, бервакытта да каршы килми. Вакытында килә, кирәкле дәвасын бирә, авыруның хәле яхшырмыйча, беркайчан да ташлап китми. Кирәк икән шифаханәгә хәтле озата да бара. Ә бит аның да өйдә гаиләсе – балалары көтеп тора. Үз гомеремдә ничә мәртәбәләр мөрәҗәгать итәргә туры килгәндер аңа, исәбе юк. Үземнең авырулар онытылса да, баланыкы йөрәктә кала. Бүгенгедәй хәтеремдә, өченче балам туып берәр ай вакыт үткәч, көннән-көн хәле начарлана башлады. Бер бардым шифаханәгә, ике бардым – табиблар диагноз куя алмыйлар. Яңа туган баланың температурасы шулай булырга тиеш диләр дә, борып кайтаралар. Ахырда баланың температурасы кинәт күтәрелде. Гөлүзә апа төнлә безне шифаханәгә алып чыгып китте. Анда да безне, бернинди куркыныч та юк дип, алып калырга теләмәделәр. Табиблар белән ачуланышып, мин авыру баланы алып китмим, карап торып үтерер хәлем юк дип, мәҗбүриләп шифаханәдә калдырды. Үз гомерендә күпне күргән Гөлүзә апа бу юлы да ялгышмады. Икенче көнне, ниһаять, балага әллә ничә төрле диагноз куеп, дәваларга керештеләр. Белмим, Гөлүзә апа ныклап каршы тормаган булса, мин бүген алма кебек сабыемны сөя алыр идем микән?!
Гөлүзә апаны безнең «гаилә табибы» дисәң дә ялгыш булмас. Ул һәрвакыт янәшәдә. Һәрберебезнең диагнозын белә, дөрес киңәшләрен бирә һәм һәрберебезне аякка бастыра. Аның кулы тигәннән соң тәмам тынычланып каласың, терелүеңә ышанасың.
Үз гомерендә тормышның ачысын-төчесен бик күп татырга туры килде аңа. Шулай да ул авырлыкларны сабырлык белән күтәрә белде. Яшьли тол калып, ике баласын аякка бастырды, югары белем бирде. Бүгенге күркәм юбилее көннәрендә без аңа балаларының, оныкларының, туганнарының игелеген күреп яшәвен телибез. Яшьлегендә сайлаган һөнәренә тугры калып, тагын бик күп еллар авылыбызның сәламәтлеге сагында торыр дип ышанып калабыз.
Лилия ВИЛДАНОВА.
Мусабай-Завод авылы.
Фото Лилия Вилдановадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Глузэ килэчэк тормышын гел шатлык соенечлэ белэн утсен сэламэт бул сине яратып сагынып кэусэрия апан мин узем бу язманы укып синен очен ихластан соендем Вэсимэ апага зур рэхмэт шундый балалар устергэне очень
0
0