Армия елларының һәр көне истә
Миңа урта мәктәпне тәмамлаган елны ук армиягә китәргә туры килде. Узган гасырның 70нче еллары иде бу. Ул елны кечкенә генә Оргыды авылыннан ун егет хәрби хезмәткә алындык.
Армия сафларына алынасы елның җәендә Оргыды Сабантуена Свердловск шәһәреннән авылдашыбыз Хаҗи бабайның улы – Гаяз абый кайтып төште. Хәтерлим, бәйрәмнән соң кичен без авыл малайлары Хаҗи бабайларның бакчасына җыелдык. Анда гармун уйнап, җырлап утырдык. Шунда мин Гаяз абыйга үземнең көзгә армиягә китәчәгемне әйттем. «Әгәр Свердловск шәһәренә эләксәң, миңа хәбәр бирерсең», – диде ул шул чакта. Ә миңа бер дә Сведловскида хезмәт итәрмен кебек тоелмый иде, чит илгә – Чехославакиягә яки Германиягә китәрмен дип йөрдем. Гаяз абыйга да шулай дип әйттем. Ул вакытларда Көнбатыш ягындагы илләрдә хезмәт итү бар иде. Бик күп ир-егетләребезгә эләкте әле ул. Аннары авылдашым Гаяз абыйны Свердловск шәһәренә озатып җибәрдек.
Вакыт бик тиз үтте, көз айлары да җитте. Октябрь урталарында миңа повестка тапшырдылар. Ул көннәрнең мәңге исемнән чыгасы юк. Кулга повестка алу белән китте әзерләнүләр. Кечкенә генә Оргыды авылы урамнары көне-төне яшьләр тавышыннан тынып тормады. Гармуннар уйнап, җырлап йөрүләрне әйтәсе дә юк. Кечкенә генә клубка да шыплап тула идек. Шул клублар үстерде дә инде безне. Иртәгә юлга кузгаласы дигән көнне әти-әни бик матур итеп озату кичәсе үткәрде. Иртә белән колхозның йөк ташый торган ГАЗ-53 машинасының кузовына борчак саламы җәеп, яшьтәшләрем мине Минзәлә хәрби комиссариатына озата барды. Әниемнең мине озатканда абына-сөртенә Сәет авылының басу сыртына йөгереп менгәне, шунда егылып калганы, әтиемнең Минзәлә шәһәреннән Казанга очучы самолетка утыртып җибәрүләре бүгенгедәй күз алдымда. Ул вакытларда Совет Армиясенә киткән егетләрне сугышка җибәргән кебек озаталар иде шул.
Шулай итеп, Казан шәһәренә Татвоенкоматка килеп төштек. Мондагы медицина тикшерүе минем аякта «аю табанлылык» тапты. Шуның аркасында миңа чит илгә китү насыйп булмады, Союзда калдырдылар. Төн уртасында поезд вагоннарына төяп алып киттеләр. Дөресен әйткәндә, кая барганыбызны да белмәдек. Ун сәгатьләп барганнан соң, поезддан төшерделәр, тезеп бастырдылар. Менә шушында мин чыннан да Гаяз абый әйткән Свердловск шәһәренә килеп эләккәнемне аңладым. Әлбәттә, бик сөендем. Безне полкка урнаштырдылар. Мин үземнең «красный погонник»лар частена туры килүемне белдем. Аннары сержантлар хәзерли торган хәрби мәктәпкә җибәрделәр.
Иң беренче эш итеп, әти-әнигә хат язып салдым. Гаяз абыйның Свердловск шәһәрендәге адресын да сорадым. Адрес миңа бик тиз килде. Аннары Гаяз абыйга хат җибәрдем, минем янга килүен сорадым. Ул озак көттермәде. Сагынышып, кочаклашып күрештек. Свердловскида Гаяз абый гаиләсе белән күптәннән яши иде. Бик зур ит комбинатында җитештерү бүлеге җитәкчесе булып эшли, дәрәҗәсе дә зур иде. Аның ярдәме белән ярты ел эчендә 11 тапкыр уволнительный алып шәһәргә чыктым. Кызганычка, бүген инде ул исән түгел.
Мин бу шәһәрдә сержант хәрби чинын алдым, спорт-көрәш түгәрәгенә йөрдем. Бик авыр чаклары да булды армия хезмәтенең, ләкин ул егетләргә файдага гына иде.
Ярты елдан безне Төмән өлкәсенә җибәрделәр. Биредә безнең батальон янәшәсендә генә татар авылы бар иде. Бу Урал татарлары – кый татарлары яши торган җирлек булып чыкты. Шуның өстенә, батальоныбызның командир урынбасары да татар кешесе – Татарстанның Апас районы егете Әмир Хәмәтов иде. Без аның белән бик яхшы мөгамәләдә булдык, чиста татар телендә аралаштык. Үзе гармун уйнап, татарча җырлаганын һич онытасым юк. Миңа Әмир Хәмәтовның өендә дә – туган көн мәҗлесендә булырга туры килде. Хатыны Наилә ханымның да үзәкләрне өзәрлек итеп татарча җырлаганы күңелгә кереп калган. Ул үзе минем якташым – Минзәлә районы кызы булып чыкты.
Командирыбызның татар егетләренә хөрмәте аерата зур иде. Татар командирының миңа да ярдәме зур булды, өлкән сержантка күтәрелдем, отделение командиры, аннан соң взвод командиры урынбасары булдым. Батальонда көчле спортчы идем, гер күтәрү ярышларында беренчелекне бирмәдем. Безнең батальонда Пенза, Ульянов, Саратов, Волгоград, Омск, Свердловск өлкәләреннән татар егетләре хезмәт иттеләр. Барыбыз да бик дус, бердәм булдык.
Тревогалар булганда Урал тавы итәкләрендә 50шәр чакрым араларны җәяү үтә идек. Куркыныч җинаятьчеләрне (тоткыннарны) сакларга туры килде.
Хезмәтемнең икенче елында миңа яхшы хезмәтем өчен 15 көнлек отпуск бирделәр. Оргыдыга кайтып кунак булуларым әле дә хәтеремдә.
Хезмәтемне тәмамлагач, туган авылыма кайттым. Командирым Әмир Хәмәтов белән кайткач та хәбәрләшеп тордык. Аннары аны Әфганстанга җибәргәннәрен ишеттем. Ул анда 500 солдат белән җитәкчелек иткән. Каты бәрелешләрнең берсендә, кызганычка каршы, үзе дә, күпләгән солдатлары да һәлак булган. Күрсәткән батырлыклары өчен Әмир Хәмәтов орден белән бүләкләнгән. Соңрак аның туган авылындагы каберенә дә барып килдем.
Армиядән соң ике тапкыр хәрби комиссариат аркылы переподготовкада булдым. 80нче еллар уртасында Казахстан – Кытай чигендә, аннары Оренбург өлкәсе белән Казахстан чигендәге хәрби частьта хезмәт иттем. Бүген мин запастагы капитан.
Улым Руслан да бүген офицер, подполковник дәрәҗәсенә ия, Таҗикстан – Әфганстан чигендә хезмәт итә.
Мәүлетҗан Хисамиев.
Фото Мәүлетҗан Хисамиевтан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев