Якты юл
  • Рус Тат
  • Аллаһ насыйп иткән гомерне яшим әле

    «Күзләрем күргәндә, үз акылымда булганда, Аллаһы Тәгалә биргән гомерне яшибез әле», – ди Биклән авылында гомер итүче Миңнәхмәт бабай Гайсин.  Ул шушы көннәрдә 95 яшен тутырды. Күркәм йола буенча гадәттә район башлыгы Фаил Камаев һәр юбилярны өенә барып үзе тәбрикли. Миңнәхмәт бабайга да юбилей көнендә дәрәҗәле кунакны өендә кабул итү бәхете елмайды. Район башлыгы юбилярга ихлас теләкләрен ирештерде, исәнлек-саулык, балалар, оныклар игелеге, имин, тыныч еллар теләде һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды.

    Миңнәхмәт бабайның бер гасырга тиң гомер юлы үзе бер китап язарлык. Аның яшьлек чоры бик авыр елларга, сугыш вакытына туры килсә дә, ул үткән еллары турында җиңел итеп, тәмле иттереп сөйли. Шунысы сокландыра – ул җор телле һәм тормышның бары тик матур якларын гына күрә белә.
    Миңнәхмәт Сәгыйрь улы тумышы белән Бикләннән. Ул 1924 елда иң беренче бала булып дөньяга килә. Бик иртә – 6 яшьтән әтисез кала. Әниләре Мөнәвәрә өч баланы бер ялгызы тәрбияләп үстерә. Шуңа да бу чор алар тормышында иң авыры булгандыр, мөгаен. Ач-ялангач, әни назы җитмәгән чаклар да була. Әниләренә аз булса да ярдәм булсын өчен ул укуын ташлап, терлекчеләр янына тирес түгүче булып эшкә урнаша. Тик тормышның авыр да, шул ук вакытта матур да вакытын дәһшәтле сугыш чәлпәрәмә китерә. Илебезгә дошман бәреп кергәч, авыллардан бөтен ир-егетләрне дә фронтка алып бетерәләр. Менә шул вакытта яшь Миңнәхмәтне фермага хисапчы итеп билгелиләр. Күп тә үтми, 1943 елның февралендә хәрби хезмәткә чакыру ала ул. Ләкин Казан хәрби комиссариатында үткәрелгән медицина комиссиясе тикшерүе буенча, уд десант гаскәрләренә эләкми, кире авылга кайтып ат караучы булып эшкә урнаша. Ләкин бер атнадан кабат чакыру килә. Тамбов шәһәрендә хәрби әзерлек үткәннән соң, 1944 елның 19 июнендә ул сугышка керә. Аңа Белорус фронтында булырга туры килә. «Брестны азат иткәндәге коточкыч вакыйгалар әле дә күз алдында, сөйләп бетерерлек түгел», – ди Миңнәхмәт бабай.
    Сугышның ачысын-төчесен үтеп, 1945 елның 12 ноябрендә ул туган авылына кайтып керә. Машина йөртү хокукы алып, руль артына утыра һәм гомере буе шуннан төшми, 40 ел колхозда шофер булып эшли. Үзенә гомерлек юлдаш булырдай булачак тормыш иптәше итеп ул Иштирәк кызы Галиябикәне сайлый. Алар Бикләнгә кунакка килгән була, кызны ул шунда күреп гашыйк була. 1949 елда алар гаилә корып җибәрә. Өч бала үстерәләр. Ләкин, кызганыч, уллары каты авырудан соң, 32 яшендә якты дөньядан китеп бара. Кайгы-хәсрәт кичерсәләр дә, алар икесе дә тормышка зарланмый яши беләләр. Һәрвакыт бер-беребезне зурлап, юл куеп, хөрмәт итеп яшибез, диләр алар. Бүгенге көндә яшьләргә үрнәк булырдай матур парлар икесе дә олы кызлары Нәсимә тәрбиясендә гомер кичерә. Нәсимә апа әти-әнисен бик яратып, хөрмәтләп яши. «Үзем дә 70 белән барсам да, әти-әни сүзеннән чыкмыйм, аларның киңәш-тәкъдимен тотып яшим», – ди ул. 
    Гадәттә озак яшәүче әби-бабайлардан озын гомерле булуның сере хакында сорарга яратабыз. Ә Миңнәхмәт бабай озын гомерле булуның сере Аллаһы Тәгалә биргән гомердән риза булып, барысына шөкер итеп яшәүдә, җир җимертеп эшләүдә, ди. Ул бүгенге көндә тормышыннан бик тә канәгать. Кадерле Галиябикәсе янәшәсендә, балалары, оныклары «әти», «бабай» дип ах итеп тора. «Тормышлар матур, мул, ашарга җаның теләгән бөтен нәрсә дә бар, Аллага шөкер. Җылы өйдә балаларым янәшәсендә Аллаһы Тәгалә биргән гомерне ахыргача рәхәтләнеп яшим әле насыйп булса», – ди ул. Амин! Берүк шулай булсын да, Миңнәхмәт бабайга әле 100 яшен дә зурлап каршы алырга язсын.

    Рөстәм Зәкиев фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: