Аллаһ насыйп иткән гомерне яшим әле
«Күзләрем күргәндә, үз акылымда булганда, Аллаһы Тәгалә биргән гомерне яшибез әле», – ди Биклән авылында гомер итүче Миңнәхмәт бабай Гайсин.
Ул шушы көннәрдә 95 яшен тутырды. Күркәм йола буенча гадәттә район башлыгы Фаил Камаев һәр юбилярны өенә барып үзе тәбрикли. Миңнәхмәт бабайга да юбилей көнендә дәрәҗәле кунакны өендә кабул итү бәхете елмайды. Район башлыгы юбилярга ихлас теләкләрен ирештерде, исәнлек-саулык, балалар, оныклар игелеге, имин, тыныч еллар теләде һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды.